Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Бетәсебез килми!

Хөрмәтле редакция! Без, Теләче районы Субаш авылында 27 ел буе эшләп килүче "Нардуган" керәшен халык фольклор ансамбле членнары, газета аша зарыбызны җиткерергә булдык.

Безнең районда керәшен авыллары аз, шулардан Субаш - чагыштырмача иң зурысы. Биредә 64 хуҗалыкта 201 кеше яши. Киләчәгебез - яшьләребез дә бар.
Бер-бер артлы яңа йортлар калка, шәһәрдән кайтып та урнашалар.
Шөкер, авылыбызга иман нуры иңде. 2014 елнын 6 сентябрендә авыл халкы көче белән Изге Троица чиркәве ачылды. Бәйрәм келәүләре узып тора, халык булганына канәгать, әмма чиркәүгә җылылык та, ут та кертелмәгән әле.
2016-2017 яңа уку елын 2011 елда урта мәктәп булуыннан туктап, инде 6 ел буе "башлангыч" статусында эшләп килгән Субаш мәктәбе быел ишегендә зур йозак белән каршы алды. Хәзер мәктәпнең бер башында китапханә, икенче башында фельдшерлык пункты. Ә уртасы, җылытылып, буш тора.
Бездә гомердән-гомергә культура-агарту эше аксый. Авылда бөтен уңайлыклары белән клуб, яисә мәдәният йорты булырга тиеш, ә бездә алар юк. 1987 елда оешып, халык исемен йөртүче ансамбль адәм рәтле репетицияләр уздыра чыгышлар ясый алмый.
2011 елның октябреннән мәктәп бинасын өлешчә клуб итеп файдаланырга мөмкинлек бирделәр. Клуб өчен бирелгән бина - спортзал. Таралырга торган урындыклардан башка биредә берни дә юк. Сорый торгач, җыелма сәхнә биргәннәр иде, тик аны берничек тә урнаштырып булмый, чөнки яшьләргә спорт белән шөгыльләнергә урын калмый. Спортзал да капиталь ремонтка мохтаҗ. Мәдәният хезмәткәрләре әлеге проблеманы уңай якка хәл итүне сорап, районның исполком җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәләр, тик аларның гозерен кире кагалар, якын көннәрдә спортзалны бөтенләй ябып кую мөмкинлеге булуын искәртәләр.
1996 елда авыл уртасында мәдәният йорты төзелә башлаган иде. Түбәсе ябыла башлагач, төзелеш кинәт туктады. Бер давылда түбә җимерелеп үк төште. Инде буласы клуб хәзер агачлар ышыгында посып утыра, бөтенләй күренми дә. Федераль план нигезендә шушы бинаны яңадан төзи башламаслармы дип көткән идек, монда да өметләребез акланмады. Шул хакта районның культура бүлегенә мөрәҗәгать белән чыктык. "Кешесе булмаган авылга нинди клуб төзергә сорыйсыз", - диделәр. Безнең авылдан да кечерәк Караширмәгә өр-яңа клуб җиткереп куйдылар, югыйсә. Без - ансамбль, авыл яшьләре - кабат урамда калырбыз, ахры. Хәзер көз, ә тиздән кыш җитәр. Авылда бер клубың да булмагач, кая барырга?
Субаш авылы халкы исеменнән "Нардуган" керәшен халык фольклор ансамбле членнары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев