Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Елата да, елмайта да торган китап

Кулыма священник Димитрий Сизов төзегән «Письма кряшен Н. И. Ильминскому» дигән китап килеп керде. Игътибар белән укып чыктым. Керәшен халкы, аны халык буларак саклап калу өчен Николай Ильминский, Василий Тимофеев кебек гаҗәеп зур, саллы, русча әйтсәк, колоссаль хезмәт куйган кешеләр турында үземне шактый гына хәбәрдар дип саный идем. Бу китап...

Монда бирелгән хатларның эчкерсезлеге, йомшаклыгы, шул ук вакытта эшлекле булуы хат авторларының Н. Ильминскийга (шулай ук В. Тимофеевка) хөрмәтен күрсәтә. Хатларда кеше язмышы да, халык тормышы да, җан сафлыгы, күңел халәте дә ярылып ята. Кайберләрен укыганда күздән яшь килә, эчкерсез елмайта торганнарына да юлыгасың. Кызганыч, китап авторы бу хатларның шактые югалганлыгы турында да яза.

Священникларның Николай Ивановичка ничек дәшүләренә генә күз салып чыксак та, хөрмәтнең ни дәрәҗәдә югары булуын аңлыйсың: "Научающий меня добру Николай Иванович", "Ваше высокопревосходительство", "добрейший", "предобрейший", "Его превосходительство господин директор", "добрейший благодетель", "отец мой дорогой", "наставник мой изначала", "истинный отец мой", "святый отец наш", "милостивый государь"...

Хатларга күз салсак, (шунысын да күрәбез), хат авторлары курку, яисә ясалма хөрмәт белән генә язмаган, уку-укыту, чиркәү мәсьәләләре, төрле проблемалар күтәргәннәр. Үз тормышлары, кызыклы вакыйгалар, төрле яңалыклар турында укытучыларын үз аталарыдай күреп, якын итеп язганнар, хәл-әхвәл дә белешкәннәр, тормыш-көнкүрешкә дә кагылганнар.

Тарих фәннәре кандидаты А.В. Фокин хатларга күзәтү, фәнни билгеләмәләр белән тирән анализлы кереш сүз язган.

Керәшен халкының тарихы, аның дине, тормышы белән кызыксынучылар, халык язмышында тирән эз калдырган кешеләр турында белергә теләүчеләр китапны берсүзсез укып чыгарга тиеш, дип уйлыйм мин.

Священник Димитрий Сизов бу олы хезмәте өчен зур рәхмәткә лаек. Булдыра алган хәтле халкыбызга хезмәт итәргә булышсын Сезгә Ходаебыз. Бик олы эш башкаргансыз. Куйган тырышлыкларыгыз халыкка хезмәт итсен!

Лидия Пасыева,

Мамадыш районы Усали мәктәбенең тарих укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев