Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурска

ФЕСТИВАЛЬ СТАРТ АЛА

Тиздән республикабыз шәһәр-районнарында керәшен җыруларын яшь башкаручыларның "Туым җондозы" Бөтенроссия фестивале старт ала. Инде алдан хәбәр итүебезчә, сайлап алу турлары Казанда һәм республикабызның районнарында узачак. Эстафетаны Кукмара районы башлап җибәрәчәк. Биредә 16 декабрьдә Теләче, Питрәч, Балык Бистәсе, Мамадыш, Менделеев, Алабуга районнарыннан килгән яшь җырчыларны көтәләр. 17 декабрь көнне Кайбыч районының...

Тиздән республикабыз шәһәр-районнарында керәшен җыруларын яшь башкаручыларның "Туым җондозы" Бөтенроссия фестивале старт ала.
Инде алдан хәбәр итүебезчә, сайлап алу турлары Казанда һәм республикабызның районнарында узачак. Эстафетаны Кукмара районы башлап җибәрәчәк. Биредә 16 декабрьдә Теләче, Питрәч, Балык Бистәсе, Мамадыш, Менделеев, Алабуга районнарыннан килгән яшь җырчыларны көтәләр. 17 декабрь көнне Кайбыч районының Иске Тәрбит авылында районның авылларыннан җыелган яшьләр һәм балалар үзара көч сынашачак. 23 декабрь көнне эстафета Зәй шәһәрендэ тәмамланачак. Биредә Әлмәт, Түбән Кама, Алексеевск, Тукай, Сарман, Мөслим районыннан һәм Чаллы шәһәреннән килүчеләрне көтәләр. Югарыда аталган районнардан катнашучылар «уз өйләрендә» чыгыш ясаячаклар, һәм аларга, кунакларны кабул итуче як та буларак, аерата зур җаваплылык өстәлә. Фестивальнең Гала-концерты 24 январьда Казан шәһәренең "Яшьләр Үзәгендә" узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев