Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Санламауларымы, әллә кирәксезгә санауларымы

Хөрмәтле «Туганайлар» гәҗите хезмәткәрләре! Сезнең газетаны бик яратып укыйм. Ул килү белән бөтен эшемне ташлап, бер битен дә калдырмый укып чыгам. Керәшен дөньясындагы хәбәр-яңалыкларны җиткереп торырга әле дә ярый шушы гәҗит бар, дип сөенәм. Мине бер нәрсә борчый: нигә яшьләр үз ана телләрен онытып баралар икән?

Нәрсә бу - санламауларымы, әллә кирәксезгә санауларымы? Төп сәбәп, минемчә, ата-аналарның, мәктәпләрнең аларга кирәкле тәрбия һәм игътибар бир-мәүләрендәдер. Туган телне үз ата-анаңны якын иткән кебек яратырга кирәк бит. Яшьләр арасында шушы гәҗитне кулларына алып укучылар күп булуына да шикләнәм. "Не понимаю" дигән булып, интернетларына капланып утыруны кулайрак күрә замана баласы. Киләчәк яшьләр кулына кала, дибез. Ә бит шушы кадәр җаваплы миссияне ышанып тапшырырдайлары бармак белән генә санарлык. Әйтәсе килгән сүзем ата-аналар колагына: балаларыгызга җайлашып, вата-җимерә урысча сөйләшмәгез. Киресенчә, алар сезгә җайлашсыннар. Урысчаны алар бакчада, мәктәптә болай да яхшы өйрәнер. Кечкенәдән үк аларда үз телебезгә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләргә тырышыйк. Шулай итсәк, күңелләренә без салган орлыклар оныкларыбыз, оныкларыбызның балалары күңелендә дә шытып чыкмый калмас, дип ышанам мин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшьләр тел