Туганайлар

Нечкә күңелле, батыр йөрәкле, ак халатлы Әнием

21 июнь - медицина хезмәткәрләре көне Адәм баласы өчен иң кадерле нәрсә - сәламәтлек. Саулык − мең дә бер байлык, дип юкка гына әйтмиләр. 21 нче июнь көнне медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Шушы уңайдан, сүзем - үзенең тормышын кешеләрнең гомерен, сәламәтлеген саклауга багышлаган әнием - Губина Рима...

21 июнь - медицина хезмәткәрләре көне

Адәм баласы өчен иң кадерле нәрсә - сәламәтлек. Саулык − мең дә бер байлык, дип юкка гына әйтмиләр. 21 нче июнь көнне медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Шушы уңайдан, сүзем - үзенең тормышын кешеләрнең гомерен, сәламәтлеген саклауга багышлаган әнием - Губина Рима Петровна турында. Ул менә 27 ел инде Дүсмәт авылы медпунктында фельдшер булып эшли.

Әниемнең шәфкать туташы булу хыялы 6 нчы класста Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романын укыгач туа. Урта мәктәпне тәмамлап, уңышлы гына имтиханнар тапшырып, Түбән Кама медицина училищесына укырга керә. Анда укый башлау белән үк, әнисеннән, авырып китү сәбәпле, авылга кайтуын үтенеп хат килеп төшә. Әни укуын ташлап, авылга кайтып ике ел буе әби урынына почтальон булып эшли. Шәфкать туташы булу хыялы шул хәтле көчле була - ике елдан соң яңадан имтиханнар тапшырып, кабат Түбән Кама медицина училищесында укый башлый. Яхшы гына укып, кулына шәфкать туташы дипломын ала. Эшкэ хирургия бүлегенә калдыруларын сораса да, аны туган авылына акушерка итеп җибәрәләр.

Авыл фельдшеры - гади медицина хезмәткәре генә түгел. Ул үзенә ышанып тапшырылган кешеләрнең сәламәтлеге өчен еш кына бөтен җаваплылыкны үз өстенә алырга мәҗбүр кеше. Сер түгел, әниемә бер үк вакытта "ашыгыч ярдәм" дә, акушер-гинеколог та, күз врачы да, хирург та, шул ук вакытта педиатр да булырга туры килә. Чын мәгънәсендә олы йөрәкле, батыр хатын ул. Нинди генә хәлләр, фаҗигаләр булмый авыл тормышында: суга бату, кул-аякка балта, чалгы тидерү, кысылу, бәрелү дисеңме. Җәй көне, умарта кортлары чагып, аллергия реакцияләре белән килүчеләр дә шактый. Ашыгыч ярдәмне беренче булып ул күрсәтә һәм бик күпләрнең тормышын саклап та кала.

27 ел хезмәт дәверендә әни үзенең төпле белемле, төгәл диагноз куя белүе, авыруларга игътибарлылыгы белән авылдашларның ихтирамын, үзенә ышанычын яулады. Еш кына аңа, бигрәк тә өлкән яшьтәге түтиләр: "Безне шәһәргә җибәрмә, үзең генә кара. Син врачлардан бер дә ким түгел, без сиңа ышанабыз ", - диләр. "Эш вакытында нинди генә хәлләр булмый. Һәрвакыт салкын акыл белән эш итәргә, авырлыклар алдында каушап калмаска кирәк", - ди әни. "Шулай шактый еллар элек, Илҗә дәдәй медпунктка килде. Уколын ясатып, җитез генә чыгып та китте бу. Берничә минуттан елмаеп, "Укол ясаган җир кычыта", - дип, яңадан кереп җитте. Ул да булмады, гөрселдәп ауды да. Элек файдасын күреп алган уколы бу юлы Илҗә дәдәйгә шок бирде. Тиз генә тиешле даруларны эчертеп, аңына китердем. Мондый вакытта минутлар түгел, секундлар хәл итә кеше тормышын",- дип сөйли әни. Авыл фельдшеры хезмәтенең никадәр тынгысыз икәнен аның белән аралашкан кеше генә белә. Йөкле хатыннарны исәпкә бастыру, бала тудыру йортыннан бәби каршы алу, ана белән бала янына көнаралаш диярлек барып күзәтү, прививка ясау, әлеге сабыйларны тиешле вакытында диспансерлаштырырга җибәрү, медпунктта авыруларны кабул итү, чакырулар, болардан тыш күпме кәгазь, хисап... Шушы эшләрнең барысына да өлгерә безнең әни.

Авыруның яралы күңеленә шифа булырдай сүзләр таба белә безнең әни. Эш сәгате чыкса да, әнинең эше төгәлләнми әле - өйгә дә киләләр. Көне буе эшләп кайткач та, шалтыратып чакыруга, куйган камырын, пешкән ашын онытып, юа башлаган керен ташлап, төн уртасында да чыгып китә. Чөнки авырлык килгән, гомерең кыл өстендә торган чакта, бар өмет - авылның бердәнбер фельдшерында. Авылыбыз уртасыннан олы асфальт юл үтә. Юлда барганда авырып киткән, яки юл фаҗигасенә юлыккан, юлаучылар да безнең өй ишеген кага. Әни аларның берсен дә кире бормый, беренче ярдәмне күрсәтә.

Бүгенге көндә әни ике авылның 540 кешесенә хезмәт итә. Шуларның 68е 18 яшькәчә балалар, ә иң өлкәненә - 92 яшь. Әнием аларның барысы өчен борчылып тора, хәтта, урамда очратканда да саулыкларын, билгеләнгән дәвалауны ничек үтәүләре, тикшеренү үтүләре белән кызыксынып, сораштырып тора. Мәктәптә ата - аналар җыелышларында лекцияләр укый, сәламәтлек түгәрәкләре алып бара. Медпунктта − үзе мөдир, үзе фельдшер, шул ук вакытта шәфкать туташы да, санитарка да ул. Аның эш урынындагы чисталыкка, пөхтәлеккә бар кеше соклана. Тәрәзә төпләре җәен-кышын берсеннән-берсе матур гөлләргә күмелеп утыра. Авылдашлар, әнинең чәчәкләренә исләре китеп: "Рима гөлләрен дә укол салып, дару эчереп үстерәдер...",- диләр.

Әнине, 2003 нче елда булган кыскарту казаларына эләгеп, 10 ел буена ярты хезмәт хакына эшләү дә куркытмады. "Мин фельдшер булырга балачактан хыялланып үстем. Әгәр дә шушы һөнәрне сайламаган булсам, гомерем буе үкенеп яшәгән булыр идем. Сүз дә юк, бу эштә син үзеңә - үзең хуҗа тугел. Хезмәтем авыр булса да, мин аны бик яратып башкарам ",- ди әни.

Эшендә үрнәк әнием өйдә - уңган хуҗабикә. Ул пешергән камыр ашлары телеңне йотарлык. Кулыннан бер генә килмәгән эше дә юк. Энем Анатолий белән миңа үзенең булган бар җылысын, назын бирүче әниебез − безнең иң якын киңәшчебез һәм ярдәмчебез. Барлык кайгы-шатлыкларыбызны үз йөрәге аша үткәрүче бердәнберебез. Әнием, сиңа медицина хезмәткәрләре һәм туган көнең уңаеннан, нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхет телим! Без сиңа карап сокланабыз һәм синең белән бик тә горурланабыз!

Юлия Губина,

Мамадыш районы,

Дүсмәт авылы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: