Туганайлар

Безне фәрештәләр саклый

Газетаның узган санында "Яшьлек" рубрикасы астында басылып чыккан язмаларны укыгач, үземнең дә студент елларым, экзаменнар биреп йөргән чакларым искә төште.

Минем беркайчан да башкалар кебек "башны бәрә-бәрә" имтиханнарга әзерләнгәнем булмады, дисәм ялган булмас. Чөнки, андый четерек-ле чакларда ниндидер көчләр ярдәмгә килә иде. Кайчак ничәнче билет эләгәсенә кадәр "җиткерә"ләр иде. Мин яхшы укымадым, алар миңа бу алгебра, геометрия кебек фәннәрнең тормышымда әллә ни зур роль уйнамаячаклары турында белдереп, баш катырмаска "кушалар" иде. Шулай да техникумда укыганда математикадан экзамен бирергә туры килде: билетларны карап чыктым, мин аңлап җавап бирерлек бер сорау да юк. Башкалар тапшырып бетереп чыгып киттеләр, мин берүзем утырып калдым. Укытучы берни дә язмаганымны күреп, һич югы бер сорауга гына җавап бирсәм дә билге куячагын әйтте. Тотындым язарга, ни язганымны үзем дә аңышмыйм. Әйтерсең, кемдер әйтеп тора. Үзем дә ышанмый гына, укытучыга язган кәгаземне суздым. Ул күз йөртеп чыкты да:
- Менә бит, белмим, дигән буласың, - дип, уңай билге куеп чыгарды. Моның ише хәлләр минем тормышымда гел булып торды. Барысын да саный китсәң, китап язарлык булыр. Тормышымда килеп туган хәлиткеч минутларда ярдәм кулы сузучы бу "көчләр"не мин фәрештәләр, дип атыйм. Ходай кушуы белән алар безне саклый, яклый. Фәрештәләрне кур-кытмыйк, югалтмыйк, рәхмәтле, иманлы бән-дәләр булып яшик!

Теги: яшьлек
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: