Туганайлар

"Күңелем сине сайлады": Григорий и Вера Дементьевы

Бер күрүдә гашыйк булу, юк диләр дөньяларда, дөрес түгел, ялган ул, сөю бар араларда!

Буйдак булып йөргәндә, Питрәчтән кайткан бер кунак кызына күз “төште”. Уйлап-нитеп тормыйча машинага утырдым  да Питерәчкә “сыптырдым”. Бер-ике сәгать сөйләшеп утыргач, кыз риза булды. Машинага утырдык та, Сәрдәгә кайтып киттек. Шунысы истә калган, Күн урманын чыккан чакта, язгы ташу каты ага иде, машина кабинасына су үтеп керде.

Кызны өйгә алып кайттым да, шуның белән эш бетте дип әйтү дөрес булмас, мәшакатьләре күп икән. Беренчедән, мин Сәрдәдә, ул Питрәчтә эшлибез. Аннан соң кыз ягыннан, әти-әнисе бер нәрсә белми, чөнки язгы ташу вакыты, авылларына һич барып чыгып булмый. Бераз аяк аслары кипшергәч, күчтәнәчләр җыештырдым да, икәүләшеп туган авылы – Керәшен Казысына юл тоттык. Шунысы уңайлы  булды, авыл олы юл өстеннән ерак урнашмаган.

Икәү басу юлыннан җәяүләтә генә кайтып җиттек, җитүен, тик мин өйгә узарга батырчылык итмәдем, “чакырсалар керермен, кусалар китәрмен” дигән кебегрәк, капка төбендә басып калдым. Өй эчендәге тавышны колак салып тыңлап торам, кирәген бирәләр кызның. Миңа да чират җитте. Бабай буласы кеше тәрәзәне ачып: “Ни эшләп торасың капка төбендә, кер монда”,- ди. Батырланып кердем инде, сорауларга җавап бирәм, үземчә гафу үтенмәкче булам. “Ярар, булганы булган, шаярып кына йөрисе булмагыз, торсагыз – торыгыз, тату яшәгез”,- дип ризалык бирделәр. Беренче көнне үк мин бабай дип эндәшкән идем, юк кияү, син мине Галей дип әйт, бу авылда мине барысы да Гали дип йөртәләр ди. Бабайның исеме Алексей булса да аның Галей дигән исеме таралган булган.

Зурлап туйлар уздыргач, нигәдер безнең авылда каласы килмәде, шәһәргә китү турында план кора башладык. Минем хатын Питрәч ПМКсында баш диспетчер булып эшли иде.  Эшеннән бер дә җибәрәселәре килмәде. Фатир да бирәбез, дип карадылар. Тик без үзебезнекен иттек. Хатынны Чаллыга барып “КамАЗ” Пресс-рам” заводына диспетчер итеп урнаштырып кайтканнан соң, отпускым тәмамлнагач миңа да тору урынын алыштырырга чират җитте. Беребез Чаллыда беребез Сәрдәдә яшәп булмый бит инде, ни генә булмасын, тормышны жайларга кирәк.  Үз урыныма энемне күндердем дә, аңа вазифаларымны тапшырыр өчен районга алып барып “беркетеп” калдырдым. Мин дә  “КамАЗ” Пресс-рам” заводына барып эшкә урнаштым.
 

Григорий Дементьев

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: