Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

“Тимофеева мәктәбе” кирәк

Олы җырчыбыз Раиса Тимофееваны җир куенына урнаштырганга да 40 көн үтеп киткән. Аны югалту турындагы куркыныч хәбәрне әле кичә генә ишеткән кебек, югыйсә. Раиса апаны озаткан көн онытылмаслык булып истә калды. Кабергә төшергән чактагы кул чабулар аның олы талантын бәяләү булып яңгырады. Сөекле җырчыбызның чираттагы концертын тыңлап, өйләргә таралыштык сыман...

Раиса апаның юклыгына ияләшеп булмый. Мин аның җырлавын беренче тапкыр 1956 елда радиодан ишеттем. Җырының исеме - "Гөлләр иле" иде. Минем яшьтәшләрем - Гәрдәле авылы кызлары белән бергәләп тыңладык. Арабыздан беребез (кем икәнен хәзер хәтерләмим инде) шунда әйтеп куйды:
- Бу җырчы - Раиса Тимофеева. Ул Чаллы районы Борды авылыннан. Җырлагач-җырлагач, менә шулай җырларга иде ул, - диде.
Ул чакта барыбызның да исе киткән иде. Ничек инде гади бер керәшен авылыннан чыккан кызның җырларын радиодан тапшыралар? Ничек шулай үсә алган? Их, шуның кебек булырга иде...
Раиса апа кебек булдырып булмады. Аның кебек сәхнә тоткан артистларыбыз керәшеннәр арасында түгел, татарларда да бармак белән генә санарлык.
Профессиональ артист булмасак та, гомерне җырлап уздырдык, дип әйтә алам. Чаллыда оешкан "Карендәшләр" керәшен фольклор ансамбленең беренче көннәреннән алып шунда йөрим. Кайчандыр җырлавын радиодан гына ишеткән Раиса Тимофееваның үзен күреп аралашырга туры килде. Керәшеннәргә, көй-моңнарыбызга, культурабызга карата әйткән сүзләре колагымда әле дә яңгырап тора. Киләчәгебез өчен нык борчыла иде ул. Үзе мәнле итеп яшәгәч, башкаларның да шундый булуын теләде. Булачак артистларга институтларында Раиса апаның сәхнә осталыгын өйрәтсеннәр иде. "Тимофеева мәктәбе"н үткән кеше чын җырчы булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хат Раиса Тимофеева җырчы