Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Җиңүче берәү була!

Быелгы чибәрләр конкурсы гөрләп узды, иң чибәр кыз билгеләнде. Шулай булса да, укучыларыбыз конкурстан соң туган фикерләре, шикләре, тәкъдимнәре белән әле дә бүлешәләр. Шуларның икесе белән таныштырып үтәбез.

5 ел рәттән гел Мамадыш чибәрләре алып барды беренчелекне, быел да шулай булыр, дигән идем. Жюри быел, миңа калса, "справедливыйрак" булды. Миннән торган булса, беренчелекне Марина Карповага, икенчене Юлия Савельевага, ә өченчелекне Анастасия Степановага биргән булыр идем. Ләкин, жюрида миннән өлкәнрәк, остарак кешеләр бар, күбесе инде беренче ел гына да утырмый. Димәк, мин нәрсәнедер тиешенчә бәяләп җиткермәгән, шуңа нәтиҗәләр башка төрле булган. Кызлар бик молодцылар, барысы да менә дигән. Җиңүче берәү генә була, матур итеп җиңелә дә белергә кирәк! Быел булмаса киләсе елга булыр, көттереп һәм тир түктереп килгән җиңү кадерлерәк тә, тәмлерәк тә була, ди!

Светлана Иванова, Кукмара

Җөридәге Питраудан кайттым да кулыма ручка алдым әле. Ел саен комиссия килгәнче үк, алгы рәтләргә барып утырып, "Керәшен чибәре" конкурсын карыйм мин, ел саен күңелдә төер кала. Кайбер фикерләремне язып җибәрергә булдым.

Урыннар бүленеше канәгатьләндермәде. Татарча белмәгән, әдәбият буенча кул күтәреп, бер сорауга җавап бирмәгән Чиләбе кызына беренче урын бирү күңелдә төер калдырды. Төп таләп - тел белү булырга тиеш. Телебез булмаса, руслашып бетәбез бит.
Икенче урынны алган кыздан да күбрәкне көткән идек. Өченче урынны алган якташымны өченче урынга калыр дип уйламаган идем. Чиләбедә яшәп, консерваторядә укып, Мәскәүдә җырламаган килеш беренче урынга чыгып булмый икән. Монда авылдан чыккан, үз телебездә сөйләшкән, йолаларыбызны сакларлык кызлар катнашсын иде.

Мария Степанова, Мамадыш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев