Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурска

Урал карендәшләребезнең дә уңышлары мулдан

«Минем көзге уңыш» конкурсыда Ижевсктан да катнаштылар, үзләренең мул уңышлары турында безгә дә язып җибәрделәр укучыларыбыз.

Быел Уралда да җиләк-җимеш үсетрерлек әйбәт һава торышы булган. 

Мөгаен, Урал карбыз-дынялары турында бик азлар гына ишеткәне бардыр. Бу гаҗәп тә түгел, чөнки Урал өчен ачык грунтта андый җиләк-җимешләр үстерү,  кыярлар яки ташкабаклар үрчетүдән аермалы буларак, хас түгел. Ә менә безнең уңган-булган карендәшләребез үстергәннәр! Сере нинди икән?

«Сер юк, үсентеләрне үстердек һәм ачык түтәлгә чыгарып утырттык. Су сибеп тордык, артык мыекларын алдык. Нәтиҗә буларак бик тәмле, баллы җимешләр үсте», –  дип сөйләде укучыбыз Галина Ахмадишина. 

Галина сүзләренчә, дыня һәм карбыз гына түгел, быел виноград та, яшелчәләре дә бик уңган! 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев