Туганайлар

Өлкәннәрне рәнҗетергә ярамый

Кызык икән ул гомер дигәнең. Еллар үтеп, тормышлар әйбәтләнгән саен, һаман үткәннәрне уйлыйсың, яшь чактагыларны сагынасың, дип яза безгә Бөрешле авылыннан Анастасия Мельникова.

Үзебезнең балачакны, яшь-лек елларын уйлыйм да, ничек түздек, ничек ачтан үлмәдек икән, дип гаҗәпләнәм. Ә бит үләрлек чаклар байтак булды. Хәзер шул вакытны сагынып утыр, диген, ә?

Мин 1940 елда Менделеев районы Бөрешле авылында туганмын. Әти сугышка киткәндә, бер яшьлек булып калганмын. Үземне белә башлаганда, минем дә, яшьтәшләремнең дә башында тик бер уй бөтерелде: кайдан нәрсә табарга, ничек тамакны туйдырырга? Печән, үлән ашап үстек, ничек хайванга әйләнмәгәнбездер... Әниләрне күрмәдек - алар суслондагы ашлыкны ташып, молотилкада көн-төн ашлык суктыралар иде. Кайчан йоклаганнардыр, эштән туктап торган чакларын хәтерләмим.

Сугыш бетү хәбәрен ишеткәч, авылыбыз белән үкереп җыладык. Шатлыгы күбрәк идеме, кайгы яшеме - белмәссең... Өй саен оя-оя ятимнәр калды. Түти, әни, мин - без өчәү шатлыктан җыладык бугай, чөнки әтидән хат булмаса да, үле хәбәре дә килмәде. Исәндер, тиздән кайтыр, дип өметләндек. Чыннан да, 47 нче елның башында, бөтен кешене шаккаттырып, әти кайтып төште. Аяк-кулы да төзек, үзе дә исән-сау. Шатлыгыбызга чик-чама булмады.

Әтиле өй - ятим өй түгел инде, авыз тутырып ипи ашамасаң да, ачтан үлмәсеңә ышаныч бар. Тик иртә куанганбыз икән: беркөнне районнан хәрби киемлеләр килделәр дә, әтине атка утыртып алып киттеләр. Әни эштә иде - кайтканын да көтмәделәр. Олылар сөйләгәннән шуны аңладык: әтиләр сугышкан полк камалышта калып, алар әсирлеккә төшкәннәр, соңыннан лагерьдан качып, үзебезнекеләргә кушылып киткәннәр. Сугыш бетеп, ике ел үткәннән соң, аның менә шушы "дошманлыгы" ачылган. Түше тулы орден-медаль иде югыйсә, алар да коткармады. Авылда безгә дә кырын карадылар, җай чыккан саен, "сатлык" икәнне сиздерделәр.

Әни авырлы булып калды. Тормышыбыз сугыш елларындагыга караганда да авырайды. Бәрәңге кабыгы булса да табылмасмы, дип, юынтык су түгелгән урыннарда казына идек.

Унике яшемдә фермага төштем. Бозаулар карарга куйдылар. Ферма эчләре салкын, ашатырга рәтле ризык юк, бозауларның эче китеп, егылып үләләр. Өйдән такта чәйләр ташып, авызларына салабыз. Бозавың үлә икән, түләтәләр. Ә нәрсә белән түләргә?

Арбага мичкә куеп, елгадан су ташыйбыз. Таудан менеп җиттем, дигәндә генә, мичкә тәгәри дә төшеп китә... Яңадан су тутырасың... Ул да түгел, яныңа зав-клуб Хәдичә апа килә:

- Кызларым-матурларым, аргансыздыр, беләм, тик шулай да бүген клубка чыкмый калмагыз, спектакль әзерлибез, - ди. Ничек аны тыңламыйсың инде?! Төне буе репетициядә буласың да, таң аткач, бозаулар янына йөгерәсең.

Җиде ел юк булып торганнан соң, әти кайтты. Үзен алып киткәндә, әле корсакта гына калган энебезне күрергә дип (улы туганын инде ишеткән була), мәктәпкә кергән.

- Мельников Миша бармы монда? - дип сораган. Дистәләгән малай аны уратып алган. Барысы да бу солдатның үз әтиләре булуын теләгән. Миша гына, читенсенеп, бер кырыйда басып торган.

Әти ачлыктан нык интеккән иде. Кайткач, әни әзерләгән ризыкны ашады да ашады. Ә икенче көнне, шешенеп, бөтенләй сулыш ала алмас булды. Ул чакта көчкә коткарып калдылар үзен. Әтинең кулыннан бөтен эш тә килә иде. Балта остасы буларак, күпме кешегә өй салышты, капкалар җиткерде, наличниклар ясады. Тик озак яши алмады, исәнлеге тәмам бетеп кайткан иде шул. Ник боларны яздың, беркемгә дә кызык түгел бит алар, дисезме? "Туганайлар" гәҗитеннән Зәй районы Урта Пәнәче авылында яшәүче Пелагея түти Морозова турында, аңа квартира бирмәгәннәре турында укыдым. Бүгенге нәчәлникләрнең күбесе - яшьләр, сугыш чоры кешеләренә кичерергә туры килгән авырлыкларны алар бөтенләй белми. Кемнеңдер гае-бе аркасында әтиләрнең күпме михнәт күрүләре, әниләрнең, безнең буын балаларының, ат урынына үзләре җигелеп, җир сукалаулары, шулай дөнья көтүләре турында да ишетмәгән алар. Бәлки, укырлар, өл-кәннәрне рәнҗетергә ярамаганны аңларлар, дип яздым бу язмамны.

Аллага шөкер, тормышлар рәтләнде, илебез аякка басты. Яшьлекләре шулкадәр авыр заманга туры килгән өлкәннәрнең, ич югы, картлыкларын матур итәргә, сызлаган тәннәренә, сулкылдаган җаннарына тынычлык бирергә мөмкинлекләр бар. Хөкүмәт җитәкчеләре аларны кайгыртып, квартирлар бирергә карар чыгарган икән, түбәнсетмичә, мыскылламыйча гына бирергә дә куярга бит инде. Күпме гомерләре калгандыр, шунсын тынычлыкта үткәрсеннәр иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 4 май 2018 - 16:28
    Правнуки рассказывают о своем прадеде (http://pestrecy-rt.ru/)
  • Закрытие IV Форума кряшенской молодёжи Фоторепортаж
  • Волнуют ли кряшенскую молодёжь вопросы семьи? ФОТОРЕПОРТАЖ
  • "Айбагыр" Олы көн 2018
  • Чему научились делегаты Форума на мастер-классах ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Открытие IV форума кряшенской молодёжи ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Как делегаты IV Форума провели первый день
  • В Кировской области впервые прошел семинар по наследию кряшен
Ночной режим