Туганайлар

Феклуш әбинең балалары

Мөслим районы Яңа Усы авылында Феклуш әби семьясы яшәгән. Башта семьяларны фамилия белән йөртмәгәннәр. Соңрак, һәр йорттагы семья башлыгының исеме буенча фамилия ясалган. Феклуш әбинең бу чорда ире исән булмаган. Шуңа фамилияләрен, Фекла әбинең үз исеменнән алып, Феклиннар дип атаганнар. Әбинең ике улы, бер кызы булган. Илья исемле улы Беренче...

Мөслим районы Яңа Усы авылында Феклуш әби семьясы яшәгән. Башта семьяларны фамилия белән йөртмәгәннәр. Соңрак, һәр йорттагы семья башлыгының исеме буенча фамилия ясалган. Феклуш әбинең бу чорда ире исән булмаган. Шуңа фамилияләрен, Фекла әбинең үз исеменнән алып, Феклиннар дип атаганнар.
Әбинең ике улы, бер кызы булган. Илья исемле улы Беренче Бөтендөнья сугышында кавалерист булып, Закарпатьега барып җиткән. Бер байның атларын караган. Үзе баһадир гәүдәле, үзе чибәр егетне хуҗасы бик яраткан, кызына кияү итәргә теләгән. Илья бабай бу йорттан атына атланып качкан. Карпат тау ларын кичеп, туган авылы Усыга кайтып җитә алган. 34 яшьлек Илья 17 яшьлек Мария исемле кызга өйләнгән. Усы авылы егетләре ул чакларда кызларны Бакалы төбәгеннән алганнар. Әби Корчай авылы кызы булган. Улы да исән-сау кайткач, Фекла әбинең тормышы җайлашып киткән. Кара-каршы итеп, яңа йорт та салганнар. Җимеш бакчалары, су буена кадәр сузыл ган бәрәңге бакчасы, ике катлы мал абзарлары... Күпләп мал асраганнар, атлар тотканнар. Феклуш әби бик усал һәм таләпчән карчык булган. Таягына таянып, һәммә нәрсәне күзәтеп йөргән. Абзарларда чисталык кимебрәк китсә, әзмәвердәй улы (минем бабай) Ильяның аркасында таягын уйнатып алырга да күп сорамаган. Усаллыгы турында Мария әбием дә сөйли иде.
Чоланда Феклуш әби бер тычкан тоткан. Шул тычканны алып кереп, әбиемнең (ул чакта яшь килен бит инде) чәенә салган. Аннары, тычкан салынган чәйне эчәргә мәҗбүр иткән.
Олыгая төшкәч, бабайның биле бик авыртты (ат өстендә озак йөрүчеләр чире), таякка таянып, бөкрәеп кенә йөри иде.
Бабаебыз Бөек Ватан сугышы бетәр алдыннан гына үлде. Өч улы да сугышта, авылда ир-ат юк. Авылның яшүсмер малайлары кичкә кадәр кабер казып, кышкы салкын төндә бабайны күмделәр. Өшеткеч салкын, дөм-караңгы, мин - ул чакта 6 яшьлек кыз, бабайдан аерылмыйм, мин дә барам, дип кычкырып елаганым хәтердә. Эченә лампа куя торган фонарьлар белән барып, бабайны күмделәр. "Бабаңны күмә алдык бит, Аллага шөкер, дия-дия, әбинең тәре алдында чукынулары әле дә күз алдымда. Шул зур өйдә әби берүзе калды. Ярый әле мин бар - бердәнбер оныгы (уртанчы улының кызы). Әтием - Елизар Ильич укытучы булган. 1940 елның мартында аны Кишинев шәһәренә 3 айга командирлар курсына укырга җибәрәләр. Өч айлык курсны ярты еллык, аннары бер еллык итәләр. Кайту юк. 1941 елның 17 июнь көнендә язган хаты килә әтинең. "Зар булып, өйгә кайтырга приказ көтәбез", - диелгән була әлеге хатта. Шулай итеп, алар иң беренчеләрдән булып, сугышка кергән солдатлар.
1942 елның июненнән авылга хатлар килү туктаган. Әти киткәндә, мин 9 айлык бала булганмын. Танкист булып хезмәт иткән ул. Еллар үткәч, бер дәдәй миңа: "Танкны солдатлар "готовый гроб с крышей" дип йөртәләр, шунда янып үлгәндер", - дип әйтте. Әтиебез бүгенге көндә дә хәбәрсез югалган булып исәпләнә.
Әтинең бертуган дәдәсе Тихон Ильич Казан танк училищесында укытучы-офицер була. Соңыннан, сугышларда катнашып, түше тулы орден-медальләр белән кайта. Мөслимдә җитәкче урыннарда эшләде. Мөслимлеләр аны "офицер Феклин" дип йөрттеләр.
Миңа әтиемнең Тихон дәдәйгә язган бер хатын укырга туры килде. Ул анда: "Син кырысрак кеше. Яшүсмер малайларны укытасың, аларга коры булма. Алар бит авыллардан килгән малайлар гына", - дип язган иде.
Сугыш бетте. Әтине көтеп, бер-бер артлы еллар үтте. Без әни белән икебез генә яшәдек. Өй салганда да, кием-салым юнәткәндә дә Тихон дәдәй бик булышты.
Әбинең һәм бабайның төпчек уллары - Миша дәдәйне 17 яшендә алганнар. Повестканы сәхнәдә концерт куеп ятканда менгереп биргәннәр. Ул пограничник була. Сугыш бетеп, берничә ел узгач кына авылга кайтты. Больницаларда, госпитальләрдә яткан. Постта торганда, арттан башына сугып, үлде дип белеп, күпер астына ыргытып киткәннәр. Иртән постны алмаштырырга килгән иптәшләре табып алган. Шулай итеп ул ике тапкыр туды. Терелгәч, Мәскәү төзелеш институтын тәмамлап, Бөгелмәдә инженер булып эшләде.
Тагын Феклуш әбигә әйләнеп кайтыйк әле. Моңарчы Илья исемле улының балалары турында яздым. Хәзер икенче улы - Николайның балалары турында язам. Аның бер улы - Христофор Николаевич Мөслим мәктәбендә математика укытты (инвалидность буенча сугышка алынмаган).
Икенче улы - Иван Николаевич сугышта хәрби хирург булган. Сугыш беткән елны әбинең зур ишек алдында өч кыз бишташлы уены уйнап ятабыз - капкадан таяк ка таянган бер хәрби кеше килеп керде. Гимнастеркасы шундый матур, чалбары да галифе түгел. Иңөстендә - погоннар, түшендә - без белмәгән медальләр, орденнар. Иңсәсеннән аркылыга каеш сузылган. Башында да пилотка түгел, безнеңчә - картуз. Безнең сугыштан кайтучыларны күргәнебез бар. Аларның башында пилотка, өсләрендә аркасы агарып беткән гимнастерка була торган иде. "Кайсыгыз бу өйнең кызы?" - диюгә, мин атылып чыктым. "Әти" дип кочагына ташланырга әзер торам. Ләкин ул икенче сүзләр әйтте... "Әбиең кая? Исемең ничек?" - дип сорады. Аннан үзенең Иван дәдәй - әтинең туганы икәнен әйтте. Әби су буена төшеп киткән иде. Иван дәдәй белән без, җитәкләшеп, аның янына төшеп киләбез. Безне күргәч, әби чайкалып китте, чак егылмый калды. "Җиңги, егылма, бу мин Иван", - дип, тотып калды әбине Иван дәдәй. Әби аны минем әти дип уйлаган икән.
Иван дәдәй әбидә кунды, төне буе сөйләшеп утырдылар. Соңыннан ул гомере буе Мәскәүдә врач булып эшләде. Иван дәдәйнең энесе Василий (Бәчүк) сугышта үлеп калган. Сугышка киткәнче, ул авылда чишмә ясап калдырган. Ул чишмә әле дә тибеп тора. "Бәчүк чишмәсе"нең суы тәмле, дип, тирә-юньдәгеләр аның суын ташый.
Менә шундый нәсел ул Фекланыкылар. Мин искә алган ирләрнең исемнәре авылның истәлек һәйкәленә уелган.
Римма ФЕКЛИНА (хәзер - ОЛЕНИНА)

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: