Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Мин монда, туганыйларым, ди Машук түти...

"Туганайлар"ның 28 май санында "Где ты, Машук әбей?" дигән хат басылды. Нагайбак районыннан даими хәбәрчебез Анна Артемьева, Чаллы Питрауына баргач, Машук әби белән очрашулары, аның җырын тыңлавы, вакыт чикле булу сәбәпле, күп нәрсәне сорап калырга өлгермәве турында язган иде. Кызганычка каршы, Машук әбинең фамилиясен дә сорап калмаган ул. Язма басылганнан...

"Туганайлар"ның 28 май санында "Где ты, Машук әбей?" дигән хат басылды. Нагайбак районыннан даими хәбәрчебез Анна Артемьева, Чаллы Питрауына баргач, Машук әби белән очрашулары, аның җырын тыңлавы, вакыт чикле булу сәбәпле, күп нәрсәне сорап калырга өлгермәве турында язган иде. Кызганычка каршы, Машук әбинең фамилиясен дә сорап калмаган ул.
Язма басылганнан соң, күп тә үтмәде, редакциягә Машук әбинең кызы шалтыратты. Үзен эзләүләрен белгәч, Машук әби бик дулкынланган. Анна Артемьевага күп рәхмәтләрен җиткереп, Магнитогорск ягына куылган туганнары турында җентекләбрәк сөйлисе килгән аның.
"Машук әбей"ебез исә Зәй районы Сәвәләй авылында гомер итеп, өлкәнәйгән көннәрендә Чаллы шәһәренә килеп торучы Мария түти Чукряшова булып чык ты ("Туганайлар"да аның истәлекләре басылган иде).
Кулакларны кызыл төс белән
Машук түти - кызыклы әңгәмәдәш кенә түгел, ул - аяклы тарих та. Сәвәләй авылының 20 гасыр башыннан алып бүгенгесенә кадәрге бөтен тарихын сөйләп чыга ала. Алай гына түгел, сугышка кадәрле Сәвәләйнең картасын төзеп, һәр хуҗалыкта яшәүче бөтен семьяларны да күрсәтеп чыккан. Кайсы нигез балалары җиде буын бабаларын белергә тели - Машук түти янына килә алалар. Барысы да бөртекләп аңлатылган. Сугышка кайсы семьядан ничә кеше киткән, ничәсе исән кайткан, ничәсе ятып калган - болары турында да белешмә бар. Урам исемнәре, чишмә, күпер атамалары, ыру кушаматлары... Шулай ук бу картада кулак итеп куылган хуҗалыклар да күрсәтелгән. Ниш ләптер, аларны аерып билгеләү өчен, Машук түти кызыл төсне сайлаган. Кан, күз яшьләре төсе булгангадыр инде...
Бутяев фамилиялеләр өчәү: Сергей, Федор, Семен семьялары. Власныкылар дип йөртәләр аларны. Алар исеме белән бәйле урыннар бүген дә үз хуҗаларын сагынып яши. Влас күпере, Влас чишмәсе, Влас чүнниге, Влас мәктәбе...
"Халык дошманнары"
Машук түтинең җырак бабасы - Симунны, аның дәдәсе Сергейны, халык дошманнары дип, төрмәгә алып китәләр. Ике кызы (берсе Машук әбинең әнисе) кияүдә булып, аерым яшиләр, шунлыктан, аларга кагылмыйлар. Василий исемле уллары Герман сугышында (1914) үлә, икенче улларын төрмәгә утырталар. Василийның ятим калган 3 баласы, Григорийның 3 баласы җырак әби белән яши. Әлеге хәлләргә тикле, җырак әбинең май яза торган аппараты була. Бөтен авыл май язарга аңарга йөри. Файдаланган өчен, сепарат хуҗасына өлеш калдыралар. Менә шушыны сәбәп итеп, аларга "дошман" ярлыгы тагыла (Машук әби әйт кәндәй, ит яхшылык - көт яманлык).
Җырак әбисенә ул чакта 72 яшь. Аның белән оныклары Санька белән Илҗә, килене Натук, Сергей бабай килене - Үгәпи ике баласы белән (берсенә әле атна да тулмаган) менә шундый составтагы "куркыныч дошманнарны" Сәвәләй халкы сөргенгә озата. Китүчеләр дә, озата баручы туганнары да җыламый - бары җырлыйлар гына. Әрнү-сагышлары моң булып түгелә.
Сандугачлар сайрый, ай, чут-чут дип,
Басып сайрар талларым җук-җук, дип.
Бәбекәйләр килеп, эзләп җөрер:
Безнең әнекәйләр лә җук-җук дип.
Аллалардан микән, ай, бу эшләр,
Адәмнәрдән микән лә бу эшләр?
Адәмнәрдән булса, ай, бу эшләр
Ахирәт көннәрендә ул нишләр?
Аклар язган микән, ай, маңгайга,
Күкләр язган микән нә маңгайга.
Аклар язса, без бер хәл итәрбез,
Күкләр язса, нихәлләр итәрбез?
Сәвәләй урамы озын урам,
Соңгы тапкыр караплар үтиек.
Гомерләр дә иткән туган илне
Зират тауларыннан менгән чакта,
Биш карадык артларга каерылып.
Карамаслар ыек без каерылып,
Бәбекәйләр кала ла аерылып.
Зират тыкрыгына борылгач, озата килүчеләрне калдыралар. Җырак әби белән җырак җиңги, зират турысына җиткәч, конвоирлардан туктап алырга рөхсәт сорыйлар. Җиргә тезләнеп, иманнарын укыйлар. Аннары, кулъяулыкларына туфрак төреп, үзләре белән алалар.
Сөрген
Сөрген урыны - төзеләчәк Магнитогорск шәһәре җирләрендә була. Түбәсез баракларга урнашалар. Өстән бертуктаусыз яңгырлар коя. Күптән түгел генә бала тапкан Үгәпи җиңги туганнарына җибәргән хатында болай яза. "Көн-төн бертуктаусыз яңгыр коя. Түбәсез баракта бик салкын. Бала чүпрәге элеп киптерергә бер казык башы да юк". Озакламый, яшь киленнең, аннары яшь баласының, алар артыннан олырак баласының, аннары әбисенең үлгәнлеге турында хәбәр килә. Аларны дошманга чыгарып, авылдан кудыручы кешеләр моңа сөенгәннәр микән, әллә инде нахакка рәнҗетелгәннәрнең күз яшьләре аларга да төште микән... Ул елларда Магнитогорскида Сәвәләй көенә җырланган җыруларны, күп еллардан соң, "сөргенче" Анна түти үзе белән алып кайта.
Алдыр инде Эзинең буйлары,
Гөлдер инде Эзинең буйлары.
60 имәннәрнең башын кыйсам,
Күренер микән Эзинең сулары?
Һаваларда очкан, ай, күбәләк,
Алтын тәңкәләрдән нә түгәрәк.
Өзелеп-өзелеп сагынганда,
Хәлләрне җыябыз ла чүгәләп.
Чеметеп-чеметеп камчы үрдек,
Арасына ни генә үриек?
Үзәкләр, бавырлар өзелгәндә,
Бәбкәйләрне кайлардан күриек?
Бутяевлар өлешенә төшкән сынауларны роман итеп язып булыр иде. Хәер, роман булмаса да, алар турында да искә алынган китап инде басылып чыккан. Аның авторы да Бутяев Семен нәселенең бер дәвамчысы - Анна Александровна Турусова икән. Машук түти, 2007 елда, якыннарының каберлекләрен белеп булмасмы, дип, Магнитогорскига хат җибәрә. Озак көттермичә, җавап хаты һәм китап килеп төшә. Кызганычка каршы, үлүчеләрнең каберләрен табарлык түгел, чокыр-чакыр ише җирләргә күмелгән булганнар. Ул чакта анда сөрелгән халыкның бик әзе генә исән калган, ди. Шуңа күрә бу шәһәрне, "кеше сөякләре өстендә утыручы шәһәр", дип йөртәләр икән... Машук түти үзенең көндәлек дәфтәренә түбәндәге юлларны язып куйган: "Әй, язмыш, язмыш... Адәм баласының язмышы туганда ук язылып куя, диләр. Аны кем яза икән? Неужели, Күктәгеләр?! Нәсел агачыбызның бер ботагын каерып алып, язмыш Урал тауларының аръягына илтеп ташлаган... Ул ботакның ябалдашлары хәзер биш буынга җитте. Әйтәсе килгән сүзем шул, туганайларым: сезнең тамырларыгыз бик тирәнгә җәелгән. Ул агач әле исән. Аны Зәй районы Сәвәләй авылына кайтып таба аласыз".
"Мин монда!"
Машук түтинең Нагайбактан хат җибәргән Анна Артемьевага да җиткерәсе сүзе бар. "Низкий поклон Сезгә, мине искә төшергәнегез өчен. Ходай исәнлектән аермасын, тазалык бирсен. Моңа кадәр керәшеннәр белән кызыксынган, аралашкан өчен дә рәхмәт Сезгә", - ди ул.
Кечкенә чакта дәдәләре белән урманга җиләккә баргач, бер җирдә генә утырмыйча, еракка китеп, адаша торган була ул. Шул чакта дәдәләре: "Машук, син кайда-а-а?" - дип кычкыралар. "Где ты, Машук әбей?" язмасы аны шул балачак көннәренә кайтаргандай була. "Мин монда. Кунакка килегез!" - дип кычкырасым килде шул чакта, ди Машук түти. Һәм барчагызны кунакка чакырып кала.
Мария МАРТЫНОВА
Добрая, милая Анна Ильинична! Нет слов объяснить свой восторг за статью, где ищете Машук әбей и ее дочь. Не откладывая ответ в долгий ящик, я, ее дочь - Люба Чукряшова (Баранова), спешу поведать о маме - Чукряшовой Марии Петровне. Я о ней могу говорить много и без усталости. Это уникальный человек, чей жизненный путь вызывает уважение и восхищение. Несмотря на все пережитое, ее жизнелюбие заряжает окружающих. Ее дом пуст не бывает. Родители мои родом из Савалеева. Наш земляк - известный певец и композитор Виталий Агапов. В 60-е хрущевские годы наша семья переехала в Казахстан на Целину, чтобы вдоволь наесться хлеба. Мама очень скучала и мы в 1968 году вернулись в Савалеево. У папы были партийные дела, его не отпустили. Вскоре он умер от инфаркта и навеки остался в степях Казахстана. Всю тяжесть в 41 год мама взвалила на свои хрупкие плечи. Прожила в Савалеево 41 год одна и в длинные ночи выражала стихами всю душевную боль и радостные мгновения жизни. В 2011 году по Государственной программе, как вдове участника Великой Отечественной войны, помогли ей приобрести жилье в городе Набережные Челны. В свои 86 лет живет одна, но мы всегда рядом, проведываем ее. Она всегда находит занятие, скучать ей некогда. Вяжет, вышивает, пишет историю родной деревни, составляет родословные. Свою родословную до 7 колена восстановила. Мы часами можем слушать ее рассказы. Поем и частенько просим спеть песню прабабушки Пелагеи, которую она пела напоследок, когда конвоем отправляли в Магнитогорск. Сколько бы мы не слушали эту песню, невозможно обойтись без слез. Спасибо и низкий поклон Вам, Анна Ильинична, за то, что так великодушно отозвались о маме. Будьте здоровы, приезжайте в гости.
Любовь ЧУКРЯШОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев