Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Пётр Гаврилов - ТАССРны таныткан асыл карендәшебез

Тумышы белән Питрәч районы керәшене - Брест крепостенең соңгы сакчысы.

Карендәшебез Пётр Гаврилов -  Советлар Союзы Герое. Брест крепостенең соңгы сакчысы. Татарстан Республикасының Питрәч районы Әлбәдән авылында туган. 1918 елда Совет Армиясенә алына, гражданнар сугышында катнаша. 1939 елда М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлый. 1939-1940 елларда совет-фин сугышында катнаша. Бөек Ватан сугышының беренче көненнән үк фашистларга каршы көрәшә. 44нче укчы полк командиры (42нче укчы дивизия, 13нче армия, Көнбатыш фронт) майор Гаврилов 1942 елда 22 июньнән 2 июльгә кадәр, ягъни немецлар Брест крепостен алганчы, ныгытманың Көньяк форты оборонасы белән җитәкчелек итә. Снаряд шартлап, пленга алына. 1945 елда азат ителә. 1946 елга кадәр Совет Армиясендә хезмәт итә. Гаепсезгә репрессияләнә. 1957 елда Пётр Гавриловны аклыйлар, шул ук елда Советлар Союзы Герое исеме бирелә. В.И.Ленин исемендәге ике орден, медаль белән бүләкләнә. Краснодар шәһәрендә яши, 1979 елда вафат була. 
 

Татарстанда “Якташың өчен тавыш бир!” дип аталган акция башланды. Ул ТАССРның 100 еллыгына багышлана. “Республиканың һәр районында үз эшләре, җиңүләре һәм казанышлары белән кече ватаннарын һәм бөтен Татарстанны таныткан каһарманнар бар. Шагыйрь һәм спортчылар, галимнәр һәм сәясәтчеләр, рәссамнар һәм Ватанны саклаучылар, музыкантлар һәм җәмәгать эшлеклеләре — бу гасыр дәвамында республиканы алга этәргән кешеләр”, диелә 100.tatarstan.ru сайтында. 

Акциядә  республиканы таныткан 45 кандидат өчен тавыш бирергә була. Алар арасында безнең карендәшләребез – Олимпия чемпионы Фёдор Симашев һәм Советлар Союзы герое Пётр Гаврилов та бар. 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев