Туганайлар

Укып куандым

Исәнмесез, хөрмәтле редакция! "Туганайлар" газетасының 23 санында (8 декабрь 2011 ел) энем - Виктор Лукинның "Ул безне көтә" дигән язмасын бастыргансыз икән. Анда минем турыда да әйтеп үтелгән, бергә төшкән фотобыз да куелган. Газетаны кулыма алгач, бик сөендем.

Беренчедән, керәшеннәр өчен гәҗит чыгып килү - үзе зур сөенеч. Икенчедән, минем энемнең керәшен геройлары белән кызыксынуы эзсез калмаган. Болай булгач, үзе белгәннәрен ул халыкка да җиткерә алачак, ә аның хәрбиләр тормышын өйрәнүдә тәҗрибәсе, чыннан да, шактый. Генерал Новиков исеме белән бәйле урында яшәвем, аның турындагы материалларны архивтан алып укырга җаем булу - өченче шатлыгым. Энем Виктор кайтып киткәч, генерал Новиков турындагы материаллар белән ныклап кызыксына башладым. Памятнигында аның үлгән елы - 1943 ел дип күрсәтелгән. Ә чынында, аны 1944 елда концлагерьда сакчы атып үтергән, диләр. Туган көне - 6 декабрь булуын ачыкладым. Петр Новиков финнар сугышында да катнашкан. Аңа чаклы, 1937 елларда Испаниядә сугышкан. Новиковка кагылышлы документларның ксерокопияләрен ясарга куштым. Севастопольдә аның турындагы материаллар шактый, диделәр. Яңалыклар булса, газета белән дә бүлешермен. Иҗади уңышлар теләп,

Теги: хат
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: