Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Нигә Село-Чура авылы икегә бүленде?

Кукмара районы Село-Чура авылыннан редакциягә хат килде.

Дошман күзе тиде бугай

Без матур сөйләргә өйрәнмәгән инде, шулай да, фикеребезне кәгазьгә язып җиткерергә булдык. Авылыбызда, ягъни Село-Чура авыл мәктәбендә булып узган хәлләр кулга каләм алырга мәҗбүр итте.

Директорны алыштырганнар, дип, балалар мәктәптән бик борчылып кайттылар. Директор үзе больницада булган. Кеше авыру булу да бу адымнан туктатмаган. Ул бит инде 25 ел анда эшләгән кеше. Балалар төрле ярышларда алдынгы урыннар, дипломнар алып кайталар иде. Ул эшләгән дәвердә шушы мәктәптән танылган җырчы да, атказанган театр артисты да, шактый гына җитәкчеләр дә чыкты. Әллә кая барасы юк, без үзебез дә хәтерлибез әле, мәктәпнең кайсы җирендә идәне сынып, берәр бала төшеп китмәс микән, спортзал түшәменең штукатуркасы берәр бала башына төшмәсә ярар иде, дип курыккан чаклар күп булды. Без ул мәктәптә укыган елларда зур класс­ лар, кечкенәләргә игътибар да бирмичә, коридор буйлап чабышалар иде. Ә хәзер мәктәпкә керсәң тәртип, чисталык, балалар кайнамый, яхшы ремонт ясалган. Килеп керсәң, күңел сөенә.

Анатолий Николаевич Афанасьев эшли башлаганда, мәктәптә балаларны ашату да юк иде (башка мәктәпләрдә булса да). Ул кергәнче бер директорга да бу кирәк булмады, үзебез шунда укыгач, без моны яхшы беләбез. Анатолий Николаевич моны да җайлап җибәрде. Яшелчә, бәрәңге сакларга коллективтагы ирләр белән баз казыдылар. Мәктәп территориясенә кирәксә-кирәкмәсә төрле транспорт кереп ишек алдындагы футбол площадкасын ергычлап бетерә иде, ә яңа директор, үз чиратында, ике якка тимер капка ясатып, бикләп куйды. Санап китсәң, эшләгән эшләре бихисап. Әле бит без анда килеп-китеп йөрүчеләр генә. Бу безгә күренгәне, күлнең бер тамчысы гына. Ә монда җитәкченең роле бик зур.

Без Анатолий Николаевичка үзебезнең йөрәктән чыккан чын ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Ул авылыбызда күпләребезгә үрнәк булырдай семьяда тәрбияләнгән кеше. Нинди эшкә тотынса да, булдыра. Мактану да хас түгел аңа. Кешенең яхшы эшләренә күз йомарга була, тик без аның булдырганын танымый кала алмыйбыз. Әле аңа рәхмәтле кешеләр бер без генә түгел, алар да язып чыгарга мөмкин.

Соңгы елларда мәктәбебезнең төзеклегенә, тышкы кыяфәтенең матурлыгына куанып, директорыбыз Анатолий Афанасьевның чын хуҗаларча идарә итүенә сөенеп, үзебез укыган мәктәпкә карата горурлык хисләре кичерә идек.

Нинди дошманның күзе тигәндер, чөнки узган ел май аенда авыл җирлеге җитәкчесе булып күп еллар әйбәт кенә эшләп килгән Андрей Афанасьев та (Анатолийның энесе) нишләптер эшеннән китте. Аның да эшләгән эшләре авылдашларның күз алдында. Бу ике егеткә, молодцы, дип әйтәсе килә.

Берегез 25 ел буена мәктәп директоры булып, икенчегез 10 еллап авыл җирлеге җитәкчесе булып эшләдегез. Җиңел булмагандыр, авыр булса да, сиздермәдегез. Эшләгән дәверегездә яраткан авылыбызның йөзенә кызыллык китермәдегез. Тагын бер кат рәхмәт сезгә. Сезне һәрчак хөрмәт итеп:

авылдашларыгыз һәм әти-әниләр.

Дошман күзе кемгә тигән?

Әлеге хат газетабызда басылып чыккан соң, редакциябезгә тагын Село-Чура авылыннан мондый эчтәлекле хат килде.

"Авылда хәбәр, чыннан да, тиз тарала. Директорны алыштыру чираттагы яңалык булгандыр.

Село-Чура авылы мәктәбендә 25 ел гына түгел, 30, 40 ел буе безне укыткан укытучы абый, апаларыбыз эшләп чыккан. Газетка язып мактанганнары да юк, аларны мактап язучылар да юк, экрен генә үз көйләренә яшәп яталар. Афанасьев 25 ел директор булып эшләгән дә - зур эшләр башкарган, имеш. Эшләгән икән - булдырган, төп эше шул булган бит.

Мактаганнар да мактаганнар, йөрәктән чыккан чын ихлас рәхмәтләрен директорга гына белдергәннәр, андагы укытучылар, башка эшчеләр бер нәрсә эшләмәгәннәр булып чыга. Мәктәп үз урынында бит, аңа карата горурлык хисләрен хәзер дә кичерегез. Без дә узып барышлый сокланып карап йөрибез. Төзек- легенә, тышкы кыяфәтенең матурлыгына гына түгел. Шунда хезмәт куйган җитәкчеләребезне, укытучыларыбызны искә төшерәбез. "Молодец" дип әйтерлек егетләр шактый алар, бер А. Афанасьев гына түгел. Мәктәпне салдырган, күп еллар директор булып торган С.Н. Федоров, шулай ук директорлар Х.Ф. Айсин, Ә.А. Хәйруллин, В.Г. Касимовларның эшләре дә "молодцы" диярлек.

25 ел директор, 10 ел авыл җирлеге җитәкчесе булып торган абыйлы-энеле Афанасьевларның гына эшләрен күргән кешеләр, ялгышасыз. Андый сез мактаган егетләр күк ирләр күп безнең авылда.

Күпме язсак та, сүз бетмәс. Безне бары тик бер сорау борчый. Шундый уңган, булган директорның ничек дошманы булды икән? Дошман күзе тиде бугай, дигәннәр бит.

Хөрмәт белән, битараф булмаган авылдашлар"

Шулай диелгән "Дошман күзе тиде бугай" дигән исем астында басылган хатка килгән җавапта. Озак еллар эшләп киткән кешегә рәхмәт әйтүнең гаебе юк иде, безгә калса. "Бу ике егеткә (дәдәле-энеле Афанасьевларга - ред.), молодцы, дип рәхмәт әйтәсе килә. Берегез 25 ел буе мәктәп директоры булып, икенчегез 10 еллап авыл җирлеге җитәкчесе булып эшләдегез. Җиңел булмагандыр, авыр булса да, сиздермәдегез. Эшләгән дәверегездә яраткан авылыбызның йөзенә кызыллык китермәдегез. Тагын бер кат рәхмәт Сезгә. Сезне һәрчак хөрмәт итеп: авылдашларыгыз һәм әти-әниләр", - дип язылган иде.

Өлкәннәр бәхәсләшкәндә, укучыларга нишләргә?

25 ел буена директор булып эшләү чорында Анатолий Афанасьевның игелекле эшләре күрсәтелгән, хатта аларга тукталып, шуның өчен рәхмәт әйтелгән. Әлеге рәхмәт хатының басылып чыгуы, ни хикмәттер, кайберәүләрнең ачуын китергән. Алар хат авторлары һәм бертуган Афанасьевлар адресына үпкә сүзләре тезеп җибәргәннәр. Имеш, башкалар эштән киткәндә, мондый рәхмәт сүзләре бастырылмаган. Кызык кына килеп чыга: ә нигә соң ул рәхмәт сүзе әйтелмәгән? Нәкъ менә шушы кешеләр җиткерергә тиеш булгандыр бит инде ул сүзләрне. Хөрмәтләп, олылап йөргән укытучыларыгыз, директорларыгыз бар икән, рәхмәт хисен нигә ишеттермәскә - язып җибәрегез. Моның өчен Сезне берәү дә гаепләмәс (Сез үзегез башкаларны гаепләсәгез дә). "Туганайлар" коллективына Село-Чура авылы кешеләре дә, мәктәп коллективы да шактый таныш. Ул якларда бер тапкыр гына булмадык. Барган саен, кешеләренә дә, тормышларына да, укучыларының уңышларына да сөенеп кайтабыз, башкаларга аларны үрнәк итеп куябыз. Директорны алганнар икән, дигән хәбәрне ишеткәч, һәм менә шушы хатлардагы каршылыклы фикерләр белән танышкач, аптырашта калдык. "Дошман күзе тиде бугай" дигән сүзләрне бертуган Афанасьевларга карата гына түгел, ә Село-Чура авылына карата әйтергә туры килә түгелме? Чыннан да, "дошман күзе тиде" микәнни соң?! Әллә мин-минлек, көнчеллек чиренә юлыктыгызмы? Алай булса, бик кызганыч...

Сезгә олы хөрмәт белән, редакция исеменнән:

Мария МАРТЫНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев