Туганайлар

Татарстан

18+
Интервью

Татьяна Ефремова: «Бәләкәй чакта бөтен кеше дә керәшен дип уйлый идем»

«Кряшен Чибяре-2016» титулы иясе, талантлы җырчы Татьяна Ефремова белән интервьюдан өзек.

— Таня, мәктәп елларында ук артист булырга хыялландыңмы?
— Мин, гомумән, үз тормышымны иҗат белән бәйләргә җыенмадым, үземне юриспруденциягә әзерләдем, БДИ тапшыру өчен җәмгыять белемен өйрәндем. Ләкин, унынчы класстан соң, 2015 елда, очраклы рәвештә генә, этнолагерьга эләктем. Керәшен кызы була торып, «Айбагыр»ның барлыгын бөтенләй белми идем, ә ул безнең Яшел Үзән районында урнашкан. Лагерьда «Айбагыр чибәре» бәйгесендә катнашып, иҗади биремдә керәшен халык җыруын башкардым. Жюрида консерватория профессоры Геннадий Макаров та бар иде, ул миңа консерваториягә керергә тәкъдим итте. Ул вакытта консерваториянең ни икәнлеген дә белми идем. Лагерьдан кайткач, интернетка кереп, укып, нинди уку йорты булуын аңладым.

— Ничек шулай тиз арада юридик белем алу хыялын калдырып, бөтенләй икенче юнәлешне сайладың?
— Озак уйлангач, юрист белгечлегенә караганда, иҗат юлын сайлавым, күпкә дөресрәк булыр дигән фикергә килдем. Мин мәгариф, медицина, юридик өлкәдә эшләүчеләрне бик хөрмәт итәм. Кеше тормышында алар иң кирәклеләредер. Әмма, хатын-кыз буларак, әгәр мин прокорур булсам, өйгә кайтып йокларга яткач, башымда нинди уйлар булыр иде икән?! Ә артист булып, җыр-моң аша халыкка шатлык өләшү, үзеңнең йөрәк түреңнән чыккан хисләреңне аларга бүләк итү, тамашачыдан алкышлар кабул итү үзеңә дә күбрәк бәхет китерә. Шулай итеп, консерваториягә укырга керүне үземә максат итеп куйдым.

Анда керүчеләр, гадәттә, музыка мәктәбен, яисә колледжны бетерүчеләр, ә минем берсе дә юк. Шулай да, документларымны тапшырдым. Группага ике генә укучы кабул итәләр, ә без, абитуриентлар — өч кыз. Минем баллар да җитеп бетми, 85 урынына, 83 кенә. Шулай итеп, ике кызны алырга булдылар, ә мин калдым.

— Бик үҗәт бугайсың, максатыңа барыбер ирешкәнсең бит?
— «Кряшен Чибяре-2016» титулын алгач, миңа 50 мең сум акчалата бүләк бирелгән иде. Беркемгә дә әйтмичә, район больницасына барып, баш табибтан, ярдәмгә мохтаҗ балалар хакында сораштым. Йөри алмаучы 12 яшьлек балага коляска кирәклеген әйттеләр. Мин шушы балага коляска алырга булыштым. Бала урамга да чыга алмый иде. Колясканы Түбән Новгородтан 48 меңгә кайтартып, калганына тәм-том алып, балага тапшырдым. Колясканы папа-мама белән бергәләп илттек, шушы матур, зәп-зәңгәр күзле баланы әнисе яныбызга күтәреп чыкты, сөйләшә алмаса да, ул нидер әйтергә тырышты. Әнисе: «Ул сезгә быелгы алтын көзне күрергә мөмкинлек тудырганыгыз өчен рәхмәт әйтте», — диде. Ә чыгып киткәндә, әнисенең «баламның фәрештәләре сезне, гомер буе саклап, ярдәм итеп торсыннар» дигән теләкләре, әле дә колагымда яңгырап тора кебек. Бу мизгел беркайчан да исемнән чыкмас.

Больница баскычыннан гына төшеп киләм, миңа: «Сез консерваториягә кердегез» дип шалтыраттылар. Кызларның берсе кермәскә уйлап, урын буш калган. Мин анда дүрт ел укып, диплом эшемне Теләче керәшеннәре буенча яздым.

