Туганайлар

Татарстан

18+
Интервью

Марина КАРПОВА: «Ике ел элек җырларым белән озаткан егетләрне кабат махсус операция зонасында очраттым»

«Характер — язмыш инде ул» дип язган җырчы Марина Карпова. Мәскәүнең данлыклы М. Пятницкий исемендәге хорында җырлаган карендәшебез иҗат юлы башында ук талантын һәм тырышлыгын халык алдында исбатлый. Хөкүмәт чараларында рәсми кунаклар алдында чыгыш ясый. Берничә тапкыр махсус хәрби операция зонасында да булып кайтты. Казан шәһәр филармониясе солисты, Татарстанның атказанган артисты Марина КАРПОВА белән бүгенге әңгәмәбез — тормышы, гаиләсе һәм иҗат юлы турында.

УҢЫШЛЫ УҢЫШ АРТЫННАН ЧАБЫП, БӘХЕТНЕҢ КАДЕРЕН БЕЛМИБЕЗ

— Марина, күптән түгел син махсус хәрби операция зонасыннан кайттың. Беренче тапкыр гына баруың түгел. Ике ел элек, мобилизация белән китүче егетләрне дә махсус хәрби операциягә үзеңнең җырларың белән озаткан идең. Ул махсус зонага нинди хисләр, уйлар һәм миссия белән барасың? 
— Ике ел элек ике туганыма мобилизация буенча повестка алдылар. Алар беркемнән, беркайда качмадылар. Бүген дә махсус хәрби операциядә безнең тынычлыкны саклыйлар. Казан танк училищесыннан егетләрне хәрби операциягә озатырга мин үземә дан эзләп бармадым. Ул вакыйгалар — шәхси тарихым, кичерешләрем. Без ул вакытта бу хәлләрнең күме дәвам итәсен дә, алда нәрсә булачагын да белмәдек...

Минем репертуар башта ук патриотик җырлардан торды. Ул җырлар хәзер бара торган вакыйгалардан пиар ясау яки модада булган өчен генә язылмады. Кечкенәдән үк шул җырларны җырлап үстем — кокошник киеп, туган ил, казаклар турында җырлап төшкән видеоларым бар. Боларга өстәп, улым Кузьма да Суворов училищесына укырга керде. 

Бер ел элек миңа Луганскидагы Краснодонга барып, җирле халык алдында җырларга тәкъдим иттеләр. Ике дә уйламыйча ризалаштым. Тетрәндергеч вакыйгалар күреп, рухи һәм матди кыйммәтләрнең асылы турында нык уйланган идем. Якыннарыңны югалту, гомер буе яшәгән йортсыз-җирсез калу — куркыныч. Без, тыныч тормышта яшәүчеләр, көн дә вакытлы уңыш артыннан чабып, кемгәдер нәрсәдер дәлилләп, үз якыныңны кочаклау, җылы өйдә тору, кайнар ризык ашауның иң зур бәхет икәнен дә онытабыз. 

Быел без, М.Таминдарова җитәкчелегендәге дәүләт камера хорыннан, Казан шәһәр филармониясеннән берничә артист, Татарстанда тупланган батальоннар янына бардык. бардык. Татарстан Примьер-министры ярдәмчесе Владимир Майстренко, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, егетләребезгә дәүләт бүләкләре тапшырды, ә без концерт куйдык. Урамда, подвалда, землянкаларда барлыгы 8 концертыбыз булды. Бәрелешләр барган сызыкка бик якын идек, ату-шартлау шавышы да ишетелеп торды. Барысы да бик тиз башкарылды: тиешле урынга килдек, бүләкләдек, җырладык һәм киттек.

— Егетләр ничек каршылады?
— Төрлесе булды. Бу инде кемгә нинди «бәхет елмаеп», нинди батальонга эләгүенә, кемнәрен югалтуына карап. Егетләрдән һәрберсенең — үз трагедиясе, үз тарихы. Алар безнең куркыныч төшкә дә кермәгән нәрсәләрне күргән кешеләр. Һәм «егетләр безне тегеләй-болай каршы алды» дип әйтергә тел әйләнми. Күп югалтулар кичергән батальон алдында чыгыш ясау бигрәк тә авыр. Концерт ахырына, барыбер, ул киеренке халәт бераз юкка чыга, ирләр, хәтта, елый. Күңелендәгесен елап чыгара алгач, яхшы, бераз бушанып калганнардыр. Кайбер батальоннарда ныклы бердәмлек сизелә, шаян сүзләр дә сөйләшәләр. Шундый кыен шартларда да, чәчәк букетлары табып, безгә бүләк итүчеләр булды. Шаккаткыч бу! Тыныч тормышта да, сугыштп да кешелеклелек сыйфатларын югалтмаска кирәклегенә — ачык мисал. 
2 ноябрьдә землянкада чыгыш ясадык. Шунда комбатның «нәкъ ике ел элек, 2 ноябрьдә танк училищесында Марина безне үзенең җырлары белән озатып калган иде», дигән сүзләрен ишеттем. Менә шуларны ишеткәч, ничек алар янына бармыйсың?! Баруыбыз юкка түгел, солдатлар онытмыйлар, ВКонтактеда да табалар, җырларымны тыңлыйлар, үзләре дә, әти-әниләре дә яза. 

— Синең өчен Ватан нәрсә ул? 
— Гаиләм, торган җирем, якыннарым. Авылдагы өебез. Мунчадан соң, җырлап утыру, әти-әниләрнең сау-сәламәт булуы. Бу җепләр нык булганда, кеше бик тә көчле. Гаилә кыйммәтләрен дәүләт дәрәҗәсендә сакларга һәм кадерләргә кирәк. Бу кыйммәтләрне аңлаган кеше генә үз гаиләсе мәнфәгатьләрен — дәүләт, Ватан югарылыгында да саклаячак, яклаячак. 

МИҢА БӘХЕТ ЕЛМАЙДЫ — ТУЛЫ ГАИЛӘДӘ ҮСТЕМ

— Башкортстанда тугансың, ә Казанда яшисең. Әти-әниең янында еш буласыңмы? Алар белән быел Санкт-Петербургта да булып кайттыгыз дип беләм.
— Мин Октябрьск шәһәрендә туганмын, аннан Бакалының Сарашлы (Георгиевка) авылына күчендек. Авылны елга икегә бүлә, бер ягында — руслар, икенчесендә керәшеннәр тора. Рус ягы гел бетте, керәшен ягында 8 йорт кына калды. Авылны минем туганнар тота дисәң дә ялгыш булмас: уртада — безнең өй, ике якта берәр өй калдырып, әнинең сеңлесе һәм энесе яши.

Вакыт булганда кайтырга тырышам. Улым җәйге каникулны авылда уздыра. Ул бабасы белән җир дә эшкәртә, печән дә чаба, агачтан уенчыклар да ясыйлар. Әти оныкларын иркәләп тормый, чын ир-ат тәрбиясе бирә. Әни бик тә тәмле итеп пешерә, йорттагы җылылык — аның хезмәте. Әти белән әни шундый тандемда яши, алар, хәтта, сүзгә дә матур итеп киләләр. Әтинең ныклыгы, әнинең юл куючанлыгы — могҗиза атмосферасы тудыра. Миңа бәхет елмайды, ә менә улымның шундый гаиләсе булмавы бераз кызганыч. Ирем белән 9 елдан соң аерылыштык. Кайвакыт, шушы яшемдә дә үзем үскәндәге кебек җылы, бәхетле гаилә кора алмавыма бераз күңелсезләнеп тә куям. 

Без әти-әниләр белән бергә беркайчан да, беркая да бармадык. 90нчы елларда алар йорт төзи башлады, һәм без җәйләрне гел шунда, бакчада, печәндә уздырдык. Ул вакытта диңгез буйларына бару, сәяхәт итү турында уйланылмаган да. Тора-бара хуҗалык та зурайды, ул малларны калдырып китеп булмый иде. Быел яз әтием Иван Дмитриевич белән әнием Лидия Кузьминична 65 яшьләрен тутырдылар, шунда мин аларга Питерга датасы куелмаган путевка бүләк иттем. Җәй көне эш күп булды, көзен барып, бергәләп сәяхәт итеп кайттык. 

— Син — сылу буй-сынлы артист, авылга кайткач, үз кулың белән нәрсәдер эшлисеңме?
— Авылда үскән кеше бар нәрсәне дә эшли белә. Әти-әниләрем дә эш кешеләре. Печән дә җыябыз, бәрәңге дә эшкәртәбез. Сыер саумыйм, әлбәттә. Ләкин, тагын кайдадыр ял итәргә барсалар, анысын да башкарырмын кебек (көлә). Әтинең тракторы һәм эш өчен кирәкле барлык җайланмалары бар. Шулай да, түтәлдәге чүпне утау, җиләк-җимеш җыеп варенье, компот ясау — безнең өстә. Шәһәр ыгы-зыгысында яшәгәндә бу эшләр психологка барып кайткан кебек тәэсир итә. 

— Хәзер барысын да сатып алырга була түгелме?
— Кибеттәгесе тәмле дә, экологик яктан сыйфатлы да түгел. Безнең 8 йортлы авылда сөтнең бернинди машина да үтмәгән кырда, көтүлектә йөргән сыердан савылганын аермачык беләбез. Кузьма да гади авыл ашларын ярата: ботка, аш, сөт, ит, бәрәңге. Чипсы ише нәрсәләргә исе китми. 

БАТЫРЛЫК, НАМУС ТӨШЕНЧӘЛӘРЕН АРТИСТ ТА, ХӘРБИ ДӘ БЕЛЕРГӘ ТИЕШ

— Улың Суворов училищесына үз теләге белән укырга кердеме?
— Соңгы 4-5 елда ул самолётлар турында хыяллана. Без авиомодельләштерү, робот техникасы түгәрәкләренә йөрдек. Аның бу кызыксынуын конструкторлар сатып алып, очучылар турындагы фильмнар карап, тагын да үстерә бардым. 3нче класс ахырына «әйдә, сынап карыйк» дигән фикергә килеп, училищега керергә ныклап әзерләндек. Күпләр: «Син балаңны Суворов училищесына бирдеңме?!» — дип сорый. Баланы училище ишеге төбендә калдырып киттең дә, эшең бетте дип уйлыйлар, ахры. Ә чынында, анда укырга керү бик тә катлаулы. Математика, рус теле, йөгерү, физик чыдамлылык, турникта тартылу буенча экзаменнар. Идеаль сәламәтлек булырга тиеш, психологик тест та үтәсе. Россия Оборона министрлыгының Кузьманың укырга керүе турындагы приказын зур түземсезлек белән көттек. Керү бер хәл булса, укуы — икенче. Ата-ана теләге белән кергән балалар анда озакка калмый, чөнки бик тә катлаулы, дисциплина да булырга тиеш, ял көне китә, суббота кайта. Аларның анда телефоннары да юк. Көнгә 20 минут кына кнопкалы телефоннан шалтырата. Училищега атнага ике тапкыр гармун уйнарга өйрәтүче педагог та килә. Әллә нинди зур нәтиҗәләр кирәк булганга түгел, ә бу мавыгуын югалтмас өчен, чөнки Кузьма училищеда да төрле чараларда гармунда уйный, җырлый. Анда укуына сөенәм. Алган белеме бушка булмаячак. Аның хыяллары бар. Минем дә хыялларым бар иде. Нәрсәдер югалтып, нәрсәдер табып хыялыма таба бардым. Ул да хыялына таба бара. 

— Улыңның артист булуын телисеңме, әллә хәрбиме? 
— Кем булса да, бәхетле булсын. Артист булуы икеле. Миңа калса, ул хәзер ала торган хәрби ныклык ир-атка бик тә кирәкле нәрсә. Батырлык, намус төшенчәләрен белүнең һәр ир-атка киләчәктә кирәге чыгачак. Боларны — артистмы ул, хәрбиме — һәркем белергә тиеш! Бу гадәтләр, күнекмәләр бары тик яхшылыкка гына дип саныйм. Намус белән яшәргә кирәк. 

— Туганнарың арасында хәрбиләр дә бар бугай? 
— Бертуганым хәрби. Ул быел хәрби стаж белән пенсиягә чыкты.

МИҢА ЫШАНЫЧ БЕЛДЕРЕРГӘ БУЛА

— Мәктәп тәмамлаганнан соң, артист булам дип, Питерга, Мәскәүгә чыгып киткәнсең, данлыклы Пятницкий хоры солисты да булдың. Иҗат юлың такырмы, әллә сикәлтәлеме?
— Кечкенәдән үк артист булырга хыялландым, урындыкка басып, кулыма микрофон урынына массажка алып җырлый идем. Иң зур фанатым әтием иде. Әти-әни мине «күпме эшләсәң, шуның кадәр уңышка ирешә алачаксың», «кызым, эшләргә кирәк» дип үстерделәр. Шуның өчен беркайчан да күктән килеп төшә торган уңыш турында хыялланмадым. Мәктәпне бетереп, аттестат алганда да укытучылар «нинди Питер, хәтта Чиләбегә дә керә алмыйсың» диделәр. Ә мин бардым, үземне сынап карадым һәм кердем. Чит кешенең «син булдыра алмыйсың» дигән сүзенә карап, тукталып калырга ярамый. 

9 класстан соң шәһәребездәге музыка училищесына укырга кердем, шул ук вакытта бер ел эчендә 10нчы, 11нче классларны да тәмамладым. 1нче курстан соң, үземне сынап карау максатыннан, Санкт-Петербургтагы сәнгать институтына юл тоттым.

Бер урынга сигез кеше булган конкурстан узып, институтта укый башладым. 2нче курста укып йөргәндә, Мәскәүдән гастрольләргә М. Пятницкий исемендәге халык хоры килде. Шунда аларның югары профессионал дәрәҗәдә җырлавы нык тәэсир итте. Концертта без өч кыз идек, ләкин аларның берсе дә бер тапкыр да, үз тавышларын тыңлатып карау өчен, ул хорга бармады. Мин бу хорда җырларга нык теләдем һәм өч тапкыр бардым. Ниһаять, алдылар. Гаҗәеп вакытлар иде ул, дөньяның кайсы илендә генә чыгыш ясамадык…

Казанга кайтканда да мине беркем дә көтмәде. Тырышып, кояш астында үз урынымны таптым, хөкүмәт чараларында чыгыш ясыйм, Казан шәһәр филармониясендә эшлим. Болар барысы да — хезмәт һәм ныклык. Элек мин бар кешегә ярарга, охшарга тырыша идем. Ә хәзер — юк. Иҗатым кемгә ошый, шулар мине ярата һәм шул миңа рәхәтлек бирә. Мине тыңларга, күрергә теләгән аудитория алдында чыгыш ясыйм. Бар Татарстанны үземнең җырларым белән яулыйм дигән акылга сыймаслык амбицияләрем юк. Бөтен кешегә дә ошарга кирәкми. Быел Мәскәү дәүләт университеты магистратурасын «Мәдәни сәясәттә — идарәчеләр» юнәлешендә тәмамладым. Бәлки, тормышым бөтенләй башка юнәлешкә борылыр. 

— Үзеңне идарәче итеп күрәсеңме? Артист һәм идарәче икесе ике нәрсә бит. 
— Миңа калса, булдыра алыр идем. Бу — яхшы артистка да, яхшы идарәчегә дә иң икрәкле яхшы сыйфатлар комачауламый дигән фикер. Шактый вакыт инде үземнең кем икәнемне репертуарым, гражданлык позициям белән дә исбатлыйм, миңа ышаныч белдерергә була дип саныйм. Аннан сәхнә яшьләрне, матурлык ярата. Азлар гына сәхнәдә лаеклы олыгая ала. Шуның өчен үземне сәхнәдән башка тормышка да әзерлим. Балалар иҗат үзәге оештыру теләгем дә юк түгел. 

— Халык җырлары, иҗаты киләчәк буынга кирәк булырмы? 
— Халык җырлары — һәрвакыт кирәк һәм популяр. Донбаска барып, халык җырларын башкарганда, егетләр дә безгә кушылып җырлый. Ниндидер попса түгел, ә татар, рус халык җырларын җырлыйлар. Халык җырлары — халык күңеле. Син шундук өйгә кайткан кебек буласың. Болар барысы да безнең тамырларыбыз коды. 

Һәрнәрсәне дә акыллы һәм матур итеп эшләсәң, яшьләр дә тартыла, кызыклы була. Мин үзем дә эзләнүдә. Аранжировка, репертуар — «русская рулетка» кебек. Менә-менә шәп әйбер килеп чыгачак, дип көтәсең, ә бернәрсә дә булмый. Кайвакыт уйламаганда да хит була. «Алайлар да була икән», «Керәшен кызлары» дигән җырларым халык арасында нык танылды. Безнең җырларның хит булмавы глобаль дөньяда трагик хата түгел. Беребез дә хаталарсыз түгел. Ә хаталарны хирурглар ясаса, менә анысы — аяныч…

— Халык артисты дигән исемгә омтыласыңмы, синең өчен мөһимме ул? 
— Юк. Халык артистының иҗатына гашыйк халкы булырга, ул стадионнар җыярга тиеш. Мин бу максат артыннан бармыйм. Халык артисты булып, стадионнар җыймау — сәер. Минем өчен халык артистлары — Салават, Зәйнәп Фәрхетдинова, Хәния Фәрхи. Алар дәрәҗәсенә җитмичә, бу турыда сөйләшү дә ахмаклык. 

«МИН БЕРКАЙЧАН ДА АНЫҢ КЕБЕК ЭШЛӘМӘЧӘКМЕН» ДИЯРГӘ ЯРАМЫЙ

— Марина тәкәббер, үзен әллә кемгә куя, бик күпне тели, диючеләр бар...
— Ә кем теләми? Мин бит аларның теләкләренә кысылмыйм. Беркем белми минем нәрсәләр аша узганымны. Тыштан шундый көчле булып күренсәм дә, кичләрен утырып елый алам, 9 ел бергә торганнан соң ирем белән дә аерылыштык... Болар барысы да җиңел нәрсә түгел. Әйтсеннәр! Кешене гаепләп сөйләргә һәм «беркайчан да аның кебек эшләмәчәкмен» дияргә ярамый. Чөнки, күпмедер вакыттан соң, Ходай сине шундый хәлгә куеп, һәм син шундый ук гамәл кылырга мәҗбүр булырга мөмкинсең. 

— Филармония артистлары белән араларыгыз ничек? 
— Дусларча, иҗади. Анда — татарның көчле җырчылары, ә мин рус халык культурасын танытам. Татар эстрадасында булмаганыма үкенмин. Телевизорда, төрле пиар-шоуларда балкыганнар хөкүмәт чараларында чыгыш ясамый, республика, төбәк культурасын рәсми чараларда күрсәтмиләр. Берсе — начар, икенчесе — текәрәк, дип әйтмим. Ләкин икесе — ике юнәлеш. 

— Җырларың туган илне ярату турында, ә үзең Россия буенча сәяхәт итәргә яратасыңмы? 
— Южно-Сахалинск, Камчатка якларын, Калининградны яратам. Безнең гаилә тарихы да Калининград белән бәйле. Бөек Ватан сугышында Кузьма бабай сугышка алынып, Калининградка (ул вакытта Кёнигсберг) барып җиткәч, сугыш бетә. Аны 7 ел шунда моряк хезмәтендә калдыралар. Шунда өйләнә, 2 баласы туа. Әнисен дә шунда алып китә. Ләкин ул сагынып, хатыны, балалары белән, кабат Бакалы районына кайта. Ләкин хатыны, 3 яшьлек кызын алып, кире китә. 9 айлык малаен алып, бабайны үзе артыннан килер дип уйлый. Ә бабайны тиз генә безнең әбигә өйләндерәләр. Бабайның беренче хатыныннан туган балалары белән аралашып торабыз.
«Золотое кольцо»га кергән борынгы шәһәрләрне яратам. Питерда, Мәскәүдә, Ярославль, Суздальдә сәяхәт итәм. Алабуга да йөрәгем түрендә. Кайда барсам да, музейга керергә тырышам. Тарихи, документаль фильмнарны кызыксынып карыйм. Нинди генә кунак килсә дә, Свияжскига алып барам. 

— Марина Карпованың йөрәгендә кем? 
— Йөрәгемдә — якыннарыма булган ярату. Ярдәм сораучыларга син булышырга тиешсең. Ул ярдәм кем өчендер вак-төяк булса, кем өчендер — дөнья. Мин моны күптән түгел генә аңладым. Ходай безгә кешеләрне рәхмәт йөзеннән җибәрә шикелле. Ниндидер гамәлләрең өчен, Ходай сиңа үзенең яратуын кешеләр аша җибәрә.

— Ходайга ышанасыңмы?
— Ходайга да, бумерангка да ышанам. Шул ышану миңа көч бирә. Бер эш — ышану һәм сорау, икенче эш — шөкер итү. Кайвакыт төрле хәлләргә юлыкканда, бик күп соравымны аңлыйм. Аннары, «боларны биргәч, димәк, мин аңа лаек» дип тә уйлыйм. Булганы өчен барысына дә рәхмәт. 

— Әңгәмә өчен зур рәхмәт, Марина! Уңышлар сиңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев