Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Светлана Максимова: «Шуннан соң ничек мәңгелек дөньяның барлыгына шикләнеп булсын?»

«Туганайлар» редакциясе оештырган «Керәшенчә марафон»ның бер көнендә Светлана Максимова үзәккә үтә торган хәл сөйләде.

"Керәшенчә марафон"ның 9нчы көне темасы "Иң яраткан җырым" иде.
"Моннан 7 ел элек 17 апрель көнне әти мәңгелеккә күчте. Әти үлгән көнне минем туганнан туган абыем Иванга төш керә. Әти белән әни поездның товар вагонында басып торалар икән, ишеге ачык. Иван болардан сораган: "Миша абый, кая барасыз?" – дип. Әти: "Юк, бармыйбыз. Мин үзем генә алмалыга барам әле. Җиңгәң монда кала", – дигән.

Озак та үтми Иванга тагын төш керә. Безнең элегрәк "Нива" машинасы бар иде. Иван белән әти шуның бардачогыннан диск эзлиләр икән. Әти: "Каеннарым" дигән диск бар иде. Тышында гармун тотып төшкән, эчендәгесе – сорырак төстә", – дип әйтә ди. Әни, гаражга чыгып, машина бардачогыннан 2 диск алып керде. Берсе – Валерий Шрыковның "Каеннарым" дип аталганы, диск рәсемсез, сорырак төстә. Икенчесе – тышына, гармун тотып, коллектив белән төшкән фотолы, "Бәрмәнчек" ансамбленең дискасы. Әти машинада йөргәндә гел шуларны әйләндерә иде.

10 май көнне Радоницага әтинең әле кырыгы узмаган була, кабер өстенә әйберләр куярга ярамый. Тик әни сорагач, алып кайтыйм дип, шул ике дискны алып кайтып, әтинең качы астында калдырып китә.

Кырыгы җиткәч, тагын зиратка кайталар. Әни бөтен җирне карап бетерә, тик дисклар табылмый. Икенче юлы Иван килгәч, әни, менә шулай дискларны алып кайттым, кырыгына кайтканда юкка чыкканнар иде, дип сөйли. Иван: "Миңа тагын Миша абый төшкә керде бит әле. Мин дә аңа төштә: "Дискларны алып бардык, күрдеңме?" – дип сорадым. Миша абый: "Әйе, алдык. Рәхмәт, тыңлыйбыз", – дип әйтте", – ди.

Шуннан соң ничек мәңгелек дөньяның барлыгында шикләнеп булсын?

Әти "Бәрмәнчек"ләрнең керәшен җыруларын җырлаганнарын бик ярата иде. Валерий Шрыковның да иҗатын бик хөрмәт итте. 2002 нче елда Валерик абый концертлар куеп йөргәндә, әти дә күрше-тирә авылларга да, Алабугага да, Казанга да аның концертларын карарга бара иде. Аннары Валерик абыйның дискасы чыккач, ул аны әтигә дә бүләк итте. Менә шунда "Без идек" дип аталган, бик күңелле керәшен халык җыры бар. Шул вакыттан ул минем күңелемә кереп калды. Сез дә әлеге җырның видеосын карап, кәефләрегезне күтәреп жибәрегез әле.

Фото: Светлана Максимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев