Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Очрашу

Моннан ике ел элек, ничектер шулай "Зәй офыклары" гәҗитен укып утырганда, бик матур шигырьләргә тап булдым. Авторын Никифор Тукмачев дип куйганнар. Арасында бер шигырь - "Торналар җыры" дигәне күңелгә аеруча бәрелде. Тукта әле, безнең белән бер класста нәкъ шушындый исем-фамилиядәге малай укыган иде бит, дип. Авылы да туры килә -...

Көннәрдән бер көнне телефоным шалтырады. Алсам - Зөһрә.

- Никифор Тукмачевны таптык. Түбән Камада яшәүче үзешчән шагыйрь. Урта Баграж авылыннан. 8-10 классларны Түбән Биш мәктәбендә бетергән, - ди. - Очрашырга килергә ризамы сез? - дип тә сорады. 53 ел күрешмәгән классташым белән күрешергә җай чыгып тора икән, ничек "юк" дисең ди? Очрашу сәгатен билгеләдек. Радио бинасында күрешәчәкбез. Зөһрә бу очрашу турында тапшыру әзерли икән. Күрешү көннәрен саныйм. Ул арада күз алдына әллә нинди кеше сурәтләре килә. Сакал-мыек баскан, таякка таянган карт булып та, чәче коелып беткән "ботаник" булып та күренә. Хәтта төшемә дә шулай керде. 3 оныгымны иярттем. Шулай үзара сөйләшеп торабыз.

- Әби, син аны ничек танырсың соң? - диләр. Ничек тә танырмын әле, дим.

Менә салмак кына адымнар белән бер ир-ат килә. Сәгатенә дә карап ала. Әйе, мин 53 ел күрмәгән классташым Никифор Тукмачев нәкъ үзе. Чиста, пөхтә киенгән, алай төшемдәгечә, сакал-мыек та басмаган үзен. Күрештек, сөйләштек, класс-ташларны, танышларны искә төшердек. Никифор шигырьләрен укыды. Очрашмасак, шундый талантлы шагыйрь классташым булуын белмичә дә үләсе икәнмен. "Гомерем Питраулары" дигән китабын бүләк итте. Чаллыдан кайтканнан бирле, көн дә шул китапны актарам. Шундый талантлы язылган шигырьләр... Үзләре гади тел белән язылган, үзләрендә шундый тирән мәгънә ярылып ята. Безнең чор балаларына ачысын-төчесен күп күрергә туры килде. Никифорның әтисе сугыштан кайтмаган. Ул киткәндә, анасының карынында гына калган. Шушы гомер юлы шигырьләрендә кызыл җеп булып сузылып бара. Безгә таныш булган теге тальян гармун турында да күп яза Никифор. Шигырьләрен иремә дә укып күрсәтәм. Ирем - Мәсгүт Гыйльфанов - "Хезмәт даны" орденнарының тулы кавалеры, ул да ошата аларны. Кичләребезне шулай Никифор шигырьләре белән бизибез. Туган көннәребез дә туры килә - икебез дә 24 февральдә туганбыз. Быел 70 яше тулган көнне үзенең "Торналар җырын" бүләккә сораган идем ("Күңел"дән) - тапмадылар. Аның сүзләренә язылган җырлар фондта булсын иде, искиткеч матурлар бит алар. Классташым белән очраштырганнары өчен "Күңел" хезмәткәрләренә рәхмәт әйтәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев