Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Юксынабыз сине, Юрий Петрович…

Керәшен дөньясында үз эзен калдырган, «Әжмәк һәм Васильево авыллары тарихы», «Албайда дини бунт», «Василий Тимофеевның тормышы һәм эшчәнлеге» кебек фәнни мәкаләләр авторы, керәшен темасына «Православный собеседник», «Безнең мирас» журналлары, «Туганайлар», районыбызның “Нократ”газеталарында мәкаләләр бастырган Юрий Петрович Карповны без, якын дуслары, югалтуыбыз белән һич тә килешә алмыйбыз әле. Аңа нибары 48 яшь иде...

Яшь вакытта күргән бер төшен сөйләгән иде ул миңа. Төшендә бер старец аңа: «Юра, син китаплар язарсың, чиркәү торгызырсың әле”, - дигән. Төшләрне юрарга, аларга әллә ни әһәмият бирмәскә өйрәткән Юрий Петрович миңа бу төшен, никтер, сөйләде. Уртаклашасы килгәндер инде.

Аның соңгы хезмәте дә районыбызның Колышчы авылына багышланган ирле-хатынлы Максимовларның «Забытые страницы истории села Кулущи» китабы булды. Ул аңа бик теләп алынды, компьютерда җыйды, төзәтмәләрен кертте, яратып эшләде. Безнең керәшен авыллары турында китаплар чыгару буенча планнар зур иде әле.  Керәшен халкының чын патриоты булды шул ул. Ә чиркәүне үз күңелендә күптән торгызган иде инде Юра.

Без аның белән бик күп аралаштык. Дөньяга карашыбыз, уй- фикерләребез бик күп очракта тәңгәл килә иде. Шалтыратышып, хәл белешмәгән, теге яки бу мәсьәләдә фикер алышмаган көннәребез сирәк булгандыр. Ярдәм итәргә, булышырга ашкынып торган, төрле сорауларга җавап бирә ала торган якын кешебезгә әйләнде ул безнең. Керәшен темасы, дин турында теләсә нинди сорауга җавап бирә алырлык үзенең нигезле фикере бар иде аның. Ә аның белән танышу тарихын “Туганайлар”га язган булганмын инде мин, өзек китерәм:

“Мин аның белән Мамадышта керәшеннәрнең беренче укытучысы Василий Тимофеевның 175 еллыгына багышланган конференция алдыннан таныштым. Бу конференциягә керәшен тарихын өйрәнүче күренекле галимнәр белән бергә районның берничә тарих укытучысына да чыгыш ясарга туры килде. Материаллар каян тупларга икән дип йөргәндә, Әжмәк (Васильево) авылында башлангыч класслар укытучысы булып эшләгән Юрий Петрович Карпов турында ишеттем. Хәзер укытмый, инвалид, аяклары йөрми, диделәр. Ә миндә сорау арты сорау туды: “Ул башлангыч класслар укытучысында Тимофеев турында каян шуның хәтле материал бар? Өйдә ята торган кешенең материаллары шул интернеттан алынган хәбәрләр генә түгел микән? Әллә  үзе шушы тема белән кызыксынып материал туплаганмы, шуны безнең белән бүлешергә әзерме?” Сораулар күп, тик мин озак уйлап тормастан, телефоннан шалтыраттым да беренче мәртәбә безгә бөтенләй кире якта урнашкан Әжмәк авылына киттем. Аяклары йөрми торган кешене күреп, жәлләү хисен тышка чыгармасам иде дип, бөтен батырлыгымны җыеп, аларга керергә әзерләндем. Өйләрен дә озак эзлисе булмады, таякка таянып безне каршыларга чыгучы Карпов үзе безне елмаеп каршы алды. Мин олы кеше дип күз алдына китергән Юрий Петрович, әле 40 яшен дә тутырырга өлгермәгән ир уртасы булып чыкты. Юк, Аллага шөкер, мин күз алдына китергән кеше булып чыкмады ул. Таяк белән йөрүенә җайлашкан, һәр хәрәкәте үзенә килешле, йөзеннән елмаю китми, кешеләрне хөрмәт итүе әллә каян күренеп тора. “Булыша алган кадәр булышырмын, Бәчли әтейнең кире кайтуына сөенеп бетә алмыйм”, - дип башлады ул сүзен. Һәм шунысына игътибар иттем, ялгыш та Василий Тимофеев дип түгел, ә “Бәчли әтей” дип, олылап сөйләште ул.

  Тимофеев белән нәрсә бәйли соң аны? Тормыш юлына күз салыйк әле.

 Питер дәдәй белән Марҗый түтиләрнен семьясында 4нче- төпчек малай булып дөньяга килә ул. Толя, Галя, Сашаны тудырып, алар үсә башлагач кына, тагын бер малай алып кайтып куя Марҗый түти. Акылы- зиһене белән яшьтәшләреннән аерылып торган малай белән озакламый больница юлларын таптарга туры килә. Ананың үзәген өзеп, врачлар нәни Юраның гомерен чикли башлый: 10 яшь, 12, 18 яшь... Башта үзләрендә башлангыч, аннары күрше Ишки мәктәбендә урта белем ала. Йөрергә авыр пычрак, карлы- буранлы көннәрдә дәресләрне өйдә укып үзлегеннән үзләштерә. Шулай булса да, укучы Юра Карпов классташларын шаккаттырып, район олимпиадаларында призлы урыннар алып кайта.

Урта мәктәпне тәмамлагач, аны туган авылы мәктәбенә укытучы итеп куялар. Белемгә омтылышы зур булган яшь укытучы читтән торып Алабуга дәүләт педагогия институтының тарих факультетына укырга керә. Вуз укытучылары да Юраның сәләтен күрә беләләр, хөрмәтлиләр, аның алга таба да укуын дәвам итүен телиләр, анда булачак галимне тоялар.  Шулай итеп, аспирантура ишекләре дә аңа киң булып ачыла. Институтта укыганда ук канында керәшенлек кайнаган Юрий Карпов туган авылы тарихын яза. Кандидатлык диссертациясенең темасын да әле моңарчы ныклап беркем кагылмаган  Василий Тимофеевка багышлый. Ләкин сәламәтлек хыялларга, фәнгә караганда өстенрәк булып чыга. “Вузларның биек баскычларыннан йөри алмаган кешегә минем фән кандидаты булып йөрүем нигә кирәк?- дип уйлый ул, - Авыл мәктәбендә укытып, бәлки мин күбрәк файда китерә алырмын”. Белмим, бу дөрес фикер булгандырмы, тик кандидатлык диссертациясе якланмый кала... Ләкин аның хезмәтенең бер өлеше ”Православный собеседник” журналында дөнья күрә.

Үзенең нәсел агачы, туган төбәк, керәшеннәр тарихы, православиенең керәшеннәр тормышындагы роле белән кызыксынган Юрий Петрович үзе дә дини кеше иде. Дин мәсьәләсендә ул мине дә бик күп нәрсәгә өйрәтергә тырышты, тик бу темада да аны күбрәк ишетәсе калган шул. Отец Владимир Иванов, отец Димитрий Сизовлар белән бик якын аралашты. 2016нчы елда Чия башында Керәшен Сәрдәсе чиркәве настоятеле священник Димитрий Сизов һәм бертуган энесе отец Геннадий белән бергәләп уздырган келәүгә ул да шатланып килеп җиткән иде. Юрий Петрович ул чагында менә нәрсәләр сөйләгән булган:

 “Отец Димитрий белән интернеттан шактый аралаштым. Үзе һәм энесе отец Геннадий белән шәхсән танышу минем өчен бер арттырусыз сөенеч булды. Гомеремдә беренче тапкыр керәшенчә литургиядә катнаштым. Туган телдә келәү итү икенче шул ул,  бөтен күзәнәккә үтеп керә. Авыл әбиләренең хорда җырлавы да күңелемә хуш килде, ә бит алар профессиональ җыручылар түгел. Литургиядә катнашкан кешеләр минем фикер белән килешерләр дип уйлыйм. Беренче тапкыр җазык әйтеп, өлеш алдым. Кешеләрнең җанына үтеп кереп, бәйрәм бүләк итә алганнары, керәшеннәрне саклап калудагы хезмәтләре өчен рәхмәт аларга. Отец Василий Тимофеев башлаган халкыбызны рухи яктан үстерү  эшен дәвам итүчеләребез бит алар безнең, Алла ярдәменнән ташламасын!”

Юрий Петровичның дуслары күп иде. Ул үзе дә безне бер төенгә туплап, аралаштырып торучы булган. Тау иле мәктәбеннән Анатолий һәм Елена Кузнецовлар, Ишкидән Рифат Хафизов, Чия башы мәктәбеннән Николай Михайлов, Урта Кирмән мәктәбеннән Ринат Хәйруллин – болар белән һәрвакыт аралашып, фикер алышып торды ул.

2019нчы елда Кузнецовлар, Юрий Петрович һәм мин Керәшен Сәрдәсе чиркәвендә дә келәүдә булган идек. Ул турыдагы мәкаләмдә дә түбәндәге юлларны язган булганмын:

“Юлдашларым - коллегаларым районыбызның Тау иле авылыннан Анатолий Васильевич һәм аның хатыны Елена Павловна Кузнецовлар, Васильеводан Юрий Петрович Карпов. Бу дусларым чиркәү тәртипләрен, дин тарихын тирән белә. Еш кына службаларга йөри. Шуңа да священникларга сораулары да күп, сөйләшер сүзләре дә байтак”.

 Алар өендә рәхәтләнеп, күңелебезгә җан тынычлыгы алып кайткан идек шул чагында. Отец Димитрий да бу югалтуны бик авыр кичерде, Соңгы юлга озатырга да бик киләсе иде ул, нишләтәсең, туры килмәде.  Аның фикере мондый:

«Мин священник буларак кешенең христианнарча китүенә бик сөенәм. Мәңгелек тормышка  Юра христианнарча китте. Чия башы чиркәвендә беренче тапкыр җазык әйтеп, өлеш алган иде ул. Булдыра алган хәтле чиркәүгә барды. “Евангелие”не укыды,  Ходайның боерыкларын, кануннарын үтәргә тырышты.  Урыны Күк патшалыгында булсын!»

Бүген без ятим күк калдык. Коллегам Ринат Хәйруллин үзенең “Вконтакте” битендә болай дип язып куйган: “Юра, Юрик... Уйламаган җирдән, көтмәгәндә, кисәк кенә киттең дә бардың. Сиңа тирән ихтирамыбызны белдерәбез. Туган ягыбызга, аның тарихына чиксез мәхәббәтең, белемле булуың белән күңелләрдә тирән эз калдырдың. Бик күп белемнәреңне үзең белән алып китеп барасың. Кешеләргә хөрмәтле булуың, гадилегең белән хәтерләрдә сакланырсың. Туктап тын алырга да,  бер-беребезгә игътибарлырак булырга да кирәклеген соңарып аңлыйбыз шул”. Уйландыра торган сүзләр...

«Хезмәтләреңне җыеп яткырма, дөньяга чыгар», - ди торган идем мин аңа. “Безнең мирас” журналистларына да мин тәкъдим иткән идем аны. Бүген менә аның басмаларын күздән кичереп, барлап утырам. Әлеге журнал хезмәткәрләре Юрийның фәнни мәкаләсе алдыннан менә нинди кереш сүз язган: “Район үзәге Мамадыштан 30 чакрым ераклыкта урнашкан Васильево (Әжмәк) авылын безгә “Әби патша юлы”ннан барып күрергә насыйп булды.Тарихның төрле чорларында мәҗүсилек, мөселман, христиан, керәшен һәм рус мәдәнияте белән сугарылып, хәзер биредә нибары 181 кеше (руслар – 50 процент, керәшеннәр - 47 процент) яши (чагыштыру өчен: 1908нче елда -942, 1926нчы елда 1035 кеше торган), бер урамлы бу авылның үз белгече, тарихчысы бар булып чыкты. Ул – тирә-як авылларда, районда исеме күпләргә таныш төбәкне өйрәнүче, тарих укытучысы, үзенең кечкенә генә “мәгарә”сендә архив тузанына чумып, үткәннең һәр вакыйгасын энҗе бөртегедәй барлаучы Юрий Петрович Карпов”.

Керәшен халкы тарихы белән ахыргача кызыксынды ул. Валерий Зарубин белән сөйләшүдән соң илһамланып миңа дәшәр иде: “Ярый әле Валерий Георгиевич белән таныштырдың мине. Аның төсле киң мәгълүматлы  галимнәребез дә юк әле безнең”. Аңа хөрмәте бик зур иде, үзе белән очрашып сөйләшү иде хыялы.

Гомумән, кешеләрне хөрмәтли белә иде Юра. Аның өчен начар кеше булмады. Тирә – юньдәгеләрне яратып, аларга ярдәм кулы сузып, үзенә дә хөрмәтне арттырган бит ул. Тарих буенча да, компьютер белүе белән дә зур терәк һәм ярдәмче булды ул безгә.

Социаль челтәрләрдә отец Владимир Иванов та бу югалтуга битараф кала алмыйча, болай дип язып куйган:

“Аллага бик ышанадырые. Чиркәүләргә үзе теләгән кадәр җөрергә туры килмәде шул аңа. Очрашып сөйләшкән саен рәхмәт әйтәдерие. Минем күңелемдә ул җакты кеше булып калачак. Изгелекле Ходай җазыкларын кичереп, изгеләр янында мәңге рәхәт урында урнаштырсыные. Исемен мәңгегә исендә тотсыные. Туганнар, теләкләрегездә керәшен халкыбызның чын улын искә алгалагыз!”

Туганнарыңа, якыннарыңа сабырлык бир, Ходаем. Җомаклы бул, тыныч җокла! Без сине мәңге онытмабыз, Юрий Петрович!

 

Лидия Пасыева,

Мамадыш районы Усали урта мәктәбе укытучысы.

(автор фотолары)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев