Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Ура! Фотоның кайда төшерелгәнен белдек

20 июль көнне «Туганайлар» сайтында куелган күмәк фотоның кайда һәм кайчан төшерелгәне ачыкланды.

Сайтыбызда «Туганайлар» редакциясе архивында сакланган фотоларны биреп барабыз. Ни кызганыч, ул фотоларның күбесе кайчан һәм кайда, нинди бәйрәмдә төшерелгәне билгесез. Фотолар артына да язып куелмаган. Шундый фотоларның берсен – 20 июльдә сайтыбызда бирелгәнен Мамадыш районының Владимир авылыннан Галина Михайлова күргән. Һәм ул безгә бу фото турында түбәндәгеләрне язды:

«2007 елда, Казандагы II Халыкара «Җиде йолдыз» телевизион җыр фестивалендә, репетиция вакытында төшерелгән фото бу. Бик төгәл беләм, чөнки анда үземнең  улым Дима да бар».

Бу фотодагы карендәшләребез арасында җырчылар Георгий Ибушев, Лидия Әхмәтова, Яр Чаллыдан Раиса һәм Николай Ипеевлар, җырчы Виталий Агапов, Мамадыштан Валерий Шрыков һәм шул Мамадыш районының керәшен фольклор ансамбле дә бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев