Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Керәшен культурасына Эльмира кирәк

"Ватаным Татарстан" гәҗитенең 26 январь санында "Мактаулы исемнәр" дигән баш астында басылган язмага күз йөртеп чыктым. Анда вак кына хәрефләр белән бәләкәй генә урында "Музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбле Татарстан Республикасы дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе сәнгать җитәкчесе Кашапова Эльмира Вафа кызына "Татарстан Республикасының...

Соңгы вакытта керәшен культурасына багышланган әйберләрне, аларның гореф-гадәт, йолалары турындагы хәбәрләрне зур кызыксыну белән укып, күңелемә сала барам. Без бәләкәй чакта күрше авыллардан сабантуйга килгән керәшен кызларын күзләүләр, аларның матур итеп үз көйләре белән җырлауларын тыңлаулар сагындырамы, яшәгән саен, күңелнең нечкәрә баруы үзенекен итәме - нидәндер, белмим, керәшеннәргә кагылышлы хәбәрләр күңелемә аеруча якын. Аларны күз уңыннан җибәрмәскә тырышам. Моннан биш ел элек "Бәрмәнчек" керәшен дәүләт фольклор ансамбле төзелеп эшли башлаганын ишеткәч тә бик куанган идем. Вакыт үткән саен, "бәрмәнчекләр" сәнгать дөньясында үз урыннарын ныгыта, яңадан-яңа иҗади үрләр яулый баралар. Халык алдында үзеңне таныту, аның мәхәббәтен яулау ул җиңел эшләрдән түгел. Соңгы елларым сәхнә тормышы белән бәйле булганлыктан, мин моны бик яхшы аңлыйм. Фольклор ансамбленең художество җитәкчесенә дилбегәнең иң авыр башы тигәнен дә чамалыйм. Молодец, Эльмира сеңлем, сынатмыйсың, керәшен җырларының, керәшен моңының асылына төшенеп, аларны башкару осталыгын ансамбль артистларына өйрәтәсең. "Бәрмәнчек"нең үз концертларында булырга туры килмәсә дә, телевизордан күрсәткән чыгышларыннан ансамбльнең ни дәрәҗәдә остарганлыгы күренә. Моңа күңел бик сөенә.
Кешелек дөньясы матурлык төшенчәсенең асыл мәгънәсен югалта барган заманда яшибез. Культура байлыкларыбызны сакласак кына, кешеләр күңелендә матурлыкка урын калыр. "Бәрмәнчек"нең художество җитәкчесе Эльмира Кашапова менә шуны аңлап эш итә дә инде. Рәхмәт аңарга.


Рубис Зарипов,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре


Редакциядән. Соңгы вакытта Рубис абый Зариповның язмалары "Туганайлар" гәҗите битләрендә шактый басыла. Шундый тынгысыз җанлы бер зат инде ул Рубис абый. Керәшеннең олы җырчысы Раиса Тимофеева, танылган укытучысы Иван Тумреев язмышы да борчый аны. Шул ук вакытта татар дөньясы, телебез мәсьәләләре эчендә дә кайный. Дистәләгән шигырь, аларга көй язып ташлый, бер-бер артлы китапларын бастыра. Аның белән генә калмый, иҗатташ дусларын, якыннарын җыеп, иҗат кичәләре үткәрә. 26 февраль көнне Чаллы шәһәренең "Энергетик" культура йортында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рубис Зариповның "Моң дәрьясында" исемле концерты була. Кичә-концертта җырчы Илсөяр Зарипова, танылган баянчы Роза Тимофеева, виртуоз скрипкачы Илнур Абдуллин, "Болгар" җыр-бию ансамбле артистлары катнаша. Кичәне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева алып бара. Концерт 18 сәг. 30 минутта башлана. Җыр-моң яраткан һәммә кешене Рубис абый Зарипов шушы кичәгә көтеп кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фольклор Татарстан Ватаным Татарстан атказанган артист