— Ә нигә этномузыка кафедрасын сайладыгыз? Дипломыгызда нигә Теләче яклары?
— Әтием Теләче районыннан. Ә керәшенлек миндә — балачактан. Гомумән, бөтен кеше дә керәшен дип уйлый идем бәләкәй чакта (көлә). Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең этномузыка кафедрасында миллилек бик мөһим иде. Анда һәр студент үз халкының мәдәниятен өйрәнә. Керәшен булгач, мин үз халкымның традицияләре, мәдәнияте, йолалары турында белемнәремне күрсәттем. Һәм шунда, әлбәттә, миңа әбиләрнең тормыш дәресләре кирәк булды.

Балачактан ук, әбием башкаруындагы халык җыруларын ишеттем. Әбием яулык бәйли, керәшеннәрнең традицион күлмәген, алъяпкычын кия, тамаксасын тага, үз телендә сөйләшә, традицион ризыклар әзерли. Һәм мин барлык яшьтәшләремнең дә әбиләре шуның кебектер дип уйладым. Мәктәптә, укытучы «Мин җәйне ничек үткәрдем» темасына сочинение язарга кушкач, әйбәт итеп, Симек бәйрәмнәрендә булуым, әбиләрнең киемнәре турында яздым. Минем сочинениене тыңлаган классташлар, күзләрен тутырып карап, тыңлап утырдылар. «Әллә сездә шулай түгелме?» — дип сорый идем алардан. Элгәредән килгән бизәнү әйберләре, тамакса, чигүле бистәрләр турында сөйләвем, әкият кебек тоела иде аларга. Татар теле укытучысы миннән керәшеннәрнең кемнәр булуын сорагач, мин моның үз гаиләмнең культурасы икәнлеген аңлаттым. Менә шунда гына керәшен җыруларын күбесенең белмәвенә төшендем.

— Ни өчен синең репертуарыңда халык җырулары, керәшен җырулары күп?
— Әбиемнең юбилеенда, ун яшемдә, «Тихо гуляй, мой милай» җыруын җырладым. Аннан, хәтерләмим, ниндидер халык җыры конкурсына җибәрделәр мине, анда да шушы җырны бик җитди кыяфәт белән, бер елмаймыйча да башкардым. Шунда Вадим Захаров белән дә беренче танышуыбыз булды. «Әйбәт җырладың, югалма гына», диде ул миңа. Әле ул вакытта бала гына булганмын, керәшен җыруларының үзенчәлеген аңлап җиткермәгәнмен. Шуннан, аларның мәгънәсен, язылу тарихын өйрәнәсем килде, шул ук вакытта халыкка да күрсәтергә иде дигән максат куйдым алдыма. Мәскәүдә Идел буе халыкларының күргәзмәсендә булдым. Шунда Татарстандагы 173 милләтнең барысын да белмиләр бит, үз мирасыбызны, йола-җыруларыбызны, киемнәребезне күрсәтәсе иде, дигән фикергә килдем. Әмма, җыруларны элгәрегечә акапеллага, сузып җырлаганыңны хәзерге заман кешеләре кабул итеп бетерә алмый. Миңа хәзер мәҗелесләрдә, чараларда җырларга да туры килә. Анда керәшеннәр булмаса да, керәшен җыруларын җырлавымны сорыйлар. Димәк, безнең җырулар бар кешегә дә ошый.

— Җырларны көенә карапмы, әллә сүзләренең мәгънәле булганнарын сайлыйсыңмы?
— Җырны дөрес итеп җиткерә алсаң гына халык кабул итә. Һәр җырның мәгънәсе бар. Мәсәлән, «Париж» җыруын күбесе нинди Париж, тарихы нинди икәнлеген белмичә генә җырлыйлар. Ә мин һәр җырның кайсы якныкы, нәрсә турында, кайсы чорда язылган булуын, тарихын барларга тырышам. Аранжировканы да, киемнәрне дә, клипны да җырның мәгънәсен ачып бирерлек итеп ясатырга, тектерергә, төшерергә тырышам. Әлбәттә, моңа вакыт та, чыгым дә күп китә. Бер генә керәшен кешесе «менә бит, нәкъ үзебезчә» дисә дә, күңелгә рәхәт. Җырларны сайлаганда, иң беренче сүзләрен карыйм, әлбәттә. Җырны зур сәхнәдә җырлаганчы, башта тарихын, мәгънәсен өйрәнергә кирәк. Халык җырларын җырларга яратам, гади сүзләр белән язылса да, аларда безнең асылыбыз, тарихыбыз чагыла.

— Гаилә сәхнә тормышына комачаулык китермиме?
— Иремнең исеме Владислав, айтишник-программист. Ул үзе Чаллыдан, бер яктан — мордва, икенче яктан — Тукай районының Борды керәшеннәре каны кушылган. Икебез ике төрле өлкәдә эшләсәк тә, бик әйбәт аңлашабыз. Концертлар вакытында аның ярдәмен нык тоям. Диннәребез бер булуга да сөенәбез, барлык йолалар да бер төрле. Җырламаса да, музыканы бик ярата, җырларны миннән дә яхшырак белә ул. Яшь чакларның кадерен белеп, матур яшәргә кирәк. Чөнки, экспедицияләр вакытында, олы яшьтәгеләр күпме генә үзләренең элгәреге авырлыкларын искә алып сөйләсәләр дә, «эх, яшь чаклар, кайтсын иде әле тагын!» дип куя иделәр. Без дә сагынырбыз әле яшьлекне.

— Таня, синең иҗатыңны күзәтеп баручылар гаиләң турында берни дә белми.
— Җырчы буларак, тамашачы минем иҗатымны яратырга, иҗатымны бәяләргә тиеш. Ә гаиләм — үземнең шәхси тормышым. Гаиләдәге борчу-шатлыклар да, андагы бәхетле мизгелләр, олы вакыйгалар да үзебезнеке генә! Гаилә белән пиар ясарга яратмыйм. Тамашачыны, җыр сөючеләрне үзенә игътибар иттерү өчен, җырчыга үз таланты да җитә дип саныйм.

— Зур сәхнәгә чыгу, артист булу өчен күп акча кирәк, диләр.
— Беренчедән, тырышлык, талант, уңыш кирәк. Ә акча дигәндә, кешеләр аңламыйлардыр ул акча нәрсәгә киткәнлеген. Композиторга, авторга, аранжировкасын ясаучыга гына түләү түгел бит әле, җырны чыгарасың, аңа «обложка» ясыйсы бар, моның өчен фотосессия кирәк, аңа киемен, киендерүчесен, бизәндерүчесен табасы, аренда өчен түлисе. Бер көнгә, Россиядә, кимендә бер мең җыр чыга һәм синең җырыңны истә калдырсыннар өчен, боларның барысын да яхшылап эшләргә кирәк. Ротация ясау, клип төшерүләр дә бар бит әле, телевидениедән күрсәтсеннәр өчен дә акча кирәк. Менә шулай, түгәрәкләп алганда, бер җыр бәясе миллионга якын була. Димәк, танылу акчага да бәйләнмәгән дип әйтә алмыйм.

— Тамашачыларга җиткерәсе теләкләрең бармы?
— Менә бер мисал, бер чак туңдырма ашап утырганда, әни миңа: «суык тимәсен» диде. Шунда мин аңа: «тәмле булсын дип әйт, әни» дидем. Кеше бит шулай, куркудан башлый сүзен, кешене дә, үзен дә стресска кертә. Алай ярамый, менә биюемне күргәч, «аякларың авыртыр» диючеләр бар, «авыртмасын» дияргә кирәк. Әлбәттә, аңлыйм, алар начарлык белән түгел, шулай да төшенкелеккә бирелдерү кирәкми дип саныйм. Моннан чыгып шуны әйтер идем: һәрвакыт бер-беребезгә изге теләктә булыйк, җазыклардан, кеше рәнҗетүдән сакланыйк. Туганнар, якыннар гына түгел, кешеләр барыбыз, бердәм булып, яратышып яшик.

— Киләчәктә дә шундый киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып калуыңны телибез, Татьяна!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев