Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурска

"Туым җондозы" йолдызлар эзли

Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжы "Туым җондызы" конкурс-фестиваленең зона сайлап алу турын үзендә оештырырга теләк белдергән иде. Шул сәбәпле, 16 январь көнне өч район: Алабуга, Менделеевск һәм Мамадыштан килгән керәшен җырын яшь башкаручылар Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжының " Кама" уку театры бинасына җыелдылар. Узган елгы "Туым җондозы" фестивалендә "Гран-при"...

Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжы "Туым җондызы" конкурс-фестиваленең зона сайлап алу турын үзендә оештырырга теләк белдергән иде. Шул сәбәпле, 16 январь көнне өч район: Алабуга, Менделеевск һәм Мамадыштан килгән керәшен җырын яшь башкаручылар Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжының " Кама" уку театры бинасына җыелдылар.

Узган елгы "Туым җондозы" фестивалендә "Гран-при" алган "Бигәшкәй" фольклор ансамбленең (Менделеев районы Гришкино мәктәбе) җитәкчесе Валентина Мамакова быелгы конкурска ике укучысын алып килгән.

Колледжның "Айбагар" фольклор ансамбле һәр елны бу конкурс-фестивальдә катнашып, лауреат исеме алып килә. Биш ел элек оешып киткән бу ансамбльдә быел яңа состав - беренче курс студентлары. "Питрау-2012"дә "Керәшен чибәре" титулына ия булган Мамадыш районы Владимир авылы кызы Ольга Бачкова да шушы ансамбльгә йөри. Тугызынчы классны тәмамлап, колледжның вокал бүлегенә укырга кергән.

- Кеше ишетмәгән җыр булсын иде, дип теләдем. Белсә, ул белер, дип, сигезенче дистәне ваклап килүче Кәтүш әбигә бардым. Ул миңа үзебезнең "Владимир авылы көе"н өйрәтте. Аны әле сәхнәдән берәүнең дә җырлаганы юк, - ди Ольга.

Алабуга районы Шүрнәк этнокультуралы мәктәбеннән килгән "Асыл бизәкләр" фольклор ансамбленең дә "Туым жондозы"нда беренче катнашуы.

Сайлап алу турында барлыгы унбер конкурсант катнашты. Дөресен әйтергә кирәк, "плюс"ларга караганда, "минуслар" күбрәк булды. Күпчелеге шушы көнне кич Алабуга Культура сараенда булачак "Бәрмәнчек" концертында чыгыш ясау хокукы алдылар. "Фольклор ансамбль" номинациясендә Мамадыш районы Владимир урта мәктәбеннән килгән дуэт (Денис Михайлов һәм Елена Кириллова), Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжының "Айбагар" фольклор ансамбле, "Халык вокалы" номинациясендә шул ук ансамбльнең солисткасы - Ольга Бачкова, "Фольклор-эстрада вокалы" номинациясендә - Удмуртиядән килгән Лада Петровалар I дәрәҗә дипломга ия булып, финалга уздылар.

Әлеге сайлап алу турының Алабуга мәдәният һәм сәнгать колледжында узуы очраклы түгел. Чөнки бу уку йорты халыклар сәнгате һәм культурасын, җирле традицияләр нигезләрен яшь буынга җиткерүче база булып тора. Уку-укыту бүлеге җитәкчесе Валентин Митрофанов авылларда, төбәкләрдә шушы эшне алып баручы ансамбль җитәкчеләренә зур рәхмәтен җиткерде һәм балаларны тугызынчы класстан соң бирегә укырга килергә чакырды.

Кайбыч районының Мәлки авылында "Туым җондозы" конкурсына алдан һәм бик ныклап әзерләнгәннәр. "Бәрмәнчек" ансамбле дә киләчәк, конкурсантлар да күп, сыймаслар дип, Культура йортының сәхнәсен зурайтып, яңадан ясаганнар! 18 январь көнне монда чын мәгънәсендә бәйрәм булды. Шулай булмый тагы, күптән түгел Петербургта "Мәлки керәшеннәре җыры" китабын чыгарган галимә Наилә Әлмиева, ерак араларны якын итеп, үзе килгән! "Бәрмәнчек" ансамбле дә, шул альбомнан Мәлки керәшеннәре җыруларын өйрәнеп, зур бүләк әзерләгән. Авторитетлы жюри алдында Мәлки керәшеннәренең йөзен дә саклап калырга кирәк бит әле, чөнки моңа кадәр узган төбәкләр белән чагыштырганда, биредә бары тик Кайбыч районы гына катнаша һәм алар үзләрен югары дәрәҗәдә күрсәтергә тиеш! Һәм күрсәттеләр дә. Моңа кадәр булган төбәкләрдә берничә районнан җыелган конкурсантлар саны 10-15кә җиткән булса, кайбычлылар үзләре генә 19 конкурсант әзерләгән! Шуларның 9ы конкурсның икенче турына узу кайбычлыларны районнар арасында беренче урынга чыгарды. Солистлар Марина Тараканова, Диана Леонтьева, Юлия Макарова матур тавышлары белән сокландырса, "Балтырган" коллективы зал тулык тамашачының күңелен күтәрде. Инде узган ел Казан тамашачысының күңелен нечкәрткән "Бәләкәч" ансамбле дә өр-яңа репертуар әзерләгән. Конкурсның ачышы 5 яшьлек Никита Русов булды.

Геннадий МАКАРОВ, жюри председателе, фольклорчы, Казан дәүләт консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыка кафедрасы доценты:

- Алтынчы тапкыр уздырылучы керәшен җырын яшь башкаручылар конкурс-фестивалендә беренче елларны эстрада варианты буенча гына чыгыш ясалса, соңгысында "этник вокал" һәм "халык вокалы" номинацияләре булдырылды. Аларның аермалары н әрсәдә? Элек әби-бабаларыбыз ничек җырлаган, шулай итеп, берни дә үзгәртми җырлау - этник вокал була. Әгәр тавышның вокал куелышын өстәп башкарсаң, ул халык җырына әверелә. Ә эстрада җыры - заманча башкару, дигән сүз. Билгеле, болар арасында "этник вокал" беренче урында тора. Чөнки, безнең төп максат та бит нәкъ менә элекке буын традицияләрен, моңнарын, яңалыклар өстәмичә, ничек бар шулай истә калдыру, үзебезнең этник йөзебезне саклау. Балаларыбыз аны отып алса, киләчәктә үз балаларына да өйрәтәчәк. Әйдәгез, калган фестивальләрдә җырларга, ишетергә күнеккән, җиңел башкарыла торганнарны түгел, үзебезнең авылныкы,
төбәкнеке булган җырланы җырлап, бер-беребезне сөендерик.

Виталий АГАПОВ, Татарстан Республикасының халык артисты:

- Керәшен балаларымы, түгелме - керәшен җыруларын өйрәнеп, конкурста катнашырга теләк белдерүчеләргә, без рәхмәтле генә. Аннары, халык җырларын эстрада рәвешендә башкарганда, аның матурлыгы, характеры, темасы югалмасын иде. Шушы юнәлешне сайлагансыз икән, чыгышыгызны үзебезгә хас итеп матурлагыз, халыкчанлыкны югалтмыйча, эстрадага яраклаштырыгыз. Безнең җырлар башка милләтләр эстрадасы белән беррәттән, чит ил сәхнәләрендә дә яңгырарга тиеш.

Эльмира КАШАПОВА, "Бәрмәнчек" Дәүләт керәшен фольклор ансамбленең художество җитәкчесе:

- Республика конкурсы булгач, аның дәрәҗәсе дә зур, дигән сүз. Шуңа күрә, аңа әзерлек тә тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш. Ике-өч көн эчендә өйрәндек, дигән сүзләр ишетелгәләде. Мондый җитди конкурска ике-өч көн түгел, кимендә, ике-өч ай алдан әзерләнә башлау кирәк. Жюридагыларга "Кайсысын сайлыйк икән?.." дип аптырап түгел, киресенчә, бәхәсләшә-бәхәсләшә эшләрлек, "Менә ичмасам!" дип сөенеп утырырлык булсын. Шунысын да әйтәсе килә: акча түгеп ясаткан яки Интернеттан алган фонограммалар булмасын иде. Никадәр табигыйрак - шулкадәр яхшырак. Бер үк язмаларны бөтен җирдә тыңлап, ишетеп арыдык.

Георгий ИБУШЕВ, Татарстан Республикасының халык артисты:

- Керәшеннәрдә кайбер авазлар башкача әйтелә, үзебезгә генә хас сүзләр дә күп. Менә шулар җырларда да яңгыраса, бөтенләй башка төсмер булыр иде. Балаларны әзерләүче ансамбль җитәкчеләренә шуны әйтәсе килә: җырлаучы чыгып баскач, күршесенә карап, бу болайга борылыр микән, тегеләйгә микән, дип, ничек хәрәкәтләнергә икәнен уйлап торырга тиеш түгел. Мәҗбүриләп чыгарган кебек төзгә катып басып тору да читтән матур күренми. Җыр гына түгел, һәрбер хәрәкәт уйланган, азагына кадәр эшләнгән булсын. Сәхнәгә чыккансың икән - ут янып тор!

Гөлфия ЕГОРОВА,

Людмила БЕЛОУСОВА

× × ×

Исәнмесез, "Туганайлар". Мин сезнең газетаны күптәннән укып барам. Менә үзем дә язарга булдым. 15 январь көнне Питрәчтә "Туым җондозы" конкурсы булды. Катнашучылар берничә районнан килгән иде. Казанда консерваториядә һәм культура институтында укучылар да бар иде. Мин каршы түгел, алар да җырласын, шулай да, авылдан килгәннәрне кимсетмәсеннәр иде. Үзем татар кешесе булсам да, керәшеннәрне бик хөрмәт итәм. Әмма жюрида утыручыларга бик хәтерем калды, нинди матур җырлаучыларны конкурстан төшереп калдырдылар: Теләче районы Субаш авылыннан, Кукмарадан килгән кызларны, Балык Бистәсе районы Алан-Полян авылыннан килгән кечкенә балаларны. Авыллардан килгәннәрнең йөз проценты керәшеннәр булса, Казанныкыларның бары егерме проценты гына иде. Калганнары - татарлар. Болай үткәрә башласагыз, "Туым җондозы"на бер-ике елдан берәү дә катнашмаска мөмкин.

Концертларыгыз гөрләп барсын, бәйрәмнәрегез күңелле үтсен.

Тәлгать ГАЗИЕВ,
Питрәч

Әлеге хатка жюри председателе Геннадий Макаров җавап бирә.

Хөрмәтле Тәлгать ага, хатыгызда фестивальдәге конкурс турында язган фикертеләкләрегез өчен, авыл балаларының чыгышларын ихлас карап, күңел аша үткәреп, алар өчен борчылуыгыз өчен рәхмәт. Быел Питрәч зонасындагы катнашучыларның үткән елларга караганда күпкә көчлерәк әзерләнгәне күренде. Әлбәттә, Казаннан килгән конкурсантлар авыл коллективларыннан аерылып тордылар, чөнки казанлыларның күпчелеге төрле югары уку йортларында укучы студентлар иде. Конкурс шартлары буенча, жюри махсус белем алучы профессиональ башкаручыларны һәм гади авыл-районнардан килгән катнашучыларны ике төркемгә бүлеп бәяләде. Шуңа күрә, алар конкурент булмадылар.

Районнардан килгән чын керәшен коллективларына һәм аларның җитәкчеләренә казанлылар белән ярышу, һичшиксез, җиңел түгел. Нәтиҗә шундый. Киләсе "Туым җондозы" алдыннан фестивальне оештыручыларга ел дәвамында авыл коллективларына чыгыш программаларын әзерләүдә, керәшен җыруларын чын халыкчан итеп башкару алымнарын куллану юнәлешен бирү буенча методик ярдәм күрсәтү семинарлары оештыру кирәктер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев