Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Ретро фото. Иске Мәлкән керәшеннәре

Фотлар Минзәлә районының Иске Мәлкән авылы Лариса Әхмәтшинаның шәхси архивыннан.

Барысы да балачак истәлеге, озын-озак балачакның кадерле ядкәрләре. Лариса Әхмәтшина:

— Фотода безнең семья, дәдәй белән без юк әле. Дөресрәге, мин юк. Мама дәдәй белән авырлы. Үзебезнең урыс капка алдында төшкәннәр. Тута (Купчакова Нина, бабайның сеңлесе, озак еллар почтальон булып эшләгән, ире сугышта үлгән, бердәнбер кызы Люся сугыр эчәгесе шартлаудан үлә, ялгызы яшәде), папа(армиядән кайтуына әлләни күп тә түгел, хәрби диңгез флотында хезмәт иткән җирдән, уң кулының баш бармагын өздереп кайта, хәрби киеменнән дә күренә), безнең бәбүтә(Сизова Евдокия Николаевна, авылда дүрт класс, Минзәлә кызлар мәктәбендә өч класс, аннан агрономнар мәктәбе бетерә, искиткеч акыллы, күп сөйләшмәс, уңган-булган, сабыр, озак еллар яшелчә бакчасы бригадиры булып эшләгән, бик күп кайгылар күреп тә сынмаган-сыгылмаган әбиебез безнең), мама (Сизова Валерия Ивановна, озак еллар, соңгы көннәренә чаклы мәктәп интернатында тәрбияче булып эшләде, оста чигүче, гаять кунакчыл, ачык йөзле, шат күңелле әниебез).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев