Туганайлар

КОТЛЫ БУЛСЫН НАРДУГАН!

Татарстан иҗтимагый керәшен оешмасы, Керәшеннәр һәм нагайбаклар тарихы һәм культурасын өйрәнү үзәге, "Туганайлар" газетасы узган елның ноябрь аенда "Керәшеннәр - арыу холыклы халык" исемле конкурс игълан иткән иде. Аның положениесе, газетаның 2011 елның 22 нче санында басылып чыкты. Конкурста балаларны тәрбияләүдә керәшен этнокультурасы компонентларын кулланган методик хезмәтләр, разработкалар белән катнашырга...

1 нче алып баручы: Арулармысез, саулармысез, кадерле дуслар, туган-тумачалар!

2 нче алып баручы: Җаңа Җыл белән сезне, кадерле карендәшләр!

1 нче алып баручы:

Минем җакам алты талир,

Алтысы да бер манир.

Нардуганда күрешергә

Җазган икән бер кадир.

2 нче алып баручы:

Ап-ак мамык карлар ява,

Акка төреп дөньяны.

Бүген безне Нардуган

Үз янына җыйнады.

1 нче алып баручы: Керәшеннәрнең дини һәм күңел ачу бәйрәмнәре шактый күп. Шуларның иң борынгыларының, иң кызыклыларының берсе - Нардуган бәйрәме.

Нардуган - Нар туган - Яңа Кояш туган чор. Борынгы халыклар кояшның кыш көне әз яктыртуын, көн үзәгендә генә күренүен торгынлык чоры итеп, ә ул чорның үтә башлавын "яңадан туу" дип аңлаганнар һәм аны ел саен бик зурлап, тантаналы төстә билгеләп узганнар. Нардуган кичәләре 7 январьдан соң башланып китә. Ул кичәләрдә йөзек салыш, Нардуган коймагы пешерү, бәхет сынап, күрәзә караулар була, йола уеннары уйнала. Бу кичәләрдә Яңа елга багышлап юраулар, теләкләр әйтелә.

2 нче алып баручы: Кадерле дуслар, туганнар! Әйдәгез бергәләшеп җырлап-биеп Нардуган бәйрәмендә күңелле итеп, рәхәтләнеп ял итик.

Пәрдә ачыла.

Сәхнәдә керәшен өе күренеше: чигелгән бистәрләр, тәрәзә каршында өстәл, өстәл өстендә самовар, чәй чынаяклары, пешкән ризыклар. Өйгә әби белән бабай керәләр.

Әби: Картым, кайда җөрисең? Бүген бит олы бәйрәм. Кер инде, утыр өстәл артына. Менә тәбикмәкләрем дә пешеп җитте, әйдә, кайнар килеш авыз ит.

Бабай: Рәхмәт, карчык. Әйе шул, бүген олы бәйрәм, бәлки нардуганчылар да керер әле. Без дә җәш чакта нардуган җөрергә чыга торган идек.

Эх, бар иде җәш чаклар,

Кесә тулы борчаклар.

Саламнан тәртә каерып,

Чикерткә җиккән чаклар.

Карчык, тәм-томнарыңны күбрәк әзерләп куй. Балалар салават әйтеп җөриләр. Әнә безгә дә керәләр.

Балалар: Салават, салават, салават. Ходай бирсен сезгә тазалык, шатлык, байлык.

Әби: И, рәхмәт, балакайларым (балаларга тәм-томнар өләшәләр).

Әби балаларны озата, ишектән нардуганчылар керә. Алар төрлечә киенгәннәр: чегән хатыны, орчык селкетүче, карта ачучы.

Чегән хатыны: Өйдәме, өйдәме,

Өйдәме, хуҗа?

Нардуган!

Телибез шатлык,

Бәхетле дөнья.

Орчык селкетүче: Өйдәме, өйдәме,

Өйдәме, түтәй?

Нардуган!

Телибез туклык,

Бир каз, күкәй!

Карта ачучы: Нардуган!

Ай иртәләде кучатлар.

Кычкыралар: "Нар туган!"

Нардуган!

Кучатлардан да иртәрәк

Хуҗабикәләр торган.

Сый-хөрмәтләрен куйган.

Нардуган!

Чегән хатыны: Кая әле, әби, кулыңны бир әле, күрәзә карыйм әле. Бик дәрәҗәле тормышта яшисең икән, укытучы булгансың икән.

Орчык селкетүче: Кая, бабай, сиңа да күрәзә карыйм әле (орчыгын селкетә). Әби белән бик бай яшисез икән, 10 тавыгыгыз, 5 сарыгыгыз, кәҗәгез бар икән. Кәҗәгез бәрәннәргә тора икән.

Карта ачучы: Кая әле, мин дә карталарымны ачып карыйм әле. Бик тату җәшисез икән: 4 малаегыз, 1 кызыгыз, оныкларыгыз бар икән.

Чегән хатыны:

Нардуганнар котлы булсын,

Ашлыклар уңсын.

Башагы өстенә башагы үссен,

Кәҗәгез сөтле булсын.

Орчык селкетүче:

Нардуган, Нардуган,

Нардуган, хуҗалар,

Котлы-мөбәрәк булсын,

Тормыш түгәрәк булсын.

Карта ачучы:

Мал-туарыгыз артсын,

Игеннәрегез уңсын,

Күкәй кебек тук булсын.

Нардуган, Нардуган!

Әби: Ай рәхмәт! Бар теләкләрегез дә кабул булсын.

Нардуганчылар: Сау булыгыз.

Әби: Исән йөрегез.

(Нардуганчылар чыгып китә. Өйгә җөзек салучылар керә).

Җөзек салучылар: Марпа түти, сездә җөзек салыек әле. Сездә салган җөзек дөрес әйтә торган иде.

Әби: Керегез, балалар, керегез. Әйдә сөйләгез, суны ничек алып кайттыгыз?

Зоя: Җулда беркем белән дә сөйләшмәдек, чиләккә атлы җөзекне салдык. Җөзекне салгач, су бер дә чыжламады - игеннәр мул булыр, дөньялар тыныч булыр, Алла бирса. Чиләкнең өстен ак бистәр белән капладык.

Әби: Җарар, балалар. Суыгыз җылына торсын, үзегез тәбикмәк белән чәй эчеп алыгыз.

Бабай: Кызлар чәй белән генә җылынамыни, алар җырлап-биеп җылына.

Настя: Әйдәгез әле, бүген бәйрәм бит - Нардуган, өйгә ямь кертеп алыек.

Римма: Әйдәле, син беренче башла ("Асыл бизәк" җыры башкарыла).

Света: Әйдәгез, бер биеп тә алыек әле (парлы бию башкарыла).

Ксюша: Ә хәзер "Печән өсте" җырын җырлыек.

Нина: Кызлар, хуҗаны да биетеп алыек әле (Хуҗа "Чабата" биюен бии).

Римма: И, рәхмәт, бабай, бик матур биедең, утырып җал итеп ал. Ә без әби-бабаларыбыздан калган "Түгәрәкле" уенын уйнап алыек әле. (Уен уйныйлар).

Әби: Балалар, җөзек салыр вакыт җиткән бит. Эчтән генә теләкләрегезне әйтеп җөзекләрегезне суга салыгыз. Син, Зоя, аларны болгатып чыгара торырсың.

(Җөзекләрне суга салалар, Зоя кулын тыгып, суны болгатып, беренче җөзекне ала).

Зоя: Мин җөзек алдым, җыр әйтегез!

(Җөзек салу җырулары)

1. Нардуганым нар булсын,

Эче тулы нур булсын.

Нардуган көен кем җырласа,

Ул дәүләтле, бай булсын!

2. Аклы ситса күлмәгемнең

Якасын уясы бар.

Битләреңдә кояш уйный,

Ай гына куясы бар.

3. Җем - җем кара чәчләреңне

Тарап салам үрмичә.

Әй, дускаем, рәхәт җәшә,

Кайгы-хәсрәт күрмичә!

Әби: Бик әйбәт җырулар чыкты. Рәхмәт, балалар. Әйдәгез әле, җегетләр, сез дә белгәннәрегезне күрсәтегез әле - әби-бабаларыгыз өйрәткән акыллы сүзләрне искә төшерик.

Саша: Кич белән акча кузгатма - кулыңда акча тормас.

Андрей: Иләк аркылы карама - киявең шадра булыр.

Артем: Тәрәзәдән сөяк ташлама - җен керер.

Илья: Өстәлгә менеп утырма - үсмәссең.

Юра: Бала бишеген буш көе тибрәтмә - балаң елак булыр.

Кирилл: Бүгенге эшне иртәгә калдырма - калган эшкә кар ява.

Бабай: Ай рәхмәт, балалар, гел яшь чакларны искә төшердегез.

Кызлар: Безгә кайтырга кирәк инде, сау булыгыз.

Исәнлек-саулык сезгә!

Иминлек, байлык сезгә!

Илдә тынычлык сезгә!

(Балалар чыгып китәләр).

1 нче алып баручы:

Гореф - гадәт, йолалардан

Ярамый шул качарга.

Бүгенгедәй һәрчак шулай

Кирәк күңел ачарга!

2 нче алып баручы:

Онытылмасын моңнарыбыз,

Онытылмасын йолалар.

Безнең әби - бабалардан

Мираска калган алар!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: