Юлия Дувалова: «Хатын-кыз башта үзен яратырга тиеш»
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының идарә члены, бизнес леди һәм КФУ педагогы Юлия ДУВАЛОВА замана хатын-кызы, шәхси бренд һәм гаилә тәрбиясе турында сөйләде.
ГАИЛӘМ — НЫКЛЫ ТЫЛ, МӘКТӘП СЫНАУ УРЫНЫ БУЛДЫ
— Юлия Игоревна, үзең, гаиләң белән таныштыр әле?
— Мин Мамадышта туганмын, ләкин кечкенәдән үк Казанда яшибез. Әни ягыннан әби белән бабай — Чия Башы авылыннан, әти ягыннан бабай — Урманчы, әби — Акман авылыннан. Җәйге каникулларны ел да Мамадышта уздырдым, хәзер дә мөмкинлек булган саен кайтып киләм.
Казанда «текә» мәктәптә укыдым. Паспортымда район күрсәтелгәнлектән классташларымның миннән көлгәннәрен дә хәтерлим, ояла идем. Имеш, мин Казанныкы түгел, ә районнан... Үсә төшкәч Мамадышның тамырларым, көч алу урыным икәнен аңладым. Казаннан арыганда, туган якка кайтасым, бакчага чыгасым, мунча керәсем килә. Анда җаным ял итә.
— Мәктәптә «отличница» булгансыңдыр?
— Юк. Мәктәптә укытучылар белән аралар артык яхшы булмады. Классташлар яхшы керемле, бай балалары иде, хәзер аларның яртысы чит илләрдә яши, ә мин финанс ягыннан алар дәрәҗәсенә җитә алмый идем. Аңлашылмаучанлыклар еш булды. Күпме генә тырышсам да, әйбәт билгеләр куймадылар, шулай да ЕГЭны яхшы тапшырдым. Медальгә барган классташларым, киресенчә, имтиханнарны бирә алмады. Федераль университетка кергәч, бакалавр белән магистратураны гел «5»легә генә тәмамладым.
— Шундый мәктәптә уку авыр булгандыр. Нигә әти-әниең башка мәктәпкә күчермәде?
— 7нче-8нче классларда башка мәктәпкә күчерегез, дип елый идем. Хәзер күчермәгәннәренә рәхмәтлемен, әти дә «барысы да яхшыга булган», ди. Чөнки, кечкенәдән чыныгу алып үстеп, күп нәрсә акчага корылган тормышта сынауларны җиңәргә өйрәндем. Без тора торган ишегалдында яшьләрнең күбесе азып-тузып йөри иде. Әти «кызым, синең тирә-ягыңда мондый кешеләр булырга тиеш түгел» дип аңлатты. Әти мине 11 ел буе ерактагы мәктәпкә үзе машинада йөртеп укытты. Аңа бик рәхмәтлемен. Үз вакытында авыр булса да, хәзерге кыю һәм кешеләргә карата хөрмәт хисләре булган Юлия Дувалованы шул мәктәп тәрбияләде. Инглиз телен дә яхшы беләм. Шундый ныклык тәрбияләгәне өчен мәктәбемә рәхмәтлемен.
— Әтиләр туры сүзле, катырак булса, әниләр — башкача. Әниеңнең сине канатландыра яки күктән җиргә төшерә торган нинди киңәшләрен тотасың?
— Әни — иң якын дустым. Идеаль хатын-кыз нәкъ тә әнием кебек булырга тиеш. Аның һәртөрле вакыйгага үз карашы бар, кирәк икән, шундук үз сүзен әйтә, кирәк икән, дәшми кала. Икешәр сәгать мине тыңларга мөмкин. Әни туры киңәш бирми, ләкин аңа бар булганымны сөйләгән вакытта, сорауларыма җавап табам. Авыр вакытларда әнине кочаклап яту миңа көч бирә. Әни ята, мин гел аннан астарак ятып, аякларын кочаклыйм. Оҗмах аналар аягы астында, диләр.
Туры киңәш кирәк булса, дәү әнигә (әнинең әнисен шулай атыйм) шалтыратам. Ул «тәәк, монысы болай, тегесе шулай, юк инде болай итәргә кирәк», дип шундук әйтә.
Әни КФУда укыта, беркайчан да тәртибең моңдый булсын, моны эшлә, дип әйтми. Әни мине дә, энемне дә тыңлый. Безнең арабыз — 11 яшь. Мин бик көттем аны, бәби алып кайтсыннар өчен, туганнардан подпись та җыеп йөрдем (елмая), подъезд төбенә чыгып, коляскадагы балаларны ярата идем. Энемә 3-4 ай булганда әни эшкә чыга башлады. Мин аны карый идем, теле ачылганда «әни» дип тә әйткәне булды. Энем КФУда беренче курста укый. Без аның белән нык якын.
ВАКЫТЫНДА КИТӘ БЕЛҮ — УҢЫШ НИГЕЗЕ
— Керәшен хәрәкәтенә ничек кереп киттең? Җәмәгать эше сиңа нәрсә бирде?
— Балачактан ук керәшен икәнемне белеп үстем, Җөригә Питрауга бара идек. Пасха, Рождествога Мамадышка кайттык. Ә Питрау минем өчен, чын керәшен дөньясы иде. 2016 елда әни керәшен яшьләре слётына барырга өндәде. Март аенда уздырылган слётта этнография, фән өйрәнгән галимнәрне, «Бәрмәнчек» ансамбле чыгышын һәм Мамадыш ягыннан бик күп яшьләр катнашуын күреп таң калдым. Слётта мин үземнең бай мираслы керәшен халкының бер кызы икәнемне аңладым. Аннан "Кряшен чибяре«ндә катнашырга кыстадылар. Әле Питрауга озак булса да, әзерлекне башладык. Бөтен туганнарны аякка бастырдык. Рождествода «Чыра җыю» йоласын күрсәттек, вокал буенча дәресләр алып, әби сандыгыннан 150 еллык күлмәкләр, тамаксалар эзләп таптык. Мин 2нче урынны алдым һәм анда алган хис-кичерешләремә чиксез шатландым. Икенче көнне үк «Айбагыр» этнолагерена вожатый булып киттем. 7 ел дәвамында «Кряшен чибяре» һәм «Айбагыр» этнолагере проектларын тормышка ашыруда катнашып, аның үзәгендә кайнадым.
Җәмәгать эше миңа үземнең тамырларыма кайтырга ярдәм итте, кем икәнемне аңлатты, күп санлы дуслар, яңа танышулар бирде. Халык дуслыгы йорты, Яшьләр ассамблеясе белән тыгыз эшләдем. Күпләр белән аралаштым. Әрмән, грек, үзбәк, төрекмән һәм башкалар арасында якын дусларым бар. Үземне яхшы оештыручы дип саныйм. Башыма бер уй килсә, аны кәгазьгә язып, план корып, берничә төн йокламаска да мөмкинмен. Төп профессиям финанс өлкәсе, саннар белән бәйле булды. Үзем өчен мөһим булган иҗади потенциалымны да тормышка ашыру мөмкинлеге таптым биредә. Болар өчен керәшен оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусовага, ул вакыттагы «Бәрәкәт» яшьләр бүлеге җитәкчесе Алиса Спиридоновага (хәзер Аглеева), миңа юл күрсәтеп, бу эшләрне тапшырганнары өчен рәхмәтлемен.
— Соңгы елда бу ике зур проекттан читләштең. Киләчәктә керәшен хәрәкәтендә үзеңне кем итеп күрәсең?
— Буыннар алмашы булырга тиеш дип саныйм. Яңа технологияләр, яңа карашлар барлыкка килә. Яшьләр проектларында бу бигрәк тә нык сизелә. Миңа быел 30 яшь тула. «Айбагыр» белән «Керәшен чибәре» проектларына мин яңа сулыш бирә алмыйм. Мондый вакытта китә белергә кирәк. Бу — уңыш нигез. Китәсең килмәгән вакытта китәргә кирәк, дигән сүзләр дә бар. Монысы белән дә килешәм. "Айбагыр"да, мәсәлән, мин кайчандыр вожатый булып эшләгәндәге балалар хәзер үзләре вожатый булды. Аида Сахарова, Лиана Самойлова кебек талантлы яшьләребез үсеп чыкты. Быел лагерьны да, конкурсны да читтән күзәттем. Яңа оештыручыларның яңа карашларын күрү куанычлы булды.
КӨН ДӘ БЕЛЕМГӘ ОМТЫЛАМ
— Шәхси бизнесың да бар. Барысына да кайдан көч табасың?
— 3нче курста халыкара компаниядә бухгалтерлык исәбе буенча эшләп алдым. 4нче курста халыкара компаниядә стажер-ярдәмче булып банкларга аудит тикшерүе оештыра идем. Шул вакытта мине Мәскәүгә эшкә чакырдылар. Казанда магистратурага укырга кергәч, анда бармадым. Студентлык чорын озайттым, дисәм дә була. Болгариягә дә барып укып кайттым.
2019 елның октябрь аенда, махсус курс узып, әти булышып, зур чыгым белән гаилә туристлык агентлыгы ачтык. Эшләп кенә киткәндә 2020 елда короновирус аркасында, дөньяда барысы да туктап калды. Чит илгә ял итү өчен алдан путевка алган кешеләр акчаларын кире таләп итә башладылар, суд эшләренә чумдык. Зур туристлык фирмасының агенты булганлыктан, тур өчен кеше алдан түләгән акча бездә калмый иде, ә халык барысын да бездән таләп итте ул вакытта.
Шул ел ахырында «КАН АВТО»ның сыйфат бүлегенә җитәкче булып эшкә урнашып, өч ел ярым эшләдем. Бик зур тәҗрибә алдым бу эштән дә. Безнең бүлек кешеләрдән килгән төрле дәгъваларны карый иде: машинасының берәр запчасты начармы, тәгәрмәчен дөрес куймаганнармы, кире кайтарамы һәм башкалар... Ялларда да эшләдем, нык арып киттем аннан. Эштән киткәч тә әллә ничә тапкыр шалтыратып, башка бүлеккә чакырдылар. Ул эштә кеше тыңларга, гафу үтенергә һәм бөтен вак-төяк җитешсезлекләрне күрергә өйрәндем. Хәзер кабат туристлык агентлыгын үстерә башладык. Яңа юнәлеш — продюссерлык белән шөгыльләнәм. Укырга, кешеләр белән аралашырга яратам. Һәр көн интернеттан яңа сүзләр өйрәнәм. Ясалма интеллект буенча онлайн уку узып йөрим әле.
— КФУда да укытасың. Студент Юлия белән хәзерге студентлар арасында аерма зурмы?
— Икенче елым инде КФУның финанс базары һәм институтлары кафедрасында ассистент булып эшлим. «Шәхси финанслар белән идарә итү», «Банк эше» һәм «Финанслар» дисциплиналарын укытам. Шулай ук, институтта пиар эшен дә алып барам. Студентларга килгәндә, элеккеләре белән хәзергеләре аерыла. Яшьләр башка булганга гына түгел, укытучылар да башка булгангадыр дип уйлыйм. Безне җитди өлкән буын — «иске гвардия» укытты. Алар яныннан узып киткәндә, без, куркудан түгел, ә хөрмәт йөзеннән, коридор стеналарына сеңеп бетә идек. Парларга соңга калу түгел, кабинетларга өс киеменнән дә керми идек. Ә хәзер студентлар соңга калса (барысы да түгел), «мин акча түлим, ничек телим, шулай йөрим» дип җавап бирәләр. Бәлки, мин яшь укытучы булганга шундый караштыр... Укыганда ясалма интеллект белән артык мавыгырга кирәкми. Кайсыдыр студентлар башларын уйлатырга да теләми. Безне интернет бозды. Укытучылар библиотекага кереп китап-журналлар укырга кушканда, без сорауларга җавапны интернеттан эзли идек. Хәзерге буын интернеттан да эзләми, алар ясалма интеллекттан гына сорый. Бу начар, дип саныйм.
ИР КЕШЕ КҮБРӘК ЯРАТЫРГА ТИЕШ
— Син — укымышлы, матур кыз, җаваплы эшләрдә эшлисең, шәхси брендың бар, зур проектларны тормышка ашырасың. Дус кызларың бармы? Хатын-кызлар арасында дуслык була аламы?
— Дус була белергә кирәк. Дуслык ул — партнерлык. Кешедән файда гына эзләсәң, бу дуслык түгел. Кемдер тормыш итәргә өйрәтә, кемдер сине кабатлый. Болар да дуслык түгел. Студент елларыннан якын дус булган ике кыз белән аралашмыйбыз. Ачуланышмадык та, югыйсә, ләкин юллар аерылды. Үз тирәлегеңдәге кешеләрне яхшылап уйлап булдырырга кирәк. Янәшәмдә булган һәркем, шулай ук, дусларым өчен Ходайга рәхмәтлемен. Яхшы аралаша торган танышларым бик күп, бер юнәлештә, бер-бербезне аңлап атлый торган чын дусларым ике-өч кенә. 30га җитеп килгәндә барлык эч серләреңне сөйләрлек кешеләр, чыннан да, азая. Һәркем үз тормышы, гаиләсе, балалары белән яши башлый.
— Бүгенге көндә гаиләдә, җәмгыятьтә хатын-кызның урыны? Кем ул замана хатын-кызы?
— Барысы да гаилә тәрбиясенә бәйле: башта — син үскән, ә аннан син килеп кергән. Безнең гаиләдә хатын-кыз барысына да өлгерә. Эштән кайта, ашарга пешерә, чисталык, тәртип, ял итәргә дә җитешә. Мин шуларны күреп үскән кыз. Кайбер таныш кызларым ашарга пешерүемә шакката. Бу миңа ана сөте белән кергән. Өйдә ашарга пешереп кенә дә ята алмыйм, ашарга заказ белән китергәннәрен дә көтеп тормыйм. Карьерага да, гаиләгә дә вакыт табып, барысына да тигезлек кирәктер.
— Шундый хатын-кыз янында нинди ир кеше булырга тиеш?
— Эшли торган. Өйдә ята торган ирләргә түзеп тора алмыйм. Көн дәвамында хатын-кыз эштә булган кебек, кичен ир дә өйдә хатынына булышырга тиеш. Гомумән, ир кеше хатын-кызны күбрәк яратырга тиеш дип саныйм. Икең арасында хөрмәт булырга тиеш.
Гаилә төзегәнче башта аякка басарга кирәк. Бер караганда, яшьрәк чакта бала табарга кирәк дип санасам; икенче яктан, баланы җитлегеп тапсаң яхшырактыр да. Хатын-кыз башта үзен яратырга һәм үзе белән гармониядә булырга тиеш. Үзең бар күңелең белән бәхетле булсаң, тирә-яктагылар да бәхетле була. Бүгенге көндә миндә әнә шул гармония.
— Җавапларың өчен рәхмәт, Юлия. Уңышлар сиңа!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев