Туганайлар

Укымышлы Питер балалары

Укытучылар бәйрәме билгеләп үтелгән бу көннәрдә бертуган дәдәем - Морозов Марсель турында сөйлисем килә. Әннәм белән әттәм аның укымышлы булуын бик теләделәр. Шулай да максатына ирешүдә үзенең тырышлыгы, үҗәтлеге хәлиткеч роль уйнагандыр дип уйлыйм. Бераз гына семьябыз турында да сөйләп китәм. Без ишле семьяда алты бала - биш кыз, бер...


Укытучылар бәйрәме билгеләп үтелгән бу көннәрдә бертуган дәдәем - Морозов Марсель турында сөйлисем килә. Әннәм белән әттәм аның укымышлы булуын бик теләделәр. Шулай да максатына ирешүдә үзенең тырышлыгы, үҗәтлеге хәлиткеч роль уйнагандыр дип уйлыйм.

Бераз гына семьябыз турында да сөйләп китәм. Без ишле семьяда алты бала - биш кыз, бер малай үстек. Әннәбез Фекла Даниловна гади колхозчы, әттәбез Петр Павлович укымышлы кеше иде. Безне үскәндә (Зәй районы Урта Пәнәче авылыннан без) "укымышлы Питер балалары" дип кенә йөрттеләр. Әттәбез сугышка кадәр Бигеш май заводында мастер-лаборант, сугыштан кайткач, колхоз идарәсендә күп еллар буена хисапчы булып эшләде. Соңгы елларында авыл кибетендә әйберләр сатты һәм шуннан лаеклы ялга чыкты.

Мин үзем 1947 елда туганмын. Ул елны бик көчле корылык булган. Әттә белән әннә миңа карап: "Син туган елны имезлек салырлык алабута да үсмәде, ичмасам. Шуңа башкалардан бер башка бәләкәйрәк калдың", - дип әйтә торганнар иде. Чынында да шулай: авылдагы 7 Софья арасыннан иң кечкенә гәүдәлесе мин идем. Сугыштан соңгы авыр, ипигә туймаган, өскә кияргә булмаган еллар...

Әннә белән әттә бик тәртипле яшәделәр, аларга карап, без - балалар да тәртипле, акыллы булырга тырыштык. Бигрәк тә дәдәебез Марсель тырыш булды. Семьяда бердәнбер ир бала, нәсел дәвам иттерүче икәнен беркайчан да исеннән чыгармады ул. Авылда югары белемле кешеләр бармак белән санарлык кына иде. Петр Красильников, Григорий Федотов һәм минем дәдәй - Алабуга педагогия институтын тәмамлаучылар.

Дәдәйнең укырга барырга җыенуы бүгенгедәй күз алдымда саклана. Әйберләрен салырга фанердан үзе чемодан ясап, аны сары буяуга буяп киптерде. Шуны тотып, авылдан чыгып китте. Басу капкасына хәтле без озата бардык. Артыннан кызыгып та, сокланып та карап калдык.

Дәдәй куйган максатына иреште: башта укытучы, аннан күп еллар буена мәгариф өлкәсендә инспектор булып эшләде. Тормыш иптәше итеп, үзе сыман укытучы кызны - Тукай районы Борды авылыннан Зинаида Султанованы сайлады. Бик матур семья корып, өч бала тәрбияләп үстерделәр.

Беренчеләр булып, игезәк кызлары туды. Шул чакта дәдәй-не, запастагы офицер буларак, хезмәт итәргә алдылыр. Ул вакытта Кытай белән чикләребез тыныч түгел иде. Зина җиңги дә, иреннән аерыласы килмичә, дәдәй хезмәт иткән җиргә китәргә булды. Берничә көнлек кенә ике бала белән айлар буе поездда бар әле син! Моның өчен нинди тәвәккәл йөрәкле булырга кирәк. Анда да, "пороховой бочка" өстендә сыман, көн дә тревога көтеп яшәгәннәр. Һәр минутта сугыш башланырга мөмкин иде, дип искә ала торганнар иде ул чакларын. Яратулары көчле булгандыр инде, яшь балалар белән шулай интегеп йөрмәс иделәр. Югыйсә, Чаллыда торыр урыннары бар, әти-әнисе дә ерак яшәми иде җиңгинең. Дәдәйнең хезмәт срогы тулгач, яңадан Чаллыга кайтып, педагоглык эшләрен дәвам иттерделәр.

Дәдәебез исән түгел инде. Аны бик сагынабыз. Без генә түгел, бөтен Пәнәче халкы юксына аны.

Без үскән чорларда яшьләр бик тәртипле булды. Тәмәке тартмадылар, аракы эчмәделәр. Ниндидер берәр яхшылык эшләү турында уйлый идек. Тәрбиябез буенча без Зәй районы Бигеш мәктәбе укытучыларына бурычлы. Класс җитәкчебез Әнвәрия Хәйруллина безнең өчен икенче әни булды. 13 авылдан җыелган балаларның нинди генә проблемалары булмагандыр, һәрберебезгә дөрес юл табып, кеше итеп чыгардылар. Рәхмәт Сезгә, кадерле укытучыларым.

Үзебезнең туган авылыбыз - Урта Пәнәчене бик яратабыз. Җай чыккан саен, анда кайтып йөрибез. Туганнарыбыз Федотовлар, Карташовлар, Морозовлар, Тимофеевлар якты чырай белән каршы алалар, кунак итеп озаталар.

Туган-үскән авыл бит ул беркайчан да истән чыкмый. Аңа нинди дә булса яхшылык эшлисе килә. Быел, барлык туганнар җыелып кайтып, салкын суын эчеп үскән Югары Оч чишмәсен тазартып, рәшәткәләрен буяп килдек. Шул хәтле матур булып калды. Олыгайган саен, күңел кыллары нечкәрә, үзең сабый балага ошый барасың икән ул. Менә бит, дәдәем турында гына язарга теләгән идем, барысы турында да язу булып чыкты. Хәтер йомгагы бер тәгәри башлагач, тәгәрәде дә тәгәрәде инде...

Софья МОРОЗОВА,
Тукай районы
Кенәз авылы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: