Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конверт эчендә хат

Ак күңелле Ак тутабыз

Әтиебез Николай Тимофеевның бердәндер сеңле­се Пелагея Ивановна Ми­хайловага быел март аен­да 70 яшь тула. Ул безнең яраткан Ак тутабыз.

Без, Тимофеевлар нәселе, чыгышыбыз белән Мамадыш районы Түбән Әрнәш авылын­нан. Кызганычка каршы, авылы­быз таралып бетте диярлек. Кырык елдан артык инде Балык Бистәсе районының Маслов­ка авылында яшибез. Туган авылыбызга сирәк булса да, әби-бабайларның каберләре өстенә кайткалыйбыз. Ак түтей белән Илья җизни авылыбызга ешрак кайталар. Авылдашлар­ның хәлен белеп, булган яңалы­ кларны безгә җиткереп торалар.

Моннан шактый еллар элек Михайловр Масловка авылыннан йорт сатып алдылар. Кышын, җәен атна саен кайтып ял итәләр. Аларның яллары - эш инде. Зур бакча утыртып, күр­ше-күләннәр белән аралашып, тату яшиләр. Ак түтей белән җизнәбез Илья Васильевичны бар Масловка кешесе хөрмәт итә. Бакчаларында нәрсә генә үсми аларның. Ә чәчәкләрнең ниндие генә юк...

Ак түтабыз бала чактан ук бик тапкыр һәм төрле яктан та­лантлы булды. Без - балалар, барыбыз да Албай мәктәбендә белем алдык. Укытучыларыбыз Ак түтейнең дәрес дәфтәрләрен безгә үрнәк итеп күрсәтәләр иде. Мәктәптә алдынгы укучы­ларның берсе буларак, 5 нче класста укыганда ук ул район гәҗитенә үзенең мәкаләләрен язып торган. Мәктәп балалары белән концертлар оештырып йөрүче дә ул булган. Клубларда узган концертларга, аның моңлы тавышын тыңларга олы яшьтә­ге авыл хатыннары да килмичә калмаганнар.

Ак тутабыз бүгенге көндә дә бик актив кеше. Җизни белән 50 елдан артык бергә чөкердәшеп бик тату яшиләр. Өч ул үстер­деләр, 4 оныклары бар. Кеше өчен, туганнар өчен бик ярдәм­ челләр. Ак түтей без сине бик ярата­быз. Алга таба да авырмыйча, балалар рәхәте күреп, кайгы-хәсрәтсез тигез, бәхетле гомер итәргә язсын иде сиңа.

Зоя СӘЙФЕТДИНОВА,

Валентина СӘГЪДИЕВА,

Балык Бистәсе районы, Масловка авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев