Вадим Захаров: «Концертларымны әниемнең бүләге дип кабул итәм»
Татарстанның халык артисты Вадим Захаров ТНВда «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында буган. Аның белән интервьюдан өзек.
– Гөрләтеп сольный концертларыңны уздыра ала торган артист дәрәҗәсенә җиттең. Бүген нинди хис-кичерешләр синдә?
– Әрле-бирле йөреп, 16 елдан соң шундый концертлар эшләп чыга алдым. Ел саен Казанда концертларым куйсам да, районнарга чыгып, тамашачы җыя алырмын дип уйламаган идем. Чөнки 20-30 кешегә концерт куеп, акчасыз калган вакытлар да булды. Соңгы елларда, Айрат Ильясов тәкъдиме белән, тәвәкәлләп Татарстан районнарына чыктык. Бик яраттылар, заллар тутырып киләләр. Кайбер кеше җүләрләнгән дип тә уйларга мөмкин: мин бу концертларымны әниемнең бүләге дип кабул итәм. Стадионнар җыярга омтылмыйм. Кирәк дип санамыйм, чөнки аңлыйм, ул популярлык гомер буе бармаячак.
– Син репертуарыңны ничек сайлыйсың?
– Җырчының иң зур хатасы – җыр сайлый белмәү. Кызганыч, ул күп җырчыларда очрый. Мина җибәргән җырларны тыңлыйм да, беренче нотасыннан ук каз тәне чыга, минеке икәнен аңлыйм. Ул җырны тамашачы ничек кабул иткәне күз алдыма килә. Беренче ишетүдә күңелгә ятса, ул җырны җырлыйм. Миңа Илфак Шиһаповның да әйткәне бар: «Вадим, әгәр 1 җырың кеше күңеленә ошаса, калганнары аңа матур булып тоелачак» дип әйтә иде. Аның бу сүзләре һаман да колакта яңгырап тора.
– Татар эстрадасында үзең кемнәрне яратып тыңлыйсың?
– Бөтенесен дә тыңлыйм. Начарларын да, яхшыларын да (көлә). Аерып әйтә дә алмыйм, күңел хәләтенә бәйле ул. Мин гомумән, үземә рәхәт булган әйберләрдән тәм табып яшәргә тырышам. Шундый кешеләр белән аралашам, үземә бәяне дә белмәгәнмен икән элек. Яшәү рәвешенә, тормышка башкача карый башладым.
– Бүген нинди җырлар көтә күңелең?
– Моңсу җыр ишетсәм, күңел тула. Әнине бик сагынам. Төзәлмәс яра инде ул. Дөбер-шатр музыка кирәкми, күбрәк моңлы, салмак җырларга тартылам.
– Халык артисты дигән мактаулы исем алгач, «йолдыз чире» килеп китмәдеме?
– Кайвакыт канатланып, очып китәсе килә, үземне җиргә төшереп, тыеп торган вакытлар да була. Аеруча уңышлы концертлардан соң. «Мин йолдыз» дип масаеп йөрү матур әйбер түгел бит инде, аны тамашачы да сизә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев