Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Колышчы-Нариман арасы

13 нче декабрь санында "Туганайлар"да басылган "Кама елгасын кичеп" дигән мәкаләне укыгач, сезгә язарга булдым. Мин, Пасыева Роза Григорьевна, Мамадыш районы Владимир авылында туып үстем, Усали авылында гомер иттем. Түбән Кама районы Нариман авылында туганнарым бар икәнен беләм. Күңелем белән әллә ничә тапкыр шунда барып кайту хыялы белән яшәсәм дә,...

Минем балаларга, киләчәк буыннарга тормыш юлы белән дә, шәхесе белән дә үрнәк итеп куярлык әбием бар иде. 1888 нче елгы әбиемнең бертуганнары - Марҗый, Анна, Кәтүк, Алексей исемле кешеләр Колышчы авылыннан Нариманга күчеп киткәннәр. Әби ул авылның исемен "Ларибан" ди торган иде. Әбиемнең кыз фамилия-се Шалафаева булган. Кыз туганнары Шалафаева була алмый инде, газетада телгә алынган Шалафаевлар Алексей дәдәсенең балалары булырга тиеш дип, дулкынланып укыдым әлеге язманы. Белгәнебезчә, ул Ленин ордены белән бүләкләнгән мактаулы укытучы булган. Газетада язылган Настин фамилия-сен йөртүче кешеләр дә безнең туганнар булырга тиеш.

Әбиемнең бертуганы Шалафаев Алексей Николаевич үзенең гаиләсе белән

Олыгайган көндә туганнарны бик табасы килә. Бу ерак дәдәйләрнең, ерак түтиләрнең туганнары, оныклары әлеге юлларны укысалар, минем исемгә хат язсыннар иде. Әбинең тагын бертуган Денис дәдәсе репрессия корбаны булган. Аның оныкларын таптым, алар белән аралашам. Наримандагы туганнарым белән дә очрашып, күрешеп сөйләшә алсам, бик бәхетле булыр идем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: истәлекләр