Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Тугыз бүре

Булган хәл

"...Тугыз йолдыз санадым" дигән җыр да бар бит. Ә мин сезгә тугыз бүре санаганымны сөйлим әле. Без яшь чакта, җәйге каникулда ферма каравылчысы Мария апага иптәшкә кунарга бара идек. Мария апа ике баласы белән шул ферма өендә яши иде. Минем чират җиткәндә, клубка барып, аннан соң таныш егетләр озатып куялар иде. Клубтан фермага кадәр ике километрдан артык ара бар. Ул көнне дә Павел мине фермага чаклы озата барды. Мария апа безне чәй эчерде, дуңгызларга дип пешергән черек бәрәңгеләрнең (сугыш вакыты бит) ашарлык җирен сайлап, безгә ашатты.

Кышкы төн. Сәгать икеләр тула. Павел өенә китәргә җыена башлады. Без аны озатып калдык та, ятарга әзерләндек. Ай яктысы төшкән тәрәзәдән мин Павелның әкрен генә атлап киткәнен карап калдым. Мария апа белән башларны-башка куеп сөйләшеп ятабыз. Бер заман якынлашып килгән аяк тавышы ишетелә башлады.

- Павел безне шаяртырга уйлаган ахыры, кире борылып килгән, - диде Мария апа. Мин тәрәзә янына килдем дә, тышка күз салдым һәм үземнең ничек кычкырып җибәргәнемне сизми дә калдым - тәрәзә алдында тугыз бүре тезелешеп утырганнар!

Инде безгә нишләргә, мылтык та юк бит, сарыкларны буып чыгарлар инде. Мария апа әкрен ишек ача башлады, ә без, бүреләрнең өйгә бәреп керүләреннән куркып, кычкырып елаша башладык. Мария апа ишек янында торган тимер сукага бик каты итеп чаң суга башлады.

Бүреләрнең берсе башка бүреләргә якынрак килеп, нәрсәдер "әйтте". Болар әкрен генә кузгалып бастылар һәм тезелешеп авылга таба чабып киттеләр. Хәзер нишләргә инде? Павел бит әле өенә кайтып җитмәде. Мария апа белән, нигә аны өенә җибәрдек икән, бүреләр ашарлар бит инде дип, өзгәләнәбез, эчләребездән белгәннәребезне укыйбыз.

Шулай курка-курка таң аттырдык. Беренче булып фермага Иван дәдәй килде. Без, нинди хәбәр алып килде икән дип, аның күзләренә куркып карадык.

- Авылда бүреләр күргәннәр, бер-бер хәл булмадымы? - дип сорады ул. Без Павелга бернәрсә дә булмаганын аңлап, җиңел сулап куйдык.

Ә кич җиткәч, Павел белән очрашкач:

- Әле ярый чаң суктыгыз, - дип сөйли башлады ул, - мин әкрен генә кайтып килә идем, чаң тавышын ишетеп артыма карасам, кара шәүләләр күрдем. "Бүреләр!", - дигән уй башымнан яшен кебек үтте. Аягымдагы итекләрне салдым да йөгерә башладым... Өйгә кайтып кереп тәрәзәгә карасам, тәрәзә алдында тугыз бүре басып тора. Ишекне ачып этне чакырам, этнең тыны да юк, куркып оясына кереп качкан. Бүреләргә койма аша көрәк белән аткач кына, алар борылып, әкрен генә китеп бардылар.

А.И. Муллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев