Туганайлар

Әнкәйләрнең кадере

Күзләремнән кайнар яшьләр тама. Әрнеп-әрнеп йөрәгем сыкрый, җаным әрни. Нигәдер бар җиһан караңгылыкка чумды. Авыр, бик авыр миңа. Әйе бик авыр шул, әнкәйләрне югалту. 2001 нче елның салкын феврале әнием Иван кызы Софьяны (татар авылында үскәнгә Санияне) алып киткән иде. Әниемне салкын каберләргә илтеп салгач, бар дөнья өшеп, катып калгандай...

Күзләремнән кайнар яшьләр тама. Әрнеп-әрнеп йөрәгем сыкрый, җаным әрни. Нигәдер бар җиһан караңгылыкка чумды. Авыр, бик авыр миңа. Әйе бик авыр шул, әнкәйләрне югалту.

2001 нче елның салкын феврале әнием Иван кызы Софьяны (татар авылында үскәнгә Санияне) алып киткән иде. Әниемне салкын каберләргә илтеп салгач, бар дөнья өшеп, катып калгандай булды миңа. Ап-ак кышларны да, кышкы бәйрәмнәрне дә яратмыйм мин хәзер. Әниемнең зәп-зәңгәр күзләре, елмаюы һаман да йөрәгемнең иң түрендә. Тавышы еллар аша, бик ерактан ишетелсә дә, яшәргә көч бирә, җаныма рух өсти. Рәхмәт әтием Фаязга! Ун ел урын өстендә яткан әниебезне яшь баладай карады. Әниемнең соңгы сулышына кадәр, ятар урыннары да бергә, уртак булды. Әниемне соңгы юлга озаткач та, сынмады, сыгылмады, безгә дә бөгелеп төшәргә Юл куймады. Үрнәк Әти, яраткан Дәү әти булып яшәргә көч өстәп, тормыш дилбегәсен нык тотып яши.

Әнием авырый башлаган елларда мин тормышка чыктым. Әниемнең: "Шөкер, үзебезнең кешеләр! - дип шатланганы әле дә исемдә. Казанга күчеп килгәч, минем күршеләремнең дә, хезмәттәшләремнең күбесе, керәшен халкы иде. Әлегә кадәр Питрәчтән Лена апаны, Мамадыштан Аня түтине, Лаештан мәрхүм Саша дәдәйне җылы итеп искә алып яшим.

Еллар узган саен, яши-яши керәшен халкына сокланып карый башладым мин. Барлык йолаларын, гореф-гадәтләрен тиешенчә башкаралар, ата-ана өйрәткән һәр эшне җиренә җиткереп үтиләр. Ә иң мөһиме - алар бердәм, алар дус. Бер-береңне гаеп итү, бер-береңнең гайбәтен сөйләү ише сыйфатлар юк аларда. Кай төбәктән килеп очрашмасыннар, алар бер-берсен таный, белә. Тырыш, эшчән халык күңелле ял да итә белә, кунак та көйли ала.

Кайнана-кайната белән, 13 ел бергә гомер иттек без. 13 ел гомер!.. Авырсынып язмыйм, юксынып язам мин бу юлларны. Бер көн шикелле узды да ките ул еллар. Тормышымның шулай матур, җиңел баруына кадерле кайнанам Алексей кызы Нинаның бик зур өлеше бар. Әниемне мәңгелеккә озаткач, караңгы дөньямны яктыртып килеп кергән кояш нуры булды ул. Туры сүзле, тормыш җанлы, уңган кайнанам миңа әни булды. Белгәнен бергә эшләдек, белмәгәнен өйрәтте, бик тату яшәдек без. Шушы еллар эчендә тавыш күтәрү түгел, бер-беребезгә ямьсез караш та ташламадык. Авыр чакларымда зур терәк, ярдәмчем, киңәшчем идее бит ул минем. Тормыш иптәшем янәшә булса да, күп эшләрне башкарганда, мин әнием Нинага таянып, аның ярдәменә ышанып башкардым. Һәм ул ярдәм итте дә! Юклыкның, җитешмәүчәнлекнең нәрсә икәнен белмәдек без. Кызыбыз һәм улыбыз бәхетле оныклар булып үстеләр. Ә иң мөһиме батыр, сабыр, ышанычлы йөрәкле идее ул. Күпме сынаулар, борчулар узган, сыкраулардан җөйләнеп беткән йөрәк булса да, ярату, ихтирам һәм хөрмәт итү кебек сыйфатларны җуймаган иде ул йөрәк. Мин килен булып килгәндә, аның әти-әнисе мәрхүмнәр иде инде. Әмма шушындый олы йөрәкле әниебез Нинаны дөньяга китергән, тәртипле нәсел калдырган Алексей бабай белән Ксения әбине бик күрәсем килеп калды минем. Чын йөрәгем белән рәхмәт аларга, авыр туфраклары җиңел булсын.

"Һәр кешенең үз оясы булырга тиеш!" - дип, әнинең безне башка чыгарасы, фатирлы итәсе килде. Ул бәхет тә елмайды безгә! 2013 елны үзебезнең яңа фатирда каршыладык. Араларыбыз ике генә остановка булса да, бик елаштык, бик юксындым мин әнине. Без эштән кайтмыйча тамагына ризык та капмый идее бит ул, ә аннары сәгатьләр буе сөйләшеп утыра идек без. Ә яңа фатирда әни юк, күңелсез...

Өч көн үткәч төянеп килеп керде ул! Безне юксынып, безнең өчен борчылып килеп керде! Шул минутлардагы рәхәтлекне белсәгез сез! Балаларыбыз гына түгел, ирем белән үзем дә сабыйларча шатландык ул көнне. Шуннан китте инде бөтерелеп... Күңелле итеп өй ашлары уздырдык, әйберләр алдык. Әй, ашкынды инде шул вакытларда әни. Барысына да өлгереп калыйм дип ашкынган икән, җаныем! Ике остановка арасы ерак тоелган иде, мәңгелек аера безне хәзер, мәңгелек.

Уйламаганда килеп җитте ул көн, көтмәгәндә...

Хатын-кызлар бәйрәме белән котларга баргач, әнине күреп котым очты минем. Янып яшәп яткан кешенең тормыш учагын сүндереп, бар дөньясын биләп алган "яман шеш" авыруы җиңү бәйрәмен тантана итә иде инде. Диагнозын белгәч, җирләргә ятып аунадым мин, бүреләрдәй уладым. Тик табибларның гына сүзе бер булды: "Сез соңга калгансыз! Көтегез!"

Ничек инде ул соң? Нәрсә көтәргә? Ник соң алданырак сизмәдек?

Мең төрле сорау борчыды безнең барыбызны да. Тагын дөнья караңгыланды, тормыш тукталып калгандай булды, ә сәгать телләре чикле вакытны бик тиз саный башлады.

Тиз сулды ул, җаныкаем, өч ай булганчы күзләрен мәңгелеккә йомды. Яман чир белән көрәшкәндә дә балаларым дип, оныкларым дип янды. Булышып калыйм, сүзләремне әйтеп, киңәшләремне биреп калыйм дип типте аның йөрәге. Ничек кенә авыр булмасын, нинди генә сызланулар тоймасын "ых" иткән тавышын да чыгармады ул. Сабыр иде шул, мәрхүмәкәй. Соңгы минутларында да: "Балаларым! Оныкларым! Балалар, матур торыгыз!" - дип елады ул. Ямьле Тройсын бәйрәме аенда 2013 нче елның 2 июне көнне мәңгелек йортка күчте. Изге идее шул әниебез, изге айда китеп тә барды.

Нигә минем әниләремә генә шулай яшьләй китәргә насыйп булган соң? Берсенә 47, икенчесенә 58 генә иде бит?! Сөелеп яратып, янып яшәр вакытлары иде бит, Ходаем?! Ходайдан узып булмый шул! Аңа да яхшы, сабыр кешеләр кирәкте шул! Сынауларны да әйбәт кешеләремә генә бирермен!" - дигән бит ул.

Дөнья булгач, төрле хәлләр дә була. Ачуланып шалтыратучылар да булмады түгел, булды. Исерек сүзенә карап ирем белән икебезгә күңелгә сыймаслык сүзләр әйтүчеләр дә табылды. Чын йөрәгем белән аларга үпкәләсәм дә, кадерле әниебез хакына гафу итәм мин аларны. Ходаем алдында, әниебез алдында безнең вөҗданыбыз чиста. Авыз күтәреп: "Без авыру әнине карадык!" - дип әйтә дә алмыйм мин. Соңгы көннәренә кадәр үз аягында булды ул, җаныем. Якты дөньяны күрмичә, сукыраеп калса да, үз аягы белән йөрергә тырышты. Кешеләргә бер дә авырлык китерәсе килмәде аның, бары тик үзе ярдәм итеп яшәргә өйрәнгән кеше иде шул. Авыр көннәребездә гел яныбызда булган әниебезнең тутасы мама Верага рәхмәтемне әйтмичә булдыра алмыйм. Чиксез рәхмәтле без сиңа, мама Вера! Олы юлга озатканда булышкан барлык туганнарга чиксез рәхмәтебезне белдерәм. Туганлыкны онытмыйча, әни булгандагы кебек бергә яшик, кадерле туганайларым!

Көннәр узган саен әниләрнең юклыгы йөрәкне катырак тырный, аларны беркайчан да күрмәячәкне аңлау күңелне телә, җан тынычлыгын ала. Елмаеп килеп керерләр кебек тоела иде, ә хәзер ул тойгы да югалып бара.

Я, Раббым, сабырлык бир, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә сихәтлек өстә! Киткәннәрне онытмыйча, исәннәрнең кадерен белеп яшик! Әниләребез кебек әни булырга, балаларыбызны алар шикелле тәрбияләргә, күрмичә яшәргә ярдәм ит, Раббым!

Кадерле әниләрем! Җиргә кадәр иелеп баш иям мин Сезнең алдыгызда. Сиңа Сания әнием: безгә гомер биргәнең өчен, ана назы, ана тәрбиясе тойганыбыз өчен!

Сиңа Нина әнием: шушы тойгыларны өздермичә дәвам иткәнең, ана җылысыннан мәхрүм итмәгәнең өчен!

Мең рәхмәтләр Сезгә! Авыр туфракларыгыз җиңел, караңгы гүрләрегез якты булсын! Дөньялыкта күрмәгән рәхәтлекләрне күреп, тыныч йоклагыз, кадерлеләрем минем!

Әйе, тормышта шулай язылган инде... Кемнәрдер китә, ә кемнәрдер килә. Балалар безне озатсын инде, безгә балаларны озатырга язмасын!

Тик кадерле кешеләрне озату бик авыр шул, ә яшьләй киткән кадерле әниләрне озату бигрәк тә авыр! Тыныч йоклагыз, кадерле әниләребез! Тыныч була күрсен каберләрегез!

Ләйлә СОЛТАНОВА, Теләче-Субаш-Казан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: