Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Шагыйрь Никифорның каләмдәшләре истәлегенә язылган шигыре

Никифор Тукамачев бу шигырен 1997 елның апрелендә, “Керәшен сүзе” газетасы редакторы, шагыйрь Ананий Малов (Ямаш Игәнәй) вафатыннан соң язган булган.

Юк, ышанмыйм

Кырга чыксам, тургай тавышлары,

Кыр казлары күптән килгәндер.

Сандугачлар гына сайрамыйлар,

Читенсенгән кебек кемнәндер.

 

Язгы кояш тәнгә җылы өрә,

Таң җилләре сөя иркәләп.

Әйтегезче, җилләр,

Шагыйрь халкы

Ник арадан китә иртәрәк?

 

Ник вакытсыз китте Мизхәтләрең,

Шәйхиләрең шулай ашыгып?

Белгәннәрдер,

Шуңа язганнардыр

Шигырьләрен ярсып, ачынып...

 

Сандугачлар әллә сайрамыймы,

Игәнәйләр юкка арада?

Гаеп түгел

Җырың онытылса,

Шул кайгыны татып кара да.

 

Түзеп кара күздән яшь чыгармый,

Йөреп кара җирдә тетрәнми...

Гүя алар рухы, язлар булып,

Юата да безне, иркәли.

 

Игәнәйләр җаны туңганнарны

Эретәлде йомшак эндәшеп.

Мизхәтләре, язгы кояш кебек,

Җан җылысы йөрде өләшеп.

 

“Язлар булып сезгә кайтырмын”, – дип,

Шәйхи язды соңгы көнендә.

Юк, шикләнмим сезнең ихлас сүзгә,

Юк, ышанмыйм сезнең үлемгә...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев