Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Эшлим дисәм - эшем бар

Урамда алтын көз. Агачлар аллеясы буйлап барам. Шундый матур! Әйтерсең, агачларны сары, кызыл төсләргә манып чыкканнар. Табигатьнең моннан да матур чагы бар микән! Көз айлары ул кеше күңелендә сагыну хисләре уята. Минем мәктәп еллары турында әйтүем. Мәктәп юлын үткәнһәр кеше укытучыларын, бигрәк тә, беренче укытучысын искә ала. Шулай булмыйча, еллар...

Урамда алтын көз. Агачлар аллеясы буйлап барам. Шундый матур! Әйтерсең, агачларны сары, кызыл төсләргә манып чыкканнар. Табигатьнең моннан да матур чагы бар микән! Көз айлары ул кеше күңелендә сагыну хисләре уята. Минем мәктәп еллары турында әйтүем. Мәктәп юлын үткәнһәр кеше укытучыларын, бигрәк тә, беренче укытучысын искә ала. Шулай булмыйча, еллар үткән саен, укытучының синең тормышыңда иң зур урын алып торганын бөтен тирәнлеге белән аңлый барасың.

Минем язмам Чаллы шәһәренең 31 нче мәктәбендә инде 24 ел буе балаларга белем бирүче Людмила Ефимова турында. Ул - "Ел укытучысы" һәм республикабызның "Иң яхшы укытучысы" грантына ия булган хөрмәтле педагог. Бүгенге көндә Людмила Ефимова 4 сыйныф укучыларын укыта. Бу инде аның 7 нче чыгарылышы. Сыйныфта 25 укучы. 50 күз, 50ләп ата-ана. "Аларның барысы белән дә ничек аралашу җаен табасыз?" - дигән соравыма, ул, елмаеп: "Алган белемнәрем, тормыш тәҗрибәм, һөнәри осталыгымны даими үстереп торуым ярдәм итә," - дип җавап бирде.

Людмила Фёдоровна Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы авылында туа. Әнисе гомер буе хисапчы, ә әтисе механизатор булып эшли. Эшчән, тырыш, тәртипле гаиләдә балалар да нәкъ шундый булып үсәләр. Шуңа күрә Людмила иң авыр хезмәтләрнең берсе - укытучы һөнәрен сайлаган да инде. Әнисе сукмагыннан китәргә теләк белдергәч, әнисе, уенын-чынын бергә кушып: "Кызым, хисапчының эше бетмәс-төкәнмәс. Үзем тилмердем. Әнә укытучылар төшкә хәтле генә эшлиләр, җәй буе ял итәләр, бер эшләре юк, шуңа укы," - ди. Укытучылары - Евгения Степановна, Анастасия Ивановналарның дәресләреннән соң, үзенең дә күңелендә укытучы буласы килү теләге бөреләнә, әтисе белән әнисе дә шуны куәтләгәч, тәвәккәлләргә була ул. Әнисе уйлаганча, бу хезмәтнең җиңел түгеллеген, ул, билгеле, колледжны тәмамлап, авылларына укытучы булып кайткач ук аңлый. Шул ук вакытта, аны сайлап ялгышмаганлыгына да төшенә.

Людмила Фёдоровна - тәҗрибәле укытучы, озынайтылган көн группасында тәрбияче. Болар белән бергә, җәй айларында мәктәп яны лагеренда алыштыргысыз җитәкче дә әле ул. Башлангыч сыйныфка Людмила ханым классына теләп килүчеләр саны елдан-ел арта бара. Эшкә булган таләпчән карашы, укучыларын чын күңелдән яратуы белән ул Чаллы кебек зур шәһәрдә дә үзен таныта алган хөрмәтле педагог. Мәктәп җитәкчелеге дә Людмила Фёдоровнаны һәр эшендә хуплап тора. Ул дәресләрен заманча җиһазландырылган, иркен һәм уңайлы шартлар тудырылган кабинетта алып бара. Башлангыч сыйныф укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе дә әле
үзе. Димәк, Людмила Ефимова - укытучыларның иң беренче ярдәмчесе, киңәшчесе, ә мәктәп җитәкчелегенең - таянычы.

Людмила Фёдоровнаның яраткан шөгыльләре күп. Шуларның берсе - сәяхәт итү. "Бигрәк тә изге урыннар буйлап йөрү җанга ял бирә," - ди ул. Соңгы сәяхәте Изге Иеруссалим җирләренә булган. "Иман укуның нинди зур көчкә ия булуына чын күңелемнән ышанып кайттым. Үземнең әти-әнием, туганнарым өчен дә теләк иттем", - дип, сөенечләре белән бүлеште ул. Людмила Фёдоровна очрашу ахырында, сөйләшүгә йомгак ясагандай:

"Эшлим дисәм, эшләр эшем бар,
Хисләремне аңлар кешем бар," -
дип, Энҗе Мөэминованың шигъри юлларын әйтеп куйды. Чыннан да шулай бит. Яшәештә кеше өчен иң кирәкле биш нәрсә бар. Болар:
Тән-бәдәннең исән-саулыгы;
Җан-рухның тынычлыгы, иманлыгы;
Гаилә ныклыгы;
Тормыш иминлеге;
Йорт-җир,
милләтнең бөтенлеге", -
дип язды Рафаэль Сибат. Укытучылар көне белән котлап, шушы матур теләкләрне Людмила Ефимовага һәм барлык укытучыларга юллыйм.

Энҗе ХИРАЗОВА,
Чаллы шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев