Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Исәннәрнең кадерен белик

Раиса Григорьевна Тимофеева истәлекләрен кызыксынып укып барам. Ул истәлекләрдә олы җырчының үзе турындагы мәгълүмат белән бергә, татар культурасының никадәр танылган шәхесләре турында яңалык бар. Илһам Шакиров, Усман Әлмиев, Александр Ключарев, Әлфия Авзалова кебек күренекле кешеләр белән турыдан-туры аралашырга туры килә аңа. Керәшен җыруын беренче тапкыр дөньяга чыгарган ветеран җырчыбызга карата...

Раиса Григорьевна Тимофеева истәлекләрен кызыксынып укып барам. Ул истәлекләрдә олы җырчының үзе турындагы мәгълүмат белән бергә, татар культурасының никадәр танылган шәхесләре турында яңалык бар.


Илһам Шакиров, Усман Әлмиев, Александр Ключарев, Әлфия Авзалова кебек күренекле кешеләр белән турыдан-туры аралашырга туры килә аңа. Керәшен җыруын беренче тапкыр дөньяга чыгарган ветеран җырчыбызга карата игътибар бармы соң? Үзе белән телефоннан сөйләшкәч, күңелләр төшеп китте. Раиса Григорьевна тормышыннан зарланмый, сәламәтлектән башка аңа әллә ни кирәк түгел инде. Тик һаман да шул керәшен җыруларын нотага салып бер китап чыгаручы табылмаганга күңеле борчыла. Миндә зур теләк - үтенеч бар иде: "Туганайлар"да басылган истәлекләрне кечкенә генә китапчык итеп чыгарып булмасмы? Шушы эшкә алынучы табылмасмы? Раиса Григорьевна бик дөрес әйтә: бәйрәмнәрне зурдан кубып үткәрергә меңнәр табалар, рухи байлыгыбызны туплап бастырырга акчалары юк. Болай булмый бит инде, җәмәгать... Исәннәрнең кадерен белик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев