Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурска

ЯҢА ЙОЛДЫЗЛАР КАБЫНДЫ

5 февраль көнне Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында "Туым җондозы" - 2014 конкурс-фестиваленең йомгаклау туры узды. Анда республиканың ун шәһәр һәм районыннан, Россиянең өч регионыннан килгән 200 гә якын конкурсант катнашты. "Туым җондозы" конкурс-фестивале быел алтынчы тапкыр үткәрелде. Фестивальнең мәйданы (географиясе) елдан-ел киңәя: Башкортостан, Удмуртия, Чиләбе өлкәләреннән катнашучылар өстәлә бара....

5 февраль көнне Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында "Туым җондозы" - 2014 конкурс-фестиваленең йомгаклау туры узды. Анда республиканың ун шәһәр һәм районыннан, Россиянең өч регионыннан килгән 200 гә якын конкурсант катнашты.

"Туым җондозы" конкурс-фестивале быел алтынчы тапкыр үткәрелде. Фестивальнең мәйданы (географиясе) елдан-ел киңәя: Башкортостан, Удмуртия, Чиләбе өлкәләреннән катнашучылар өстәлә бара. Бу безне бик сөендерә, билгеле. Конкурсның максаты - керәшен җыруларының иң яхшы үрнәкләрен саклап калу һәм пропагандалау. Моңарчы ишетелмәгән, кемнеңдер хәтерендә генә сакланучы җыруларны табып алу, үзгәрешләр кертмичә ничек бар шулай башкару.
Халыклар дуслыгы бинасы иртәдән балалар тавышыннан гөрләп торды. Менә алар - бүгенге бәйрәмнең төп геройлары. Кайсы җырын кабатлый, кайсы өстендәге киемен рәтли, кайсы бина белән танышып йөри, истәлеккә диеп фотога төшә. Аерым бер дулкынлану белән конкурс узасы катка күтәреләбез, сәхнә артына күз салабыз. Үзләрен ничек хис итәләр икән, каушыйлар микән? Әлеге сорауны юлыбызга беренче булып очраган Лада Петровага бирдек. Лада Удмуртия республикасының Грахово районыннан килгән, Алабугада узган сайлап алу турында "Фольклор эстрада вокалы" номинациясе буенча финалга үткән иде.

Удмуртиядән Лада Петрова


- Юк, каушамыйм. Үземә ышанам. Мин бу җырым белән күп тапкырлар чыгыш ясадым инде. Үзебездә үткән "Две звезды" конкурсында да җиңү яуладым. Барысы да әйбәт булыр дип уйлыйм, - ди кыз, кыю гына.
Әйе, без дә шулай булырына ышанып, өметләнеп калабыз. Икенче әңгәмәдәшчеләребез ерак юлларны якын итеп килгән Чиләбе кунаклары - нагайбак кызлары иде.
- Кызлар, ничек килеп җиттегез? Юллар авыр булмадымы? Нинди җырулар алып килдегез?
- Юлның авырлыгын сизмәдек. Бик киләсебез килеп килдек. Арабызда "Айбагыр" лагеренда ял иткән кызларыбыз да бар бит. Аларның дусларын, танышларын бик күрәселәре килде. Алып килгән номерыбыз - кышкы кичтә кызларның җырлап, чигү чигеп кич утыруларыннан бер күренеш. Аны бөтен авылыбыз белән өйрәндек...
Сәхнәгә берсе артыннан берсе башкаручылар менә торды.
Дәрәҗәле жюри членнары кайсын мактады, кайсына киңәшләрен бирде, төзәтмәләр кертте.
Нагайбак кызларының (алар "Фольклор ансамбль" номинациясендә катнаштылар) "Үсә-үсә кыз бала", "Гөмбәй буе" җыруларындагы сүзләрнең нәкъ керәшенчә яңгырашы гаҗәпләндерде. Телебезне үзгәртмичә саклап кала алганнары өчен сөендек.


Чиләбедән "Нагайбачки" фольклор коллективы

Теләче районыннан килгән "Сүрәкә" фольклор ансамбле Олы көн бәйрәменнән күрсәткән өзек бала чактагы Олы көнне әниемнең күрше малаен шулай мендәргә утыртуын, киләсе елга да беренче булып кер яме, дип озатканын исемә төшерде. Өйгә ул көнне беренче булып ир кеше, малай кергәнне яраталар бит...
Йомгаклау туры балалар, үсмерләр һәм яшьләр төркемнәре арасында алты: "Этник вокал", "Халыкчан вокал", "Фольклор эстрада вокалы", "Фольклор ансамбль", "Вокаль дуэт", "Инструменталь ансамбль" номинациясендә узды. Шулардан барлыгы 23 номер-чыгыш сайлап алынды. Җиңүчеләргә кичен Гала-концертта чыгыш ясау мөмкинлеге бирелде. Шунда лауреатларның исемнәре аталачак һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Кичен Казан тамашачысы конкурс нәтиҗәләрен белергә, сайлап алынган җырларны тыңларга Филармония концертлар залына җыелды.
Яшь артистларыбызның чыгышларын тамашачылар бик җылы кабул итте. "Балдырган" фольклор ансамбленең иң кечкенә җырчысы Вадим Бичарин "күтәреп алып" җырлавы белән бөтен залны көчле алкышларга күмдерде. Вадим Бичарин белән Никита Русовны котлап (Никитага бүген, Вадимга иртәгә 5 яшь тула икән бит, шуны да искә алып) бүләкләрне 2013 елның "Питрау чибәре" Елена Чулакова тапшырды. Көне буе конкурста йөреп, кич сәхнәгә халык алдына чыгарга көчләре калган, күзләреннән очкыннар чәчеп торган балаларны күрүгә бер соклансак, икенче, аларның хезмәтләрен бәяләп бирелгән бүләкләргә сөендек.

Кайбычтан биш яшьлек Никита Русов

Конкурс-фестивальне оештыручыларның конкурсантларга махсус бүләкләре дә әзерләнгән иде. "Бәрмәнчек" керәшен ансамбленең Диана Мишкина истәлегенә махсус бүләге Диана Черновага (Тукай районы); Керәшеннәр һәм нагайбаклар тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге бүләге - Юлия Макаровага (Кайбыч); "Туганайлар" газетасыныкы (монысы инде бигрәк тә мөһим, җиңүчене үзебез сайлаштык) - Лада Петровага (Удмуртия); "Бәрәкәт" керәшен яшьләр оешмасы үз бүләген "Балдырган" (Кайбыч районы) фольклор ансамбленә тапшырды.
"Иң яхшы этник костюм" номинациясенә Юлия Макарова, "Иң яхшы аутентик башкару" номинациясенә Казанның "Идел буе балалар сәнгать мәктәбе фольклор коллективы", "Сәхнә осталыгына тартылу" номинациясенә Субаш авылыннан "Сүрәкә" фольклор ансамбле лаек дип табылды.
Конкурсның иң түземсезләнеп көткән өлешенә җиттек. Кемнәр алар быелгы "Туым җондозы" кабызган йолдызлар?
"Этник вокал" номинациясе буенча балалар төркемендә үзешчәннәр арасында Диана Чернова, үсмерләр төркемендә үзешчәннәр арасында Диана Леонтьева, үсмерләр төркемендә профессионаллар арасында Лилиана Хайбуллова, яшьләр төркемендә профессионаллар арасында Альбина Хадеева беренче урыннарга лаек булды.
"Халыкчан вокал" номинациясе буенча үсмерләр төркемендә үзешчәннәр арасында Земфира Ситдикова, үсмерләр төркемендә профессионаллар арасында Ольга Бачкова, яшьләр төркемендә үзешчәннәр арасында Резидә Әмирова, яшьләр төркемендә профессионаллар арасында Элиза Ширванова җиңүче дип табылды.
"Фольклор ансамбль" номинациясе буенча җиңүне балалар төркемендә үзешчәннәр арасында "Питрау" фольклор коллективы, үсмерләр төркемендә профессионаллар арасында "Айбагар" фольклор коллективы, яшьләр төркемендә үзешчәннәр арасында "Нагайбачки" (Чиләбе) фольклор ансамбле, яшьләр
төркемендә профессионаллар арасында "Җомга көн" татар-фольклор ансамбле яулады.
"Вокаль дуэт" номинациясе буенча үсмерләр төркемендә үзешчәннәр арасында Елена Кириллова белән Денис Михайловлар, яшьләр төркемендә профессионаллар арасында Ольга Рыцева белән Елена Васильева (Башкортостан) иң яхшылар дип табылды.
"Инструменталь ансамбль" номинациясендә яшьләр төркемендә профессионаллар арасында "Җанагай" инструменталь ансамбле җиңде.
Гран-прига быелгы конкурста яшьләр төркемендә чыгыш ясаган профессионаллар арасыннан Лилия Зиганшина белән Ләйсән Хафизова дуэты лаеклылар дип табылды.

Республика керәшен оешмасы җитәкчесе Иван Егоров

Гран-при ияләрен бүләкли


Гран-приның үзешчән башкаручыларга түгел, ә профессиональ башкаручыларга эләгүе аз гына күңелне төшерде төшерүен. Үзешчәннәр белән профессионаллар арасындагы аерма нык сизелә шул. Тик шулай да...
Быелгы алтынчы фестиваль-конкурс тәмамланды. Шушындый бәйрәм уздырганы өчен Мәдәният министрлыгына, Республика керәшен оешмасына, шәһәр, район җитәкчеләренә, оештыру группасына рәхмәт әйтәсебез килә. Киләсе елгы конкурста катнашучылар саны тагын да артсын, алар уңышлары, ачышлары белән сөендерсеннәр иде.

Евдокия ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев