Репрессия корбаны Василий
Аның төсе итеп, якыннары ул кара елларда берничә фотоны яшереп саклыйлар.
Узган гасырның утызынчы елларындагы репрессия җилләре Кызыл Йолдыз (хәзерге Мамадыш) районына караган Урманчы авылының да аякларында нык торучы керәшеннәрен читләтеп үтмәгән. Гаиләләре-гаиләләре белән – ә күп очракта аерым-аерым гына да – аларны туган җирләреннән ерактагы лагерьларга озатканнар. Алар арасында 1898 елгы Василий Голубков та була.
1937 елда туган Анна Васильевна үз әтисенең фаҗигале язмышы турында әнисе Ольга Ивановна сөйләгәннәрне исендә калдырган һәм әтисен аклау өчен, мөмкин булганнарның барысын да эшләгән.
Аның әтисе Василийны 1938 елның март төнендә өйгә килеп кулга алалар. Үзе шикеллеләр белән беррәттән, аны Чистай төрмәсендә тоталар. Кемнәрнедер шунда ук атып үтерәләр, ә Василий Голубков, этаптагылар белән бергә, Архангельск өлкәсенә озатыла. Чөнки аны 1938 елның 9 августында НКВДның аерым киңәшмәсе нигезендә 8 елга хөкем итәләр. Замана үзгәрешләрен башкалардан алданрак тоемлап алып, Нэп чорында Урманчыда лавакага кадәр тоткан тырыш Василийга “кулак” ярлыгы тагып, авылдашларын колхозга каршы котыртуда гаеплиләр. “Анкета арестованного”да Василий Голубковны “билгеле бер эш урыны булмаган кулак” дип күрсәтәләр.
Василий Алексеевич төрмәгә озатылганда, 36 яшьлек хатыны Ольга Ивановна биш баласы белән ялгыз кала. Олы кызлары Наташа – 13, Екатерина – 11, Иван – 9, Пилагия – 3 яшьлек, төпчекләре Анна 5 айлык була.
Төпчек кызы Анна, әтисенең намуслы исемен аклау өчен, кулыннан килгәннең барысын да эшли. Үсеп буй җиткәч, ул үз районнарының Колышчы авылы егете, Архангельск өлкәсендә сроклы хезмәт үткән Яков Максимовка кияүгә чыга. Яшь гаилә, бәхет эзләп, Себер ягына китә. Архангельск өлкәсендә яши башлагач, әтисенең лагерьдагы тормышын ачыклау максаты белән, бик озак вакытлар эзләнә, тиешле органнарга, оешмаларга үтенеч арты үтенеч юллый Анна Максимова.
Тырышкан табар, ташка кадак кагар, диләр бит. Анна Васильевна да әтисенең кайчан һәм кайда үлгәнеген ачыклау бәхетенә ирешә: Василий Алексеевич Голубков 1942 елның 28 июнендә НКВДның Свердловск өлкәсендәге Березовлагында үлә.
Аның төсе итеп, якыннары ул кара елларда берничә фотоны яшереп саклыйлар. Ул фотоларның берсе 1930 елда төшерелгән, анда Василий Голубков үзенең аты янында басып тора. Икенче фотода – аерылу ачысын әле татымаган Ольга белән Василий Голубковларның иң бәхетле чаклары.
Валерий МАНКУШЕВ.
Яр Чаллы шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев