Туганайлар

Татарстан

18+
Интервью

«Әкият» курчак театры артисты Юрий Чуктиев: «Бала җанлы булмасаң, театрда эшләп булмый»

20 елдан артык эшләү дәверендә Татарстанның халык артисты Юрий Чуктиев кемнәрне генә уйнамаган да нинди генә курчакларга җан өрмәгә. Аның белән интервьюдан өзек.

– Әзмәвер гәүдә һәм курчак театры. Бу үзеңә дә сәер тоелмыймы?

– Курчакны мин түгел, ул мине сайлады бугай. Мин режиссер белгечлегенә укыдым. Имтиханнарга театр директорлары йөри иде. Нәтиҗәдә Чаллы курчак театрына эшкә чакырдылар. Ул зур тәҗрибә мәктәбе булды. Әмма анда төпләнеп китә алмадым, Казан үзенә тартты. Биредә аз гына Тинчурин театрында эшләп алгач, «Әкият» курчак театрына эшкә урнаштым. Егерме  елдан артык курчаклар арасында.  Курчак – минем уйларым да, яраткан партнерым да. Без хис-тойгылар, хәрәкәт аркылы җансыз әйберне җанландырабыз. Аларга җан өреп, тамашачыга курчакларның эмоцияләрен җибәрәбез. Әзмәвердәй гәүдәм бу театрда бик табигый тоела. Заман белән эшләү алымнары да үзгәрә. Бер актерга берничә роль башкарырга туры килә. Кайчак курчаклар белән дә эшлисең, үзең дә чыгып уйныйсың. Барысын да тиз эшләргә, җәһәт эләктереп алырга кирәк. 

– Әлмәндәр роле белән дә тистә калдың. Ничек әзерләндең һәм синең Әлмәндәреңнең аермасы нәрсәдә?

 «Әлдермештән Әлмәндәр»нең мәгънәсе ике театрда да бер – тормышны ярату, гомереңне мәгънәле, матур итеп үткәрү. Мин Әлмәндәр картны тудырганда бабамны да, үзебезнең авыл агаларын да күз алдында тоттым. Сугышка биш улын озатып, берсен генә каршы алырга насыйп булган, анысы да имгәнеп кайткан. Шушы югалтулардан соң да тормышка нәфрәт белән карамаган. Көчле рухлы ил агасы дими, ни дисең Әлмәндәрне? Әлбәттә, бу рольне тартып бетерә алырмынмы икән, дигән шик тә бар иде. Баш режиссер, синең потенциалың бар, дип ышандырды. Авыр роль, спектакльнең буеннан-буена сәхнәдән чыкмыйсың. Миңа калса, килеп чыкты кебек. Шәүкәт абыйны кабатларга тырышмадым. Кабатланудан куркып, хәтта Камал театры спектакленең язмасын да карамадым. Вакыт-вакыт синнән Шәүкәт абый тавышын ишеттек, дигәч, премьерадан соң, кызыксынып, элеккеге язманы карадым. Чыннан да, шундый мизгелләр бар икән. Мөгаен, кайбер сүзләр уртак бер мәкам, мәгънә белән әйтелә торгандыр.

– Балалар театрында эшләр өчен, яшь барса да, картаймаска, бала җанлы булып калырга кирәк. 

– Бала җанлы булмасаң, балалар театрында эшләп булмый торгандыр. Ә яшь булып калуның сере – балалар белән эшләүдәдер. Алардан килгән энергетика тулыландыра безне.

– Курчакларны сихри көчкә дә ия, диләр бит әле.
– Без бит үзебез әкиятләрдәге сихри дә, серле дә дөньяны уйныйбыз. Ул дөнья гади генә булып күренсә дә, катлаулы. Сәхнәдә без курчаклар аша чыгарган тойгылар үзенә күрә бер сихер. Ул яхшылыкны - яманнан, акны карадан аерырга өйрәтә.

– Балаларың белән курчак уйныйсыңмы?

 Кызларыма сәнгатьне яратуны тапшыра алдым кебек. Алар һәр спектакльгә йөри, аннан соң фикерләрен әйтәләр. Олы кызым бик матур итеп рәсемнәр ясый, папье-машедан курчаклар иҗат итә. Уртанчы кызым да тырыш, дәрестән соң театрга килә, цехларда эш барышын күзәтергә ярата. Мөгаен, алма алмагачыннан ерак төшмәс… Дөрес, безнең һөнәр белән зур акча эшләп булмый дип, балаларына кат-кат тукучылар да бар. Мин андый тыюларга каршы. Нинди һөнәр сайласалар да, бездән хәер-фатиха. Эшләреннән тәм тапсыннар, шунысы иң мөһиме.Баланың укытучы, артист, я булмаса башка һөнәр сайлавы куркыныч түгел, чынбарлыктан аерылуы куркыныч. Хәзер бит интернет заманы. Анда ниләр генә юк. Интернеттагы мәгълүматлар баланың аңына тәэсир итәргә, психикасын үзгәртергә дә мөмкин. Нәтиҗәләре күренә дә инде: күпләр эшләмичә баю турында хыяллана. Бу бик хәвефле.

– Бала туган телдә сөйләшсен өчен гаилә җаваплымы, мәктәпме? 

– Туган телне саклау дәүләт сәясәте булырга тиеш. Чөнки гаилә генә дә, мәктәп кенә дә тел өчен мохит тудыра алмый. Ул яктан безнең хәлләр өметсез түгел. Әлбәттә, ата-анадан да күп нәрсә тора. Телгә, үз милләтеңә мәхәббәтне бала күңеленә бары тик ата-ана гына сала. Безнең балалар өйдә татарча сөйләшә. Җәй көннәрен күбрәк авылда үткәрәләр, анда керәшеннәрнең бай теле, җырлары, фольклорын сеңдерәләр. Моннан тыш ел саен Мамадыш районындагы «Айбагыр» этнолагерена йөриләр. Монда керәшен мәдәниятенең бөтен нечкәлекләрен үзләштерәләр.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев