Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Әби назы җитәме?

Без Оренбург өлкәсендә яши идек. Әти-әнием бу якларга чирәм җирләр үзләштерергә дип килгән. Мин шушында туганмын.

Мама мине татарча сөйләшергә өйрәтеп үстерде. Шигырьләр, җырлар өйрәтә иде. Кичләрен «...Ак калфакның табылган чагы, туганнарның сагынган чагы...» дип шулкадәр моңлы итеп җыр сузар иде. Еш кына тәрәзә буена басып, тавыш-тынсыз гына күз яшьләре түккәнен дә хәтерлим. Кечкенә булсам да аның сагышланганын, туган төбәген, туганнарын сагынуын аңлый идем. Мама сүз чыккан саен папаны туган якларга кайтырга үгетли, ә папа, нигез кузгатып йөрмибез, дип каршы килә. Ахрысы, мама аны ничек күндерә алгандыр, белмим, мин беренче класска керәсе елның җәендә, без төянеп, Казанга күчеп кайттык. Папага эш урыныннан биргән кечкенә генә бүлмәгә урнаштык. Мама янәшәдә генә булган балалар бакчасына пешекче булып урнашты. Туган якның суы килештеме — безнең семья тагы да артты: бер-бер артлы ике энем туды. Озакламый безгә зур, якты квартира бирделәр. Мамадышта ялгыз гомер кичерүче Начтук әби дә безгә еш кунакка килә башлады. «И, килен, бөтенесе берүзеңә, бер ярдәмчең дә юк бит», — дип бер килгәч айлар буе торып китә иде. Ул квартирабызны да бик яратты, мамага карата да яхшы булды. Исеме «каенана» булса да, аны үз кызыдай якын күрде, киңәшче булды. Ягымлы теле, йомшак табигате өчендер, без, балалар, аның килүенә бик шатлана идек. Гадел холкы белән әбиебез маманы кызу канлы пападан яклый торган иде.

Җәйге каникул вакытын аерата көтеп ала идем. Чөнки үз йорты белән яшәүче Начтук әбиебез янына кайтудан да зуррак бәхет юк кебек тоела иде. Аның белән яшелчә бакчаларында «казынулар», тавыклар ашату, сулар алып кайту — барысы да күңелле мәшәкать булып күңелгә сеңеп калган.

Шул елларны искә төшерәм дә, бүгенге көндә үсеп килүче нарасыйларыбызга әби-бабай җылысы, акыллы киңәшләре җитмидер кебек тоела миңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев