Римма НИКИТИНА: «Иҗат юлын башлаганда ук, җиңел булмаячагын белдем»
Җырчы Римма Никитинаны күп кеше керәшеннәрнең «зажигалочка»сы ди. Ул — 16 яшеннән сәхнәдә. Аның үз тамашачысы, үз стиле бар. Рус җырларыннан торган беренче концерты, иҗаттагы авырлыклары һәм уңышлары турында Римма НИКИТИНА белән әңгәмә кордык.
— Римма, шушы көннәрдә Корстон күңел ачу комплексын гөрләтеп, концерт-дискотека куйдың.
— Бу концертны куярга уйлагач та, бик курыктым, дулкынландым. Чөнки ул тулысынча рус җырларыннан торды. Әлеге альбом өстендә 2 елдан артык эшләдем, анда 20 җыр тупладым. Җырларның 90 проценты — үзем язган. Программага, шулай ук, Мәскәү артистлары Dj Дождик (Алексей Котлов), ИГОРЕК (Игорек Сорокин) белән дә дуэтлар керде. Татарча концертларда Римма Никитина дип белсәләр, рус эстрадасында NIKITINA булып калдым. Чөнки мин җырлый башлагач та, әти: «Кызым, беркайчан да псевдоним алма, Никитина булып кал» дип әйтте. Урыны оҗмахта булсын, әти минем белән горурланыр иде. Әлеге концертны Чаллы, Пенза, Мәскәү, Санкт-Петербург кебек башка шәһәрләрдә дә куярга уйлыйбыз.
— Хәзер күбрәк рус җырларына басым ясыйсың. Аңа «спрос» күп булгангамы?
— Бер рус җыры яздыртып карадым да, тагын сорый башладылар. «Мои хорошие зажжем» җыры, статистикадан күренгәнчә, минем бөтен татарча җырларымны да узып китте. Русча җырларны «скачать» итү күрсәткече яхшырак. 100дән артык татарча җырым бар, тик мине татар эстрадасы сәхнәсенә чыгармыйлар, җырларымны радиога алмыйлар. Татарча җырлар яздырмауның да сәбәбе шундадыр. Күп кеше белә, әтиемә биргән нәзер бар: концертымны куеп, "Татнефть арена«ны үз тамашачым белән тутыру. Моны эшләмичә, туктамыйм. Ә татар җырлары белән генә аны җыеп булмый.
— Соңгы елларда патриотик җырларың чыга башлады. Чечняга багышланган «Ахмад сила» җыры аеруча шау-шу уятты.
— Узган ел сентябрь аенда Осетиядән кайтканда Грозныйга кердек. 3 сәгать буш вакыт бар иде, мин «Сердце Чечни» мәчетенә киттем. Ул вакытта «Ахмад сила» җырының кушымтасы әзер, ә куплеты юк иде әле. Менә шул мәчет эчендә, куплетларын 5 минут эчендә язып аттым. Көе дә, сүзләре да — үземнеке. Бу җырны 3 көн эчендә эшләдек. Грозныйга шәһәр көненә баргач, уйламаган җирдән клип та төшереп кайттык. Рамзан Кадыровка җыр ошаган, клипны Чечня телевидениесендә күрсәтәләр. Анда танышларым күбәйде, рәхмәт сүзләре дә килеп тора. Сөйләгәннәр, әйдә сөйләсеннәр.
— Үз тамашачыңны Татарстаннан читтә тапкансың икән...
— Камчаткадан Сахалиннан, мине үз бәйрәмнәренә чакырып, республикага хатлар язалар икән, нишләптер, мине җибәрмиләр. «Башка артистны җибәрәбез» дип кенә җавап кайтаралар. Яшермим, монда миңа үсеш юк. Кайда «спрос» бар, шунда эшлисең инде. Пенза, Мәскәү, Чувашия якларына еш дәшәләр.
— Син — иң күп хейтер-сүзләр ишеткән җырчылар исемлегендә. Күңелгә тигән сүзләр буламы?
— Хәзер минем аларга иммунитет барлыкка килде инде. Апага, аеруча әнигә авыр. Күңеленә якын ала, елаган вакытлары да була. Ул әти урынына да калган кадерле кешем, шуңа әнигә андый сүзләр ишеттерәсем килми. Аранжировка ясаучы Илдус Дәүләнов белән 3 җыр эшләдек. «4нче җырны синең белән эшләмим» диде. Шуның белән генә бетсә иде дә, әмма ул «җырлый белми, куып чыгардым», дип минем турыда сөйләп йөргән. Аңа үпкәм юк, ләкин бу аны бизәми.
— Татар эстрадасында дусларың бармы?
— Ринат Рәхмәтуллин, Винарис Ильегет, Лилия Хәмитова, Айгиз Әхмәтов, Гүзәлия... Дөресен әйткәндә, башка артистлар белән дә дус. Банкетлар вакытында бергә эшләргә туры килә, һәркайсына мин ачык йөзле, исәнләшәм. Исәнлекне алганы ала, алмаганы юк инде. Сәхнәдә бөтен кешегә дә урын җитә, нәрсәгә көнләшергә дә, нәрсәгә кеше аерырга…
— Син гел хәрәкәттә, позитив. Тормышта да шундый «зажигалка»мы?
— Төрле вакытлар була, мин дә тере кеше бит. Шулай да, позитивлыкны югалтырга ярамый. Нәрсәдер килеп чыкмаса, каты итеп елыйм, яки кычкырып начар энергияне чыгарам да, үземне кулга алып эшли башлыйм. Шулай иткәч, тормышның ямен аңлый башлыйсың. Мин иҗат юлым башында ук җиңел булмаячагын белдем. Әле тагын күпме авырлыклар, киртәләр очрар. Аллага ышанам, иртәме соңмы, ул барысын да тигезләр. Һәм, никадәр генә авыр булса да, үземнән йөз чөергән беркемгә дә икенче мөмкинлек бирмим.
— Җырларың кайчан языла?
— Кәефем яхшы, яки киресенчә, бик начар булганда җыр язам. Аларны сыйфатлы эшләргә тырышам, минем 1 аранжировка гына да 50-60 мең тора. Һәр җырым тормыштагы хәлләр белән бәйле. Мактаулы исемнәрем дә юк. Минем халык биргән бер генә исемем бар, ул — «зажигалка» (көлә). Үземне бәхетле дип саныйм. Ходайдан биргән талантым, җырлар язу сәләтем бар. Шушы талантны яшерегә, өйдә качырып ятарга тиеш түгел мин.
— Шәхси тормышыңа килгәндә...
— «Ухажер»ларым күп, ләкин кияүгә чыгардае әлегә юк. Кайбер егетләр куркак, килеп эндәшмиләр. Мин социаль челтәрләрдә танышмыйм, анда язып та ятмагыз, егетләр (көлә). Кияүгә чыгуым көтмәгәндә, тиз булыр дип уйлыйм. Таләпләргә килгәндә: эшчән, акыллы, юмор хисе булсын. Иң мөһиме иҗатымны аңласын, хөрмәт итсен.
— Әңгәмә өчен рәхмәт, Римма! Уңышлар сиңа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев