Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Келәү күңелне сафландыра

Лениногорск районының Федотовка авылында 2009 елның 7 августында чиркәү калкып чыккан иде. Авылга иман нуры биреп торучы әлеге затлы бинага изге архангел Михаил исеме бирелде. Шул көннән бирле әлеге көн зурлап үткәрелеп килә. Менә быел кечкенә генә юбилей - 5 ел булды. Юбилейга үзебезнең отец Константин бик нык әзерләнде. Чакырылган...

Лениногорск районының Федотовка авылында 2009 елның 7 августында чиркәү калкып чыккан иде. Авылга иман нуры биреп торучы әлеге затлы бинага изге архангел Михаил исеме бирелде. Шул көннән бирле әлеге көн зурлап үткәрелеп килә.
Менә быел кечкенә генә юбилей - 5 ел булды. Юбилейга үзебезнең отец Константин бик нык әзерләнде. Чакырылган олы кунаклардан Әлмәт, Бөгелмә епархиясе епискобы Мефодий (Зайцев), Казан Тихвин чиркәве протоиерее Павел (Павлов), Чистай епархиясенең протоиерее Павел (Чурашов), Лениногорск протоиерее Иоанн (Антипов) килделәр. Службаны архиерей Мефодий үткәрде.
Әлмәт, Лениногорск, шәһәрләреннән, күрше-тирә авыллардан да килүчеләр күп булды. Авыл халкы да бик күп җыелган иде. Араларында балаларын иярткән аналар, әбиләр күп. Ә менә урта буын һәм ирләр азрак күренде. Шунысы гына бераз күңелне төшерде.
Келәү бик матур үтте. Чиркәүгә, келәүгә йөрү ул бит күңелләрне сафландыра. Яхшылыкны күбрәк кылырга кирәклеген, бүгенге көн белән генә түгел, Ходай алдына барасы көннәрне искә төшерә. Хәзерге авыр болганчык заманда дөрес юлдан барырга, төрле коткыларга бирелмәскә өйрәтә, минемчә. Чиркәүгә йөрергә кирәклеген балаларга сабый чактан сеңдерәсе иде.
Люция ИЛЬИНА
Лениногорск районы
Федотовка авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев