Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурска

“Нәнәем - күңел кояшым" конкурсында Кукмара районыннан Алёна Никонорова катнаша

Кукмара районының Үрәсбаш авылыннан Алёна Никонорова әнисе Галина турында яза

Әниләр көне якынлаша. Шул уңайдан, “Туганайлар” газетасы “Нәнәем - күңел кояшым" дип исемләнгән конкурс игълан итте. Конкурс нәтиҗәләре 28 ноябрь көнне 15:00 сәгатьтә ясалачак. Җиңүчегә Пар үтүге тапшырылачак.

Конкурсның иң беренче катнашучысы Кукмара районының Үрәсбаш авылыннан Алёна Никонорова булды. Ул "Instagram"дагы аккаунтында әнисе Галина турында менә шундый матур пост язып урнаштырган:

"Гомер бүләк иткән Әнкәй бәгърем,
Җил-давылдан саклап үстергән!
Тормыш сукмагында адашма дип,
Изге теләкләрен теләгән!

Кояш нурларына тиңләр идем,
Әниемнең җылы карашын,
Беркем шулай назлап сөя белми
Ана сөйгән кебек баласын!

Безнең һәрберебезнең әниләргә авыр сүзләр әйтеп рәнҗеткән чаклар булгандыр, ләкин әни бит ул шундый фәрештә, әни беркайчанда ачуланмый, беркайчанда рәнҗеми. Әни - үзе туңса да, авырса да, балам туңмасың дип, үзенең ахыргы киеменэ хәтле салып бирергә әзер булган кеше ул.

Әни - безгә хәер-фатихасын биреп, безнең өчен көне-төне иманнар укучы. Ә без үсәбез дә югалабыз. Кемдер өйләнә, кемдер кияүгә чыга. Ләкин беребез дә әнинең күпме яшәячәген, әнинең кайчан китәчәген белми. Шуңа күрә исән чакта кадерләрен белеп калсак иде!

Дустың сине ташласа да, әни беркайчан ташламый, беркайчан кире какмый. Чөнки ул - ӘНИ. Ә кемнеңдер бит әниләре юк һәм алар ана назы тоя алмыйча кешенекенә кызыгып, сокланып яшиләр. Һәрберебез газиз әнкәйләрнең кадерен белсәк иде!"

Сез дә әлеге конкурста катнаша аласыз! "Instagram"да яки ВКонтактеда әниегез белән төшкән фотографиягезне куеп, аңа карата булган мәхәббәтегезне тасвирлаучы пост урнаштырырга гына кирәк. Конкурсның барлык шартлары белән дә әлеге сылтама буенча таныша аласыз: http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/yaa-konkurs-nnem-kel-koyashym

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев