Тинчурин театры артисты Артем Пискунов: «Актёрларның эчендә бик күп образлар яши»
Кәрим Тинчурин театры артисты Артем Пискунов «Ә Син?» тапшыруында кунакта булган. Ул анда театр тормышы, сәхнәдәге образлары, күпме хезмәт хакы алуы турында сөйләгән.
— Артем Пискунов дигәч күз алдына Резедә Сәләхова да килеп баса. Сезне тулы бербөтен дип кузаллыйлар. Ни өчен шулай икән?
— Беренчедән без ир белән хатын. Спектакльләрдә дә бергә бик күп уйныйбыз. Клипта, киноларда да бергә төшәбез. Безне гел бергә күрергә ияләнгәннәр инде. Мине күргән кеше «Резедә кайда?» дип, аны күрсәләр «Кайда Артем?» дип сорыйлар. Күп кеше артистларны, җырчыларны шулай парлашып күрергә яраталар бит. Сәхнәдә яраташып, бер-беребезне кыйнап уйнаган рольләр дә була. Мәсьәлән «Чулпан» спектаклендә мин тискәрерәк персонажны уйныйм. Берсендә шуай уйнап бетергәч бер апа килде дә «балалар, сез бит ир-белән хатын. Сезгә болай кыланырга ярамый» дип пар аккошлар бүләк иткән иде.
— Сәхнәдә сине тискәре образда күрсәләр, «болар тормышта да шулай дыр» дип уйлаучылар да бардыр.
— Төрле кеше бар. Кайбер тамашачы бит ул спектакльне башы белән кереп бетеп карый. Сәхнәгә чыккач «кара, тагын чыкты бу» дип комментарий биреп пышылдашып утыралар. Ничек кенә өйрәтмә, спекталь барышында сөйләшеп утыруны бетерә алмыйбыз. Татар халкы бит спекталь караганда да гел сөйләшеп утыра. Ул комментарий бирмичә түзә алмый.
Миңа тискәре образлар күбрәк килешә дигән кешеләр дә бар. Һәр тискәре образда уңай як эзләргә кирәк. Тамашачының йөрәгенә үтеп кереп уйнасаң, аны яраталар. Мин үзем спектакльне гел бертөрле генә уйнарга яратмыйм.
— Тискәре образда күп уйнагач, бу образга тулысынча кереп китеп, яшәү рәвешен дә шулай алып барганың бармы?
— Актерлар — үзләрен контрольдә тота ала торган шизофрениклар. Аларның эчендә бик күп образлар яши. Алар аны төрле җирдән туплыйлар да, кулланалар.
— Театрда татулык бармы? Әллә бер-берегездән көнләшеп яшисезме?
— Көнләшү, әрләшү бөтен җирдә дә бар. Артистлар алар бит бик эмоциональ. Нәрсәдер ошамаса, әйтә дә бирә. Сәхнәдә уйнаганда да кызып китеп, әйткәләшеп китәргә мөмкин.
— Нинди спектакльләргә халкы күбрәк килә?
— Мелодрама халык күңеленә үтереп керә торган жанр.
— Син актерлыктан тыш, җырлар да язасың.
— Мин аны профессиональ дәрәҗәдә дим әйтмим. Күбесен үзем язган җыр. Рок стиелендәге җырлар күңелгә якын.
— Сәхнәдән, җырлар язудан тыш буш вакытыңда нишлисең?
— Кинолар карыйм, бер кереп китсәм, китап укыйм. Ерак җирләргә йөрергә, мунча керергә яратам.
— Син берәр компаниягә эләксәң, аның уртасында, «душой компании» булып каласыңдыр.
— Ачык күңелле, туры сүзле булырга тырышам. Нәрсә уйлаганымны, кайда нишләр йөргәнемне яшермим. Шуңа да «Артем болай дип сөйләгән» дип гайбәт тарата да алмыйлар.
— Театр артистларының уртача хезмәт хакы күпме?
— Артистларның зарплатасы әз. Булганын Шөкер дип яшәргә кирәк. Ул синең стажыңнан тора. Бал системасы да бар, уртача — 10 балл. Театр әлеге балларны түләргә акча бирә, һәм ул хезмәт хакына өстәп бирелә торган акча. Ипотекаң булмаса, яшәргә була. Театрда мин 45 мең тирәсе алам. Мин яшермим. Әле бу 17 сезон эшләп. Яшьләрнең, әлбәттә, азрак.
— Камал театры артистлары гримеркалар аз, сәхнәгә чыгарга әзерләнгәндә дә җайсыз диләр. Сездә ул яктан ничек?
— Менә безгә килеп карасыннар (көлә). Бер гримеркада бер-беребезнең артына терәлеп киенеп, чишенәбез. Бу чынбарлык. Гримеркаларыбыз тар.
— Әгәр Тинчурин театрына яңа бина төзибез дисәләр?
— Мине андый әйбергә риза түгел. Бик кирәк булса гына, театрны үз бинасыннан алып, башка җиргә күчерергә мөмкин. Ул синең туган йортың кебек. Театр — ул җан, ул сулый. Сәхнә тузанына кадәр рәхәт. Элеккеге биналар да театрга күбрәк туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев