Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Тырыш булганы өчен яраталар

Кайбер кешеләр гомер буе авырлык күреп тә, сынмый-сыгылмый, тырышып-тырмашып яши. Шуның өстенә, кешеләргә карата ягымлы, шәфкатьле булып кала. Мондый кешеләрнең берсе – Олы Аты авылында гомер итүче Пелагея Ивановна Архиреева

Ул Чистай районының Югары Кондрата авылында 1956 елның 12 гыйнварында Иван дәдәй белән Аннук түтинең сигезенче баласы булып дөньяга килгән.
– Балачагым авыр дип әйтмим. Кеше көлкесенә калмаска, кешечә яшик дип бик тырыштык. Кечкенәдән йорт тирәсендә бар эшкә дә өйрәндем, җиренә җиткереп эшлисем килә иде, – ди ул.

Мәктәпне тәмамлагач та, укуын алга таба дәвам итмәгән ул, тизрәк эшли башлыйсы килгән. Шуңа күрә, озак уйламыйча, Чистайдагы сәгать заводына эшкә кергән. Күпмедер вакыт узгач, Түбән Камада төзелеш башланганын ишеткән һәм анда КЭСПга эретеп ябыштыручы булып урнашкан. Эше авыр булса да, тырышып эшләгән, уңган кызны мактап торганнар, фотосы «Восход» кинотеатры янындагы Мактау тактасыннан төшмәгән. Ә кияүгә чыккач, ире Раиф эшләтмәгән.

Үзе өстәмә белем алмагач, Пелагея кызлары Альбинаны һәм Ранияне укытырга тырышкан. Иренең генә гомере иртә өзелгән – 17 ел бергә гомер иткәч вафат булган. Әмма хатын бирешмәгән, кибеткә сатучы булып урнашкан.
Өч ел узгач, бәхет елмайган. Насыйп ярын – Иванны очраткан. Озак үтми алар тормыш корып җибәргән. Олы Атыга 2005 елда кайтканнар.
– Каенанам исән иде әле. Бер ел аны тәрбияләдем. Ул вафат булгач, өч ел каенанам Марҗукның тутасы Начтук әбине карадым. Ул 94 яшендә вафат булды, – дип искә ала Пелагея.

Кечкенәдән үк эшчән булып үскән хатын Иваны белән йорт төзегән, маллар тотканнар, икешәр сыер асраган чаклары да булган. Авылда ул «Шәфкатьлелек» үзәге социаль хезмәткәре булып эшләгән.

17 ел яшәгәч, Иван да чирләп вафат була. Пелагея бу кайгыны сабырлык белән кичерә һәм алты елдан артык үзе генә яши. Аны өйдә тотып булмый: 63 яшендә булса да, авылдагы карт әбиләрне, бабайларны карый, кайсын ашата, кайсын юындыра, кемнеңдер түләүләрен түли, өйләрен җыештыра. Җәен ул велосипед белән тиз генә әбиләрнең хәлен белеп кайта. Пелагеяны авыл халкы бик ярата. Иванның туганнары да аңа зур хөрмәт белән «җиңги» дип дәшәләр. Тырышлыклары белән кызлары да үзенә охшаган. Аңа алдагы көнендә исәнлек-саулык, бәхет телибез.

Ирина САДЫЙКОВА, Олы Аты авылы.

Автор фотосы.

Мәгълүмат "Туган як" газетасы сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев