Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурска

"Тәре алъяпкычы бизәкләре" - Маловлар гаиләсе

Конкурсның чираттагы катнашучысы

Конкурста Мамадыш районы Владимир авылыннан Маловлар гаиләсе катнаша. “Туганайлар”ны бик яратып укыйбыз. Без гаиләдә тугыз бала. Барыбыз да газетаны ала.

Туып-үскән төп нигезебездәге өебезнең түрендә эленеп торган тәре алъяпкычларының фотосын сезгә дә җибәрергә булдык. Махсус төшереп җибәргәннәр дип йлый күрмәгез бер үк, бу өебезнең гадәти бер күренеше.

1992 елның август аенда Албай кызы Нина үзебезгә килен булып төште, шул елны эленгән тәре алъяпкычлары бу. Без аларныж матурлыгына бүген дә сокланып туя алмыйбыз. Ә кергән кешеләр аның сыйфатына, төсенең балкып торуына шаккаталар. Янәшәдә сугышта хәбәрсез югалган ерак бабай Василий Максимовның фотосы. Анда эленгән сөлге ерак әбинеке. Ул эрләп тукыган сөлгесен кызы – безнең әни 1956 елда кияүгә чыкканда бирнә сөлгесе итеп биргән. Чия башы, Владимир, Албай авылларын туганлаштырган өебезнең бу әйберләрен без бик кадерләп саклыйбыз. Буыннар чылбыры өзелмәсен дип тырышабыз, шулай булыр дип бик тә ышанабыз!”

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев