Туганайлар

Соңгы сугыш ветераны

Такмеев Георгий Георгиевич 1925 елның 1 августында элекке Кызыл Йолдыз районы Владимир авылында туган. Хәзер ул - авылдагы ирләрдән иң өлкәне. Аңа 87 яшь. Усалида җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Георгий дәдәй Усадта механизаторлар мәктәбендә тракторист, комбайнер һөнәрен үзләштерә.Сугыш башланганда Кызыл Йолдыз районының "Авангард" колхозында бригадир була.

18 яшьлек егет 1943 елда сугышка китә.

Генерал Баграмян командалыгында Беренче Прибалтика фронтында Беларуссия территориясендә барган сугышка керә. Ул танкист була. Декабрь аенда аларның танкына снаряд тия һәм танк яна башлый. Ул люкны күтәреп чыга башлауга, аның башына дошман пулясы тия, каты яралана. Кыр госпиталенда аңына килә, шунда дәвалана. Терелеп чыккач, яңадан сугышка керә. Георгий дәдәй Белоруссия, Польша җирләрен фашистлардан азат итүдә катнаша. Ул яңадан контузия ала. Җиңү көнен Брест шәһәрендә каршылый. Сугыштан старшина дәрәҗәсендә 1950 елда гына кайта.

Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ул I, II-дәрәҗә "Ватан сугышы" орденнары, күпсанлы медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соң ул Кызыл Йолдыз районы үзәге Котлы Бөкәш авылында "Союзпечать" бүлеге башлыгы булып эшли башлый.

Шунда эшләгәндә, "Солдатская Слобода" авылы (халык телендә "Чутай" дип йөртелә) кызы телеграфист Мария Васильевна Максаровага өйләнә. Чутай авылы Катмыштан көньякта 3 км ераклыкта урнашкан. Аның төзелү тарихы да кызыклы гына:

Патша Павел I - 1799 елда армиягә солдатларны 25 ел срок белән алдыра башлый һәм бу реформа 1874 елга кадәрле дәвам итә.

25 ел хезмәт иткән солдатларга патша шушы авылдан җир бүлеп бирә. Алар бөтен бурычлардан азат ителә. Чутайда утыздан артык йорт төзелә. Соңыннан анда колхоз да оеша. 1960 елларда кешеләр Чутайдан күчеп бетәләр.

1959 елда район беткәч, Георгий Георгиевич семьясы белән Пермь өлкәсе Краснокамск шәһәренә күчеп китә. Лаеклы ялга чыкканчы шундагы "Гидротехник корылмалар" трестында участок начальнигы булып эшли. Әлеге оешма Чулман елгасының яр буйларын ныгыту белән шөгыльләнә. Әнинең энесе булган якын туганыбыз Георгий дәдәй быел семьясы белән безгә Рәхмәт Полян авылына кунакка кайтты. Бергә туган авылыбыз Владимирда яшәүче туганнарга бардык. Аның кызы, әти-әниләре, әби-бабалары шушы авыл зиратында җирләнгән.

"Мин бригадир булып эшләгәндә, колхозда 300 ләп кеше хезмәт куя иде", - дип искә алды ул. Авылда йортларның, халыкның кимүенә нык борчылуын да яшермәде.

Икенче көнне тормыш иптәше Мария Васильевнаның туган авылы "Солдатская Слобода"да (Чутай) булдык. Бу авылда Мария Васильевна инде 40 еллап булмаган икән. Авыл урынын агач баскан. Өйләре урынын да бик авырлык белән таптык. Туганнарның кайтуы безгә зур бәйрәм булды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим