Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Күршеләр - иң якын кешеләр. Күмерләре сүнмәсен

Ни генә дисәң дә, тормышта күршедән дә якынрак кеше юк бит ул. Туганың белән көн дә күрешеп булмый, ниндидер йомышың килеп чыкса да, иң элек, күршеңнең ишеген кагасың.

Хәер, шәһәр җирендә хәзер күрше белән күрше йөрешү бетеп бара, диләр. Ә авыл җирендә, Аллага шөкер, берничә өй аркылы торганнары да, күрше булып, бер-берсенең хәлен белеп, аралашып яши. Безнең Югары Баграж авылында - шулай. Башка авылларда да ут-күрше дигән сүзнең мәгънәсен онытмаганнардыр. Ут-күрше дигәне дә, шырпы булмаганлыктан, ут көйрәтергә күршеңә күмергә керү дигәннән алынган бит.

Ут-күрше үк булмасак та, "Күршеләр көне" белән бәйләп, авылдашым Евдокия Гончарова турында сөйлисем килә.

Аудатия түти туганым Маргарита Миронова белән

Аудатия түтигә бу тормышның кайгыларын да, шатлыкларын да шактый күрергә туры килгән. Быел октябрь аенда ул сигезенчә дистәсен тутыра. Үткән еллар аның маңгаен шактый сырласа да, Аудатия түти күңеле белән яшь калган. Башкаларның кайгысын кайгырышып, уңышлары өчен сөенеп яшәгәнгәме, аның борынын салындырып, "депрессиягә бирелеп" утырганын күрмисең. Һәрвакыт хәрәкәттә: әле генә бакчасында маташа, икенче юлы карыйсың - кемнеңдер хәлен белергә китеп бара. Үзләре йөри алмаганнарга кибеттән кирәк-ярагын ташый. Авыртып ятканнарның сызлауларын басар өчен, берәр кызыклы яки гыйбрәтле хәл сөйләп, күңелләрен күтәрә. Ире - Демьян дәдәй үлеп, алты бала белән ялгызы калганда, аның да кайгыларын шулай күтәрешүче кеше табылдымы икән? Баграж кардонында бердәнбер семья булып яшәгәндә, берәр ярдәм кирәк түгелме, дип, берәр кеше җылы сүзен әйттеме икән?

Аудатия түтинең үз авызыннан бер вакыйга турында сөйләгәнен ишеткәнем бар. Шулай, хуҗалыгында берьялгызы нидер эшләп ятканда, берничә яхшы машинага төялеп, бер төркем кешеләр килеп туктый. Сиксәненче еллар ахыры була ул. Киноларда күрсәтәләр бит бандит машиналарын, үз-үзләрен тотышлары да нәкъ шундый бандитларча иде, ди. Кардонга элек шунда яшәгән берәүне эзләп килгәннәр икән. Алар сораган кешенең гәүдәсен күптән түгел генә судан алганнар иде, үзе батканмы, суга атканнармы - билгесез, шул хәлләрне сөйләп бирдем, ди. Бераз таптангач, китеп барганнар. Аудатия түти үзе өчен түгел, балалары өчен нык курыккан шул чакта.

Ирсез булса да, өч ат, ике сыер, дуңгызлар асраган. Бервакыт: "Евдокия Гончарова Кардонда бер хуҗалык булып яши. Өч ат тота, уңган хатын," - дип, газетага язып чыгалар. "Бер атна вакыт үттеме-юкмы - атларымны урлап киттеләр, - менә шулай да була бит әле ул," - дип сөйләгән иде бервакыт.

Аудатия түтине каршыңа утыртып, керәшен җыруларын яздырып алырга иде, дип хыялланам. Я булмаса, берәр галимне китертеп, җырларын яздырттырасы иде. Нинди генә көйләрне, нинди генә җырларны башкармый ул. Элеккеге керәшен туйларын искә алып: "Хәзерге туйлар туймы инде ул, кара-каршы җыр белән үтә торганнары - туй дисәң дә туй," - дип, шул заманнарны сагына. "Без яшь чакта тормышлар авыр булса да, кеше, ничектер, күңелле яши иде. Бәйрәмнәрдә бер чәркә бөтен өстәлне әйләнеп чыга, эчемлеге дә бетми, җыры да бетми торган иде," - дип сөйли Аудатия түти.

"Бүгенгеләр әйбернең кадерен белми, шул эчемне пошыра. Элеккеләрне сөйләсәң, ышанмыйча торалар. Бәләкәй арба тартып, җәяүләп, утыз чакрымлы арага тоз, симәнә орлыгы алырга бара идек," - диюемә, оныгым: "Әби, нигә аны магазиннан кереп алмадыгыз соң, магазин бит якында гына," - дип гаҗәпләнә, ди. Менә шундый хәзерге балалар.

Өлкәннәребез берәм-берәм арабыздан китеп бара. Алар белән бергә, тормышның яме бетә. Минем өчен тормышның бөтен кызыгы - шуларны тыңлап, алар сөйләгәннәрдән гыйбрәт алып, акыл җыеп яшәүдә. Хөрмәтле авылдашларым, күрше-күләннәрем! "Күршеләр көне" белән Сезне. Барыбыз да дус булып, бер-беребезне хөрмәт итеп, исән-имин яшик!

Татьяна Миронова,

Зәй районы Югары Баграж авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев