Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Мәктәбем белән горурланам

Безнең семьябыз биш кешедән тора. Әтием - Альберт Николаевич - авылыбызның иң хөрмәтле кешеләреннән берсе. Ул фельдшер булып эшли. Әниебез Ирина Яңа Усы мәктәбендә балаларга белем бирә. Игезәк апаларым - Инна белән Индира һәм үзем. Апаларым Усы мәктәбен бик яхшы билгеләренә тәмамлап, югары уку йортларыннан да кызыл дипломнар алып чыктылар....

Безнең семьябыз биш кешедән тора. Әтием - Альберт Николаевич - авылыбызның иң хөрмәтле кешеләреннән берсе. Ул фельдшер булып эшли. Әниебез Ирина Яңа Усы мәктәбендә балаларга белем бирә. Игезәк апаларым - Инна белән Индира һәм үзем. Апаларым Усы мәктәбен бик яхшы билгеләренә тәмамлап, югары уку йортларыннан да кызыл дипломнар алып чыктылар. Мин бүгенге көндә җиденче класста укыйм. Төрле конкурс-ярышларда катнашам. Узган уку елында коррупциягә каршы үткәрелгән республикакүләм конкурста җиңеп, диплом һәм кыйммәтле бүләк алдым. Укуда да сынатмаска тырышам. Әтием турында аерым язасым килә. Ул, Яңа Усы мәктәбен бетереп, Минзәлә медицина училищесында укый. Аннары, туган авылына кайтып, медпунктта фельдшер булып эшли башлый. Әлеге авыр, ләкин мактаулы хезмәткә ул чын күңелен, бөтен барлыгын бирә. Республика күләмендә үткәрелеп килүче "Ак чәчәкләр" конкурсы җиңүчесе булып, кыйммәтле бүләкләр алды, Израильгә стажировка үтәргә сертификат отты. 2013 нче елда шулай ук республика күләмендә үткәрелгән "Мужчина - благородное сердце" номинациясендә җиңүгә иреште. Бик күп грамоталар, дипломнар белән бүләкләнде. Бүгенге көндә дә әтиебез зур тугрылык белән авылдашларына хезмәт итә.
Боларны ни өчен язам? Октябрь башында укытучылар бәйрәме билгеләп үтелде. Соңга калып булса да, үземне укыткан педагогларыма рәхмәт һәм котлау сүзләре җиткерәсем килә. Мин, алдарак, семьябыз, ирешкән уңышларыбыз турында язып үттем. Әгәр дә Яңа Усы мәктәбендә зур белемле, үз эшләрен нык яраткан укытучылар эшләмәсә, әтиемнең дә, минем дә, апаларымның да уңышлары тулы булмас иде.
Шушы уңайдан файдаланып, кадерле укытучыларыма олы рәхмәт хисләремне җиткерәсем, алдагы тормышларында исәнлек теләп каласым килә. Киләчәктә дә мәктәбебез ябылмыйча, класс тулы балалар белән гөрләп торсын, укытучылар да, ирешкән уңышларының сөенечен күреп, шатланып яшәсеннәр иде. Авылыбызның көннән-көн матураеп, яшәреп торуын телим.
Алена ТИМАШЕВА,
Мөслим районы
Яңа Усы мәктәбенең
7 класс укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев