Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурска

Конкурс: Ватанга тугры җегет кем ул?

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, “Туганайлар” газетасының электрон сайтында хәрби хезмәттә булган ир-егетләребезгә багышланган “Ватанга тугры җегет” дигән конкурс игълан ителә

Әйдәгез әле, чибәр затларыбыз, яраткан ир-атларыбызга бүләк ясыйк!
Конкурсның шартлары түбәндәгечә. Тормыш иптәшегез, улыгыз, дәдәй-энегез яки сөйгән егетегезнең хәрби хезмәттәге фотосы һәм шул фотосурәт астына, 4-5 җөмлә белән, аның турында таныштыру яки мавыктыргыч вакыйганы тасвирлаган текст язарга кирәк булачак. Әлеге текстның эчтәлеге никадәр оригиналь һәм башкалардан аерылып торса, шулкадәр яхшырак. Материалар татар һәм рус телләрендә кабул ителә. Фотоларны 15 февральгә кадәр tuganaylar@yandex.ru электрон адресына яки “Вконтакте”дагы группага, “Конкурска” дигән сүз белән җибәрегез. Әлеге материаллар сайтыбызга (tuganaylar.ru) урнаштырып барылачак. 15 февральдән соң конкурсның икенче этабы башлана. Редакциягә килгән фотоларга “Туганайлар” сайтында тавыш бирү булачак.
Конкурсның барышы “Вконтакте”, “Инстаграм” социаль челтәрләрендә чагылдырып барылачак.
Җиңүче 22 февраль көнне, җыелган тавышлар санына карап билгеләнеләчәк.
Конкурсның җиңүчесенә “Туганайлар” редакциясеннән истәлекле бүләк тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